Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

90 НЧЫ ҖЫР

Бер-берегезне дәртләндерегез

Бер-берегезне дәртләндерегез

(Еврейләргә 10:24, 25)

  1. 1. Бердәм булып хезмәт итәбез.

    Әйе, без бер тату халык.

    Ачык, якын аралашабыз,

    Шуңа сизәбез зур шатлык.

    Бергә булып, яклау табабыз.

    Тыныч-имин җыелышта.

    Авыр хәлгә дучар булсак та,

    Бездә иман ныгый бара.

  2. 2. Кайчак күңел әрни, шатланмый,

    Моңсу хисләр биләп ала.

    Тик чын дуслар безне калдырмый,

    Безне аңлый һәм юата.

    Җылы, йомшак сүзләр — дәва ул,

    Алар алтын алма кебек.

    Кардәшләргә терәк булырбыз,

    Һәрчак сакларбыз бердәмлек.

  3. 3. Иман күзе белән күрәбез:

    Йәһвә көне якынлаша.

    Дөрес юлдан тугры йөрибез —

    Ярдәм итә имандашлар.

    Кардәшләрне дәртләндерәбез

    Сафлык саклап бирешмәскә.

    Без мәңге берлектә яшәрбез,

    Шушы өмет рухландыра.