94 НЧЕ ҖЫР
Без Аллаһы Сүзе өчен рәхмәтле
-
1. Сиңа рәхмәтлебез, Йәһвә Аллаһы:
Бирдең Сүзеңне, ул үтә файдалы!
Аны укыганда без күрәбез яктылык.
Изге Язмалар хак, бирә азатлык.
-
2. Үткен кылычтан да Сүзең үткенрәк,
Аңа буйсынып, без булырбыз зирәк.
Тере һәм кодрәтле ул, безгә киңәш бирә,
Һәр көн тырышабыз аны укырга.
-
3. Безнең хисләрне дә яхшы белдергән
Сүзне язуда катнашкан кешеләр.
Изге Язмаларда без табабыз юаныч,
Безгә китерә ул шатлык-сөенеч.
(Зәб. 19:9; 119:16, 162; 2 Тим. 3:16; Ягък. 5:17; 2 Пет. 1:21 дә кара.)