Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

95 НЧЕ ҖЫР

Хакыйкать яктысы яктырганнан-яктыра бара

Хакыйкать яктысы яктырганнан-яктыра бара

(Гыйбрәтле сүзләр 4:18)

  1. 1. Изге Язманың сүзләре үтәлә.

    Моны ап-ачык без күрәбез.

    Мәсих турында язылган сүзләргә

    Изге рух аша төшенәбез.

    Соңгы көннәрдә чын белем тарала.

    Аңлыйбыз Йәһвә ниятен.

    Алла уллары аңларга теләгән

    Йәһвәнең шул изге серләрен.

    КУШЫМТА:

    Изге Язманы тикшерәбез —

    Рухи яктылык сибелә.

    Йәһвә Сүзенә төшенәбез —

    Безне Аллаһы өйрәтә.

  2. 2. Безгә хезмәтче ризыкны өләшә —

    Рухи табыннан тукланабыз.

    Балкый, таң кебек, хакыйкать нурлары,

    Моны күргәндә шатланабыз.

    Йәһвә үз халкын җитәкли, юнәлтә,

    Безгә аңлата үз Сүзен.

    Аңа рәхмәтлебез бөтен йөрәктән —

    Без таптык хакыйкать чишмәсен.

    КУШЫМТА:

    Изге Язманы тикшерәбез —

    Рухи яктылык сибелә.

    Йәһвә Сүзенә төшенәбез —

    Безне Аллаһы өйрәтә.