Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

96 НЧЫ ҖЫР

Аллаһы Сүзе — хәзинә

Аллаһы Сүзе — хәзинә

(Гыйбрәтле сүзләр 2:1)

  1. 1. Изге Язма ул һәрбер битендә дә

    Безгә өмет, шатлык һәм көч бирә.

    Зур кодрәткә ия бар сүзләре дә,

    Алар «сукырларны» күзле итә.

    Бу китапны төрле кеше язса да,

    Йәһвә үзе аны рухландырган;

    Бар кешеләр Аңа килә алсын дип,

    Пәйгамбәрләр аша үзен ачкан.

  2. 2. Шул китаптан без күп нәрсә беләбез:

    Тереклеккә Йәһвә тормыш биргән;

    Тик кешеләр, башта камил булса да,

    Йәһвә хакимлеген кире каккан.

    Без аяныч хәлдә бүген яшибез,

    Бу дөньяда хаким — Шайтан Иблис.

    Шулай да озакламый бар җирдә дә

    Явызлыкны җиңәр Аллаһыбыз.

  3. 3. Без шатлыклы хәбәр игълан итәбез:

    Үз Патшасын Йәһвә билгеләгән.

    Тиздән җирдә оҗмах булыр, беләбез,—

    Йәһвә үз Сүзендә вәгъдә иткән.

    Изге Язма — чыннан да хәзинә ул,

    Аннан чиста рухи сулар ага.

    Анда камил үгет-киңәш табабыз.

    Аны уку безне бик баета.