Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

99 НЧЫ ҖЫР

Кардәшләрем исәпсез күп

Кардәшләрем исәпсез күп

(Ачылыш 7:9, 10)

  1. 1. Кардәшләрем исәпсез күп,

    Без меңләгән меңнәр.

    Бар кешеләр күрәләр:

    Без — бик көчле гаскәр.

    Йәһ алдында торабыз,

    Ак киемнәр киеп.

    Бар халыктан, милләттән чыктык

    Һәм бер сафка бастык.

  2. 2. Кардәшләрем исәпсез күп,

    Без гаилә кебек.

    Без шаһитлек бирәбез,

    Бар йортларга кереп.

    Кайчак авыр булса да

    Бу хезмәттә безгә,

    Көч һәм ярдәм Йәһвәдән килә,

    Ул тынычлык бирә.

  3. 3. Кардәшләрем исәпсез күп,

    Без Аллаһы халкы.

    Һәр көн хезмәт итәбез,

    Нык һәм кыю калып.

    Без күп санлы булсак та,

    Гел бердәмлек саклыйк

    Һәм, Йәһвәгә хезмәттәш булып,

    Мәңге аны данлыйк.