Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

100 НЧЕ ҖЫР

Кунакчыл булыгыз

Кунакчыл булыгыз

(Рәсүлләр 17:7)

  1. 1. Йәһвә — бик кунакчыл һәм юмарт Алла.

    Ул һәркем турында шундый кайгырта.

    Бөтен кешеләргә

    Кояш, яңгыр бирә.

    Тәэмин итеп тора ул безне.

    Йәһвә үрнәгенә ияреп торсак,

    Төрле кешеләргә кунакчыл булсак,

    Йәһвә моны күрер,

    Безгә әҗер бирер,

    Онытмый ул яхшы эшләрне.

  2. 2. Бөтен кардәшләргә игелек кылып,

    Яңа килгәннәрне каршылап алып,

    Ачык йөзле булыйк,

    Ярдәм кулын сузыйк —

    Сизәрбез чын бәхет ул чакта.

    Без, Лидия кебек, яхшылык кылсак,

    «Рәхим ит өемә, кардәшем!» — дисәк,

    Йәһвә моны хуплар,

    Безне фатихалар.

    Телибез кунакчыл булырга.