104 НЧЕ ҖЫР
Изге рух — Аллаһы бүләге
-
1. И Атабыз, сиңа ялварабыз,
Син бөегрәк йөрәгебездән.
Йөгебезне, зинһар, җиңеләйтче,
Бир рухыңны, үтенәбез синнән.
-
2. Бик гөнаһлы без, еш абынабыз,
Син шәфкатьле бул, зинһар, безгә.
И Аллабыз, җанга тынычлык бир,
Үз рухыңны җибәреп, йә Хода.
-
3. Кайчак, хәлдән таеп, боегабыз,
Әмма рухың көч өстәп тора.
Кодрәтеңә, Йәһвә, таянабыз,
Ул булыша бөркеттәй очарга.
(Зәб. 51:11; Яхъя 14:26; Рәс. 9:31 дә кара.)