108 НЧЕ ҖЫР
Аллаһының тугры мәхәббәте
-
1. Аллаһы — мәхәббәт.
Кайгырта безне ул назлап.
Җибәргән кадерле Улын,
Түләгән кыйммәтле йолым.
Хәзер без өметкә ия,
Бу безгә чын бәхет бирә.
КУШЫМТА:
Эчегез тормыш суын,
Алыгыз бушлай аны.
Сез күрерсез: Аллаһы
Яратучан, тугры.
-
2. Аллаһы — мәхәббәт.
Бу төгәл, бу — чын хакыйкать.
Мәхәббәт күрсәтеп, Йәһвә
Патшалык булдырган күктә,
Хакимлек Мәсихкә биргән.
Нияте үтәлер тиздән!
КУШЫМТА:
Эчегез тормыш суын,
Алыгыз бушлай аны.
Сез күрерсез: Аллаһы
Яратучан, тугры.
-
3. Аллаһы — мәхәббәт.
Чагылсын бездә бу сыйфат.
Йәһвәнең хәбәрен сөйлик,
Бу эшне ашкынып үтик.
Чын, тугры ярату безгә
Сөйләргә кыюлык бирә.
КУШЫМТА:
Эчегез тормыш суын,
Алыгыз бушлай аны.
Сез күрерсез: Аллаһы
Яратучан, тугры.
(Зәб. 33:5; 57:10; Эфес. 1:7 дә кара.)