Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

111 НЧЕ ҖЫР

Шатланыр өчен сәбәпләр

Шатланыр өчен сәбәпләр

(Маттай 5:12)

  1. 1. Шатлык-сөенеч без сизәбез,

    Моңа бар бик күп сәбәпләр:

    Йәһвә йортына агылалар

    Асылташлардай кешеләр;

    Алла Сүзенә төшенәбез,

    Бирә бу нигез шатлыкка;

    Рухи өстәлдән тукланабыз;

    Яшибез рухи оҗмахта.

    Бәла-казага очрасак та,

    Сүрелми күңел шатлыгы.

    Тирән тамырлы агачтай ул —

    Давыл булганда да ныклы.

    КУШЫМТА:

    Шатлык без таптык Йәһвәдә,

    Аның шатлыгы — ныгытма.

    Тирән уйлары, бөек эшләре

    Безгә сөенеч китерә.

  2. 2. Җирдә, диңгездә без күрәбез

    Йәһвә акылын һәм көчен.

    Шатлык кичереп, күзәтәбез

    Аның иҗади эшләрен.

    Яхшы хәбәрне таратабыз,

    Бу эш зур шатлык китерә.

    Төрле кешегә булышабыз

    Бәхет ачкычын табарга.

    Җирне караңгы капласа да,

    Дөнья хәлләре үзгәрер —

    Яңа дөньяда бар кеше дә

    Бетмәс бәхеткә ирешер.

    КУШЫМТА:

    Шатлык без таптык Йәһвәдә,

    Аның шатлыгы — ныгытма.

    Тирән уйлары, бөек эшләре

    Безгә сөенеч китерә.