112 НЧЕ ҖЫР
Йәһвә — тынычлык Аллаһысы
-
1. Йәһвә — безнең Алла —
Тынычлык вәгъдә итә.
Аңардан рухын сорыйбыз
Җимешен китерергә.
Улы Гайсә аша
Дус булабыз Йәһвәгә.
Ишетә ул, без сизәбез,
Тынычлык безгә бирә.
-
2. Йәһвә тынычлыгы
Җиңәчәк һәр фикерне.
Ходайга дога кылабыз,
Ул саклый аңыбызны.
Тиздән хак Аллаһы
Юк итәр борчуларны.
Без моны көтеп яшибез,
Булыша Йәһвә рухы.
-
3. Йәһвә безне җыя,
Яратып берләштерә.
«Патшалык күктә туды»,— дип
Сөйләргә безгә куша.
Аның Патшалыгы
Туктатыр сугышларны.
Ул чакта сизәрбез мәңге
Аллаһы тынычлыгын.
(Зәб. 4:8; Флп. 4:6, 7; 1 Тис. 5:23 дә кара.)