Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

117 НЧЕ ҖЫР

Игелек сыйфаты

Игелек сыйфаты

(2 Елъязма 6:41)

  1. 1. Аллаһы, игелекле син —

    Без сизәбез көн саен.

    Кайгыртып фатихалыйсың.

    Бик юмарт синең кулың.

    Эчкерсез сине данлыйбыз —

    Шәфкатең чиксез, бөек.

    Без сиңа хезмәт итәбез,

    Син, Йәһвә, моңа лаек.

  2. 2. Кардәшләр чагылдыралар

    Игелек сыйфатыңны:

    Файдалы эшләр кылалар,

    Вәгазьлиләр Сүзеңне.

    Яхшыга без өйрәнәбез

    Җаваплы кардәшләрдән.

    Алардан үрнәк алабыз,

    Рухыңны сорап синнән.

  3. 3. Яхшылык кылып торырбыз

    Без бөтен кешеләргә.

    Аеруча булышырбыз

    Кадерле кардәшләргә.

    Без кайда гына булсак та —

    Вәгазьдә, өебездә —

    Игелек чагылдырырбыз

    Аллаһы ярдәмендә.