123 НЧЕ ҖЫР
Теократик тәртипкә тугрылык белән буйсынабыз
-
1. Йәһвәне тыңлыйбыз, без аның халкы,
Һәрвакыт үтибез ул кушканнарны.
Буйсынып яшибез җитәкчелеккә.
Хак Аллаһыны бу бик сөендерә.
КУШЫМТА:
И Аллабыз, сине без тыңлыйбыз,
Син хөрмәткә лаек.
Нык яратасың һәм кайгыртасың,
Бар әмерләрең бөек.
-
2. Киңәшләр алабыз хезмәтче аша.
Рух көчен сизәбез; бу — ярдәм безгә.
Аллаһы — Хаким ул, баш иик аңа,
Без аны данларбыз барлык җирләрдә.
КУШЫМТА:
И Аллабыз, сине без тыңлыйбыз,
Син хөрмәткә лаек.
Нык яратасың һәм кайгыртасың,
Бар әмерләрең бөек.
(Лүк 12:42; Евр. 13:7, 17 дә кара.)