125 НЧЕ ҖЫР
«Шәфкатьлеләр бәхетле»!
-
1. Йәһвә ул — шәфкатьле Алла,
Бик күп яхшы эшләр кыла:
Һәр көн безгә икмәк бирә,
Рухи яктан да кайгырта.
Йәһвә кичерергә әзер,
Кирәк чакта ярдәм бирер.
Без тик туфрак, моны белә,
Шуңа шәфкать ул күрсәтә.
-
2. Гөнаһ кылгач, тәүбә итсәк,
Мәсих кушканча, үтенсәк:
«Йәһвә, кичерче, ялварам,
Башкаларны мин кичерәм»,
Шулчак Йәһвә колак салыр
Һәм саф вөҗдан безгә бирер.
Ул кичерер гөнаһларны —
Сизәрбез җан тынычлыгы.
-
3. Игелекле эшләр кылып,
Шәфкатьлелек чагылдырып,
Теләмибез мактанырга.
Шатлык сизәбез биргәндә.
Моны Йәһвә Алла күрә,
Безгә юмарт әҗер бирә.
Шәфкатьлеләр бик кадерле,
Алар чыннан да бәхетле.
(Мат. 6:2—4, 12—14 дә кара.)