Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

126 НЧЫ ҖЫР

Уяу бул, нык тор, батыр бул

Уяу бул, нык тор, батыр бул

(1 Көринтлеләргә 16:13)

  1. 1. Иманда нык тор, уяу бул,

    Чыдамлык саклап яшә.

    Хак юлдан йөреп, бирешмә —

    Зур әҗер безне көтә.

    Хуҗабыз безгә әмер бирә,

    Буйсынабыз ул әйткән сүзгә.

    КУШЫМТА:

    Иманда нык тор һәм уяу бул!

    Ахырга кадәр чыда!

  2. 2. Сак торып, аек фикер йөрт,

    Җитәкчелеккә буйсын

    Һәм, Гайсә кушканча, тыңла

    Акыллы хезмәтчесен.

    Өлкәннәр безгә киңәш бирә,

    Гайсәнең сарыкларын көтә.

    КУШЫМТА:

    Иманда нык тор һәм уяу бул!

    Ахырга кадәр чыда!

  3. 3. Бердәмлек саклап, уяу бул

    Кардәшләр белән бергә.

    Дошманнар каршы килсә дә,

    Вәгазьләрбез һәрхәлдә.

    Кушыл дан-мактау тавышына,

    Бел: Йәһвә көне тиздән килә!

    КУШЫМТА:

    Иманда нык тор һәм уяу бул!

    Ахырга кадәр чыда!