Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

128 НЧЕ ҖЫР

Ахырга кадәр чыдам калыйк

Ахырга кадәр чыдам калыйк

(Маттай 24:13)

  1. 1. Йәһвә безгә ярдәм итә

    Чыдам, нык калырга.

    Аның Сүзе нигез бирә

    Көчле, тирән иманга.

    Йәһвә көнен истә тотып,

    Нык калыйк сынауларда.

    Безне сафландыра алар —

    Иман сыналган була.

  2. 2. Башта булган мәхәббәтне

    Тырыш югалтмаска.

    Авыр хәлгә карамастан,

    Бирешмә шик-куркуга.

    Йәһвә ярдәм кулын сузар,

    Күрсәтер чыгу юлын.

    Шушы вәгъдә өмет өсти,

    Ул бик тә ышанычлы.

  3. 3. Кеше чыдам булып калса,

    Әҗер алган булыр.

    Йәһвә, төргәгенә язып,

    Аны истә калдырыр.

    Иман саклап, түзем булыйк.

    Чыдамлык камил булсын.

    Йәһвә безне хуплап мактар,

    Бирер фатихаларын.