131 НЧЕ ҖЫР
Йәһвә икесен дә бер тән итте
-
1. Кияү белән кәләш
Никах антын бирә.
Никах ныклы булсын дип,
Йәһвә ярдәм итә.
КУШЫМТА 1:
«Сөярмен тик сине»,— дип,
Кияү вәгъдә бирде.
Һәм хәзер икесен дә
Йәһвә бер тән итте.
-
2. Йәһвә киңәшенә
Алар колак сала.
Сүзен истә тотсалар,
Бәхет татыр алар.
КУШЫМТА 2:
«Сине хөрмәт итәрмен»,—
Диде кәләш аңа.
Һәм хәзер икесен дә
Бер тән итте Алла.
(Ярат. 2:24; Вәг. 4:12; Эфес. 5:22—33 дә кара.)