135 НЧЕ ҖЫР
«Улым, зирәк бул»
-
1. Зирәк бул, балам,—
Дип әйтә безгә Йәһвә.—
Шулчак мин җавап
Кайтарырмын Иблискә.
Миңа багышлап үзеңнең
Тормышыңны,
Ачык күрсәтәсең
Дустым булуыңны.
КУШЫМТА:
Балаларым, мине тыңлагыз
Бөтен йөрәгегез белән.
Миңа сөенеч китерәсез,
Чын күңелдән сезне сөям.
-
2. Хезмәт юлыңда
Мин шатлык сиңа бирәм.
Кайчак абынсаң да,
Сине тотып торам.
Якын дусларың
Калдырып китә ала.
Истә тот: сиңа мин
Тугры булып калам.
КУШЫМТА:
Балаларым, мине тыңлагыз
Бөтен йөрәгегез белән.
Миңа сөенеч китерәсез,
Чын күңелдән сезне сөям.
(Кан. 6:5; Вәг. 11:9; Ишаг. 41:13 дә кара.)