138 НЧЕ ҖЫР
Чал чәч — матурлык таҗы
-
1. Кадерли Йәһвә Алла
Чал чәчлеләрне.
Аларның рухы көчле,
Тик хәлсез тәне.
Кемдер иптәшсез кала,
Кемдер авырый.
Атабыз Йәһвә, зинһар,
Аларны ныгыт.
КУШЫМТА:
Син бит хәтерлисең
Нык иманнарын.
Әйтче, ышандырчы:
«Мин сине хуплыйм».
-
2. Тәкъваның чал чәчләре —
Матурлык таҗы.
Олылар Йәһвә өчен —
Кыйммәтле энҗе.
Күп хезмәт иткән алар
Яшь чакларында,
Иң яхшы корбан биргән,
Аллабыз, сиңа.
КУШЫМТА:
Син бит хәтерлисең
Нык иманнарын.
Әйтче, ышандырчы:
«Мин сине хуплыйм».
(Зәб. 71:9, 18; Гыйб. сүз. 20:29; Мат. 25:21, 23; Лүк 22:28; 1 Тим. 5:1 дә кара.)