141 НЧЕ ҖЫР
Тормыш могҗизасы
-
1. Һәр туган бала, һәр кояш нуры,
Салават күперләре, таң атуы —
Һәммәсен Йәһвә яратып биргән,
Могҗиза кылып ул барысын булдырган.
КУШЫМТА 1:
Тормыш — гаҗәп бүләк, кадерлә аны.
Шатланып һәр мизгелгә дә, ярат Алланы.
Кеше шул бүләкне эшләп ала алмый.
Тормыш могҗизасы — чыннан да зур бүләк!
-
2. Кемдер, бирешеп, өметен өзә,
Алладан үлем сорый ул үзенә.
Без бирешмәскә тәвәккәл булыйк.
Йәһвәгә рәхмәт әйтеп, һәр көн шатланыйк.
КУШЫМТА 2:
Тормыш — гаҗәп бүләк, кадерлә аны.
Шатланып һәр мизгелгә дә, сөй якыныңны.
Кеше шул бүләкне эшләп ала алмый.
Тормыш могҗизасы — чыннан да зур бүләк!
(Әюп 2:9; Зәб. 34:12; Вәг. 8:15; Мат. 22:37—40; Рим. 6:23 дә кара.)