148 НЧЕ ҖЫР
Йәһвә — безнең Коткаручыбыз
-
1. Тик син генә бердәнбер хак Алла, Йәһвә.
Бөек Коткаручы, син бар эштә тәкъва.
Сиңа тиң юк берәү дә бөтен җирдә һәм күктә,
И Калканым минем.
КУШЫМТА:
Синдә мин яклау табам һәм курыкмыйм.
Аллам, син Кыям, тик сиңа мин таянам.
Таратырмын бөек даныңны бар җирләрдә.
Ишетсен һәр кеше, и Йәһвә, синең хакта.
-
2. Кабер богаулары мине чолгап ала.
Коткар мине, Йәһвәм, сиңа мин ялварам.
Дошман янап торса да, киләм сиңа, йортыңа.
Син ярдәмчем минем.
КУШЫМТА:
Синдә мин яклау табам һәм курыкмыйм.
Аллам, син Кыям, тик сиңа мин таянам.
Таратырмын бөек даныңны бар җирләрдә.
Ишетсен һәр кеше, и Йәһвә, синең хакта.
-
3. Синең тавышыңнан дошман куркып торыр,
Күкнең нигезләре һәм җир дер селкенер.
Тиздән син эш итәрсең; гадел синең хөкемең —
Бар кешеләр күрер.
КУШЫМТА:
Синдә мин яклау табам һәм курыкмыйм.
Аллам, син Кыям, тик сиңа мин таянам.
Таратырмын бөек даныңны бар җирләрдә.
Ишетсен һәр кеше, и Йәһвә, синең хакта.
(Зәб. 18:1, 2; 144:1, 2 дә кара.)