149 НЧЫ ҖЫР
Җиңү җыры
-
1. Йәһ — Җиңүче ул. Аңа мактаулы җыр җырлагыз.
Мисыр гаскәрләрен диңгезгә ул ташлаган.
Бар илаһлар да аның алдында җиңеләләр.
Горур фиргавенне Аллаһы һәлак иткән.
КУШЫМТА:
Йәһвә Алла, Чиксез Кодрәтле,
Син үзгәрмәссең, син ышанычлы,
Тиздән җиңәрсең бар дошманнарны,
Данларсың үз исемеңне.
-
2. Бар патшалар да бергә җыелып берләшсә дә,
Йәһвә өчен алар тик балчык савыт кына.
Бер дә курыкмыйк: Йәһвә үз халкын коткарыр ул.
Шунда җиңү җыры яңгырар бөтен җирдә.
КУШЫМТА:
Йәһвә Алла, Чиксез Кодрәтле,
Син үзгәрмәссең, син ышанычлы,
Тиздән җиңәрсең бар дошманнарны,
Данларсың үз исемеңне.
(Зәб. 2:2, 9; 92:8; Мал. 3:6; Ачыл. 16:16 да кара.)