150 НЧЕ ҖЫР
Котылыр өчен, Йәһвәне эзлә
-
1. Һичбер патша җирдә
Буйсынмый Аллаһыга.
Алар бергә каршы чыга
Йәһвә куйган Патшага.
Әмма Алла Улы
Тиздән үзгәртер моны.
Мәсих, чыгып, күрсәтер көчен,
Тар-мар итәр аларны.
КУШЫМТА:
Эзлә Алла тәкъвалыгын,
Якла аның идарәсен,
Йәһвәне эзлә,
Канунын үтә —
Аллаһы сине коткарыр.
Аның кулы көчкә ия,
Ул яклау бирер.
-
2. Кемдер безне тыңлар,
Ә кемдер кире кагар.
Моны алар үзе сайлый,
Карар итә ни эшләр.
Сынма сынауларда,
Сине ныгытыр Алла.
Тугры булсаң, котылу килер —
Йәһвә сине кайгырта.
КУШЫМТА:
Эзлә Алла тәкъвалыгын,
Якла аның идарәсен,
Йәһвәне эзлә,
Канунын үтә —
Аллаһы сине коткарыр.
Аның кулы көчкә ия,
Ул яклау бирер.
(1 Иш. 2:9; Зәб. 2:2, 3, 9; Гыйб. сүз. 2:8; Мат. 6:33 дә кара.)