Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

3 НЧЕ БҮЛЕК

«Мин Аллаһыдан күренешләр алдым»

«Мин Аллаһыдан күренешләр алдым»

ЙӘЗӘКИЛ 1:1

ТЕМА: Йәзәкил күренешендәге күктәге арба

1—3. а) Йәзәкилнең күргәннәрен һәм ишеткәннәрен тасвирлап бирегез. (Бүлек башындагы рәсемне кара.) ә) Йәзәкил үз күренешен нинди көч ярдәмендә күргән һәм бу аңа ничек тәэсир иткән?

ЙӘЗӘКИЛ еракка, киң, комлы далага игътибар белән карап тора. Башта ул күзләрен кысып карый, аннары, күргәннәренә ышанмыйча, күзләрен киң итеп ача. Ул офыктан давылның якынлашып килүен күрә. Төньяктан искән каты җил аркасында Йәзәкилнең чәчләре һәм киемнәре җилферди. Ләкин бу давыл гади түгел. Пәйгамбәр гаять зур болыт күрә. Болыт эченнән ут янып тора. Аның яктысы Йәзәкилгә алтын белән көмеш эретмәсен хәтерләтә. Болыт якынлашу белән, каты тавыш — гаскәр шау-шуына охшаш тавыш — көчәйгәннән-көчәя бара (Йәз. 1:4, 24).

2 Якынча 30 яшендә Йәзәкил үзенең онытылмаслык күренешләренең беренчесен күрә. Ул үзе өстендә «Йәһвәнең кулын» — Аллаһының изге рухының гаять зур куәтен сизә. Йәзәкил бу рух ярдәмендә күрәчәк һәм ишетәчәк нәрсәләр хәтта бүгенге махсус эффектлы фильмнардан да тәэсирлерәк булыр. Беренче күренеш Йәзәкилне бик дулкынландырыр, һәм ул йөзтүбән капланыр (Йәз. 1:3, 28).

3 Шулай да Йәһвәнең максаты пәйгамбәрне гаҗәпләндерү генә булмаган. Йәзәкилнең беренче күренеше, шул пәйгамбәрлек китабындагы башка күренешләр кебек, Йәзәкил өчен дә, Йәһвәнең бүгенге хезмәтчеләре өчен дә тирән мәгънәгә ия. Шуңа күрә, әйдәгез, Йәзәкилнең күренешен җентекләбрәк карап чыгыйк.

Ул вакыттагы шартлар

4, 5. Йәзәкил үз күренешен күргәндә, нинди шартлар булган?

4 Йәзәкил 1:1—3 укы. Йәзәкил үз күренешен күргәндә булган шартларны искә төшерик. Бу б. э. к. 613 елда булган. Узган бүлектән белгәнебезчә, Йәзәкил башка яһүдләр белән бергә Бабылда сөргендә булган. Алар Кебар елгасы янында яшәгән. Бу елга суднолар йөри торган һәм Евфрат елгасыннан аерылып, аңа кабат кушылган ясалма су юлы булган.

Йәзәкил башка яһүдләр белән бергә Кебар елгасы янында сөргендә яшәгән (4 нче абзацны кара)

5 Яһүдләрнең туган шәһәрләре Иерусалим Бабылдан якынча 800 километр ераклыкта булган *. Йәзәкилнең әтисе рухани булып хезмәт иткән гыйбадәтханәдә ялган дин һәм потка табыну хөкем сөргән. Кайчандыр Давыт һәм Сөләйман патшалар утырган данлыклы тәхет хәзер хурлыкка төшкән. Явыз патша Йәһуәкин дә Бабылда сөргендә яшәгән. Аның урынына Сидкыя идарә итсә дә, ул Бабыл патшасының кулындагы курчак кына булып торган һәм яман кеше булган (2 Пат. 24:8—12, 17, 19).

6, 7. Ни өчен Йәзәкилгә үзе яшәгән чор бик авыр булып күренгәндер?

6 Тугры пәйгамбәр Йәзәкил өчен бу чор иң авыр булып күренгәндер. Аның белән булган башка яһүдләр, бәлки, болай дип уйлагандыр: «Әллә Йәһвә безне мәңгегә калдырганмы? Явыз Бабыл империясе ялган илаһлар белән тулган. Ул саф гыйбадәтне һәм Йәһвәнең хакимлеген җир йөзеннән бетермәсме?»

7 Без сезне өстә китерелгән шартларны исәпкә алып, Йәзәкилнең беренче күренеше буенча шәхси өйрәнү үткәрергә дәртләндерәбез. Башта бу күренеш турында Изге Язмалардан укыгыз (Йәз. 1:4—28). Укыганда, үзегезне Йәзәкил урынында күз алдына китерегез: ул күргән нәрсәләрне күрергә һәм ул ишеткән нәрсәләрне ишетергә тырышыгыз.

Кархемиш янындагы Евфрат елгасы (5—7 нче абзацларны кара)

Искиткеч күктәге арба

8. Йәзәкил күренештә нәрсә күргән һәм күргәне нәрсәне символлаштырган?

8 Беренче күренешендә Йәзәкил гаять зур, курку-хөрмәт уятучы күктәге арбаны күргән. Арбаның дүрт үтә зур тәгәрмәче һәм янында дүрт үзенчәлекле рухи затлар булган. Бу затлар — керубимнәр (Йәз. 10:1). Алар өстеннән — бозга охшаш зур плита, ә аннан югарырак Аллаһының данлыклы тәхете булган. Тәхет өстендә Йәһвә үзе утырган! Бу күктәге арба нәрсәне символлаштырган? Йәзәкилнең күренеше бер генә мәгънәгә ия була ала: ул Йәһвәнең данлыклы оешмасының күктәге өлешен аңлата. Ни өчен андый нәтиҗә ясап була? Өч дәлилне карап чыгыйк.

9. Ни өчен Йәһвәнең күктәге затларның идарәчесе булуы арбаның сурәтләнешенә туры килә дип әйтеп була?

9 Йәһвә — күктәге затларның идарәчесе. Игътибар итегез, бу күренеш буенча, Йәһвәнең тәхете керубимнәр өстеннән тора. Аллаһы Сүзенең башка урыннарында да Йәһвә керубимнәр өстеннән я алар арасында тәхеттә утыручы итеп сурәтләнә. (2 Патшалар 19:15 укы; Чыг. 25:22; Зәб. 80:1.) Әлбәттә, Йәһвә туры мәгънәдә керубимнәр өстеннән утырмый, чөнки ул бу рухи затларның үзен күтәреп баруына мохтаҗ түгел. Ул букваль арбада да йөрми. Шулай да бу керубимнәр Йәһвәнең хакимлеге ягында тора, һәм Йәһвә аларны, үз ихтыярын үтәр өчен, галәмнең теләсә нинди почмагына җибәрә ала. Алар, Аллаһының бар изге фәрештәләре кебек, Йәһвә хезмәтчеләре һәм вәкилләре буларак, аның карарларын үти (Зәб. 104:4). Шул мәгънәдә Йәһвә, аларны җитәкләп, аларның барысы өстеннән тәхеттә утырып йөри, әйтерсең лә алар гаять зур бер арбаны тәшкил итә.

10. Ни өчен күктәге арба дүрт керубимнән генә тормый дигән нәтиҗә ясап була?

10 Күктәге арба дүрт керубимнән генә тормый. Йәзәкил үз күренешендә дүрт керубимне күргән. Дүрт саны Изге Язмаларда тулылыкны күрсәтер өчен кулланыла. Шуңа күрә керубимнәрнең дүрт булуы күктәге арба Йәһвәнең бөтен тугры рухи угылларыннан тора икәнен күрсәтә. Өстәвенә, күренештә керубимнәр дә, тәгәрмәчләр дә күзләр белән тулы. Бу факт дүрт затның гына түгел, ә күпкә күбрәк рухи затларның уяу һәм күзәтүчән булуын күрсәтә. Күренештә арба гаять зур, керубимнәрдән дә зуррак итеп тасвирлана (Йәз. 1:18, 22; 10:12). Шуңа күрә Йәһвә оешмасының күктәге өлеше гаять зур һәм дүрт керубимнән генә тормый.

Йәһвәнең күктәге арбасын күргәч, Йәзәкилне курку-хөрмәт биләп алган (8—10 нчы абзацларны кара)

11. Даниял нинди охшаш күренеш күргән һәм моннан нинди нәтиҗә ясап була?

11 Даниял пәйгамбәрнең моңа охшаш күренеше. Даниял күп еллар буе Бабылда сөргендә яшәгән, һәм аңа да күренештә күкләр күрсәтелгән булган. Шунысы кызык, аның күренешендә дә Йәһвә тәхетенең тәгәрмәчләре булган. Даниялның күренешендә Йәһвәнең күктәге рухи гаиләсенең зурлыгына басым ясала. Даниял Аллаһы алдында аның «миллион» һәм «йөз миллион» рухи угылларын күргән. Күктәге суд утырышы башлангач, аларның һәрберсе, күрәсең, үзенең билгеләнгән урынына утырган (Дан. 7:9, 10, 13—18). Йәзәкилнең күренеше шул ук рухи затларны сурәтли дигән нәтиҗә ясау әллә акыллы булмас идеме?

12. Йәзәкил күренешенә охшаш өзекләрне өйрәнү кайсы яклардан файдалы?

12 Йәһвә белә: без игътибарыбызны күктәге нәрсәләргә, Паул әйткәнчә, «күренмәгән нәрсәләргә» тупласак, бу безне яклаячак. Ни өчен шулай? Кешеләр буларак, без күбрәк «күренгән» нәрсәләр — физик нәрсәләр — турында уйлыйбыз, ә алар вакытлыча гына. (2 Көринтлеләргә 4:18 укы.) Шайтан, шул гадәтебезне кулланып, безне рухи карашлы кешеләр булырга түгел, ә физик карашлы булырга этәрә. Без бу басымга каршы тора алсын өчен, Йәһвә, яратудан чыгып, безгә Йәзәкил күренешенә охшаш Изге Язмалар өзекләре биргән. Бу безгә Йәһвәнең күктәге гаиләсенең мәһабәт һәм таң калдыргыч булуы турында исебезгә төшереп тора.

«Әйләнә торган тәгәрмәчләр, алга!»

13, 14. а) Йәзәкил үзе күргән тәгәрмәчләрне ничек сурәтләгән? ә) Ни өчен Йәһвә тәхетенең тәгәрмәчләре булуы урынлы?

13 Башта Йәзәкил дүрт керубимгә игътибар иткән. Бу басманың 4 нче бүлегендә без шул рухи затлар һәм аларның кыяфәте турында сөйләшербез һәм бу Йәһвә турында нәрсә ачыклый икәнен күрербез. Шул керубимнәр янында, күрәсең зур уйланма шакмакның дүрт почмагында, Йәзәкил дүрт тәгәрмәч күргән. (Йәзәкил 1:16—18 укы.) Алар ясалган материал хризолитка — үтә күренмәле я ярым үтә күренмәле, сары я саргылт-яшел асылташка — охшаш булган. Тәгәрмәчләр матур ялтырап торган.

14 Йәзәкил күренешендә күп игътибар күктәге арбаның тәгәрмәчләренә бирелә. Гадәттә, тәхетнең тәгәрмәчләре булмый, шулай бит? Без бер урында тора торган тәхетне күз алдына китерергә ияләштек. Әйе, җирдәге идарәчеләрнең хакимлеге чикле. Ләкин Йәһвәнең хакимлеге кешеләрнекеннән нык аерылып тора. Йәзәкил үз күренешеннән Йәһвә кодрәтенең һичнинди чикләре юк икәнен күрә алган (Ник. 9:6). Аллаһы Тәгаләнең хакимлеге чыннан да теләсә кая ирешә ала!

15. Тәгәрмәчләрнең төзелеше һәм зурлыгы турында Йәзәкил нәрсә әйткән?

15 Йәзәкил, тәгәрмәчләрнең зурлыгын күргәч, шаккаткан. Ул болай дип язган: «Тәгәрмәчләр шулкадәр биек иде ки, алар курку-хөрмәт тудыра иде». Күз алдына китерик: Йәзәкил, башын өскә күтәреп, күккә ашкан биек ялтыравыклы тәгәрмәчләргә карый. Йәзәкил аларның бер кызыклы үзенчәлеге турында әйтә: «Дүртесенең дә тугымнары бөтен яктан күзләр белән тулы иде». Әмма иң гаҗәбе тәгәрмәчләрнең төзелеше булган. Йәзәкил болай дип сөйли: «Төзелеше буенча алар берсе эченә икенчесе аркылыга кертелгән тәгәрмәчкә охшаш иде». Бу нәрсәне аңлата?

16, 17. а) Арба тәгәрмәчләренең төзелешен сурәтләп бирегез. ә) Бу тәгәрмәчләр Йәһвә арбасының маневрчан булуын ничек ачыклый?

16 Йәзәкил күргән тәгәрмәчләрнең һәрберсе ике тәгәрмәчтән торган. Алар бер берсенә туры почмак ясап кертелгән булган. Менә ни өчен Йәзәкил аларның хәрәкәтен болай дип сурәтли: «Алар хәрәкәт иткәндә борылып тормыйча дүрт якның теләсә кайсы ягына хәрәкәт итә ала иде». Бу тәгәрмәчләр Йәзәкил күргән күктәге арбаның нинди үзенчәлекләрен ачыклый?

17 Тәгәрмәчләр, шулкадәр биек булганга, хәтта бер генә әйләнеп, зур ара үтә ала. Асылда, күренештән күренгәнчә, күктәге арба ут тизлеге белән хәрәкәтләнә! (Йәз. 1:14) Өстәвенә, дүрт яклы булганга, тәгәрмәчләр теләсә кайсы якка әйләнә ала. Инженерлар андый маневрчан тәгәрмәчләрне булдыру турында хыяллана гына! Үз юнәлешен үзгәртер өчен, бу арбага борыласы да, тизлеген киметәсе дә юк. Шулай да ул аңсыз рәвештә, сукырларча хәрәкәтләнми. Тәгәрмәчләрнең күзләр белән тулы булуы бу арба тирә ягындагы бөтен нәрсәне күрә икәнен күрсәтә.

Арбаның тәгәрмәчләре гаять зур булган, һәм ул зур тизлек белән хәрәкәтләнгән (17 нче абзацны кара)

18. Тәгәрмәчләрнең зурлыгы һәм күзләр белән тулы булуы нәрсәне күрсәтә?

18 Йәһвә Йәзәкилгә һәм бөтен тугры кешеләргә үз оешмасының күктәге өлеше турында нәрсә әйтмәкче булган? Инде каралганны искә төшерик. Тәгәрмәчләр ясалган материалның ялтырап торуы һәм аларның зурлыгы бу арба данлыклы һәм курку-хөрмәт уята икәнен күрсәтә. Тәгәрмәчләрнең күзләр белән тулы булуы арбаның бөтен нәрсәне белгәнен күрсәтә. Йәһвә үзе бар нәрсәне дә күрә (Гыйб. сүз. 15:3; Ирм. 23:24). Өстәвенә, аның күп миллионлаган фәрештәләре бар. Ул аларны галәмнең теләсә кайсы урынына җибәрә ала, һәм тегеләр, һәр эшнең нигезенә төпченеп, Аллаһы Тәгаләгә барысын сөйләп бирә. (Еврейләргә 1:13, 14 укы.)

Тәгәрмәчләрнең төзелеше күктәге арбаның бик маневрчан булуын күрсәтә (17, 19 нчы абзацларны кара)

19. Йәһвә арбасының тизлегеннән һәм маневрчан булуыннан без аның үзе һәм оешмасының күктәге өлеше турында нәрсә беләбез?

19 Без шулай ук арбаның бик тиз һәм маневрчан булуын күрдек. Әйе, Йәһвә оешмасының күктәге өлеше кеше хөкүмәтләреннән һәм оешмаларыннан бик нык аерылып тора! Андый оешмалар сукырларча йөри, үзгәреп барган шартларга яраклаша алмый һәм шуңа күрә бәлагә юлыга. Ә күктәге арбада утыручы һәм аның белән идарә итүче Йәһвә чыннан да яраклашучан. Аның исеменнән күренгәнчә, ул, үз ниятен үтәр өчен, кем буласы килсә, шул була ала (Чыг. 3:13, 14). Мәсәлән, ул, үз халкын яклар өчен, кинәт куәтле Гаскәри булып китә ала. Әмма үз гөнаһларыннан тәүбә иткән кешеләрне, хәтта нык боекканнарны, юатыр һәм торгызыр өчен, Йәһвә кинәт шәфкатьле Ярлыкаучыга әйләнә ала (Зәб. 30:5; Ишаг. 66:13).

20. Ни өчен Йәһвәнең күктәге арбасы бездә курку-хөрмәт уятырга тиеш?

20 Йәзәкил күренешенең бу өлешен тикшергәндә, без үзебездән: «Мин дә Йәһвәнең күктәге арбасына карата курку-хөрмәт кичерәмме?» — дип сорый алабыз. Шуны истә тотыйк: бу арба хәзер дә хәрәкәттә. Йәһвә, аның Улы һәм фәрештәләр безне боектырган кыенлыклар турында белми дип һичкайчан уйламыйк. Һәм Аллаһы безнең ихтыяҗларыбызны кайгыртырга өлгермәс я аның оешмасы шушы үзгәрүчән дөньяда туып торган авырлыкларга яраклаша алмас дип борчылмыйк. Онытмыйк, Йәһвәнең оешмасы тик тормый, ул гел хәрәкәттә. Йәзәкил күктән яңгыраган тавышның, арба тәгәрмәчләренә боерып, мондый сүзләр әйткәнен ишеткән: «Әйләнә торган тәгәрмәчләр, алга!» (Йәз. 10:13) Чыннан да, Йәһвәнең үз оешмасы белән ничек җитәкчелек иткәнен күрү безне сокландыра һәм аеруча Йәһвәнең үзенә карата курку-хөрмәт уята!

Күктәге арбаны алып баручы

21, 22. Нәрсә ярдәмендә арбаның бөтен өлешләре бер-берсеннән аерылмыйча хәрәкәтләнә?

21 Тәгәрмәчләрдән соң Йәзәкил, арбаның өске өлешенә күз салып, керубимнәрнең баш өсләреннән өстәрәк «зур плитага охшаш бер нәрсә» күргән (Йәз. 1:22). Бу ярым үтә күренмәле плита үзе аша балкып торган яктылыкны үткәргән һәм боз сыман ялтырап торган. Шушы өзекне укыганда, машина төзелешен белүче кешедә күп сораулар туарга мөмкин. Мәсәлән, кемдер болай дип әйтер: «Бу плита тәгәрмәчләр өстеннән нәрсә ярдәмендә тора? Тәгәрмәчләр бер-берсен тоташтыручы күчәрләрсез ничек хәрәкәтләнә ала?» Әмма онытмагыз, бу арба физик законнарга буйсынып хәрәкәтләнми. Чөнки ул — символик арба, рухи дөньяда булган нәрсәләрне күрсәтүче образ гына. Мондый мөһим сүзләргә дә игътибар итегез: «Тәгәрмәчләрдә дә тере затларда эш итүче рух иде» (Йәз. 1:20, 21). Керубимнәрдә һәм тәгәрмәчләрдә нинди рух эш иткән?

22 Һичшиксез, монда Йәһвәнең изге рухы — галәмдәге иң куәтле көч турында сүз бара. Бу рух арбаны хәрәкәткә китерә. Аның ярдәмендә арбаның бөтен өлешләре бер-берсеннән аерылмыйча хәрәкәтләнә һәм бердәм эш итә. Моны истә тотып, әйдәгез, Йәзәкил белән бергә арбаны алып баручыга игътибар итик.

Йәзәкилгә күргәннәрен сурәтләп бирер өчен кирәкле сүзләр табу авыр булган

23. Йәһвәне тасвирлаганда, Йәзәкил ниндирәк сүзләр куллана һәм ни өчен?

23 Йәзәкил 1:26—28 укы. Үз күренешен тасвирлаганда, Йәзәкил еш кына «хәтерләтә иде», «охшаш», «сыман» кебек сүзләрне куллана. Әмма бу шигырьләрдә ул аларны тагы да ешрак куллана башлый. Әйтерсең лә күргәннәрен сурәтләп бирер өчен сүзләр таба алмый. Ул «тәхеткә охшаш сапфир ташы сыман нәрсәдер» күргән. Сез зур-зур куе зәңгәр сапфир ташыннан уеп ясалган тәхетне күз алдына китерә аласызмы? Ә шул тәхеттә «кыяфәте белән кешене хәтерләткән» бер Зат утыра.

24, 25. а) Йәһвә тәхете тирәли булган салават күпере нәрсәне исебезгә төшерә? ә) Андый күренешләр кайчак Аллаһы хезмәтчеләренә ничек тәэсир иткән?

24 Тәхеттә утыручының даны билдән өскә һәм билдән аска ут кебек балкып торганга, аның кыяфәтенең образын гына күреп булган. Яктылык аркасында Йәзәкилгә күзләрен каплап һәм кысып карарга туры килгәндер. Шуннан соң Йәзәкил искиткеч нәрсә күрә: «Аны [тәхеттә утыручыны] бар яктан балкыш чолгап алган иде. Шул балкыш яңгырлы көнне болытларда хасил булган салават күперенә охшаш иде». Салават күперен күргәндә, сезнең дә күңелегез күтәрелеп китәдер. Салават күпере Барлыкка Китерүчебез Йәһвәнең данын чыннан да бик яхшы сурәтли. Күк йөзендәге төрле төстәге шушы күренеш Йәһвәнең Туфаннан соң төзегән тынычлык килешүен исебезгә төшерә (Ярат. 9:11—16). Аллаһы Тәгалә — Кодрәт Иясе генә түгел, ул шулай ук тынычлык Аллаһысы да (Евр. 13:20). Тынычлык аның йөрәгендә хөкем сөрә. Ул аны шулай ук үзенең бар тугры хезмәтчеләренә бирә.

Йәһвә тәхете тирәли булган салават күпере тынычлык Аллаһысына хезмәт иткәнебезне исебезгә төшерә (24 нче абзацны кара)

25 Йәһвә Аллаһының данын күрү Йәзәкилгә ничек тәэсир иткән? Ул үзе болай ди: «Моны күргәч, мин йөзтүбән капландым». Әйе, курку-хөрмәт белән сугарылып, Йәзәкил җиргә егылган. Башка пәйгамбәрләр дә Йәһвәдән күренешләр алганда, реакцияләре охшаш булган. Күренешләр аларга нык тәэсир иткән һәм аларны басынкыландырган (Ишаг. 6:1—5; Дан. 10:8, 9; Ачыл. 1:12—17). Шул ук вакыт Йәһвәдән күргән нәрсәләре аларны соңрак бик ныгыткан. Йәзәкил очрагында да бу, һичшиксез, шулай булган. Изге Язмалардан андый өзекләрне укыганда, бу безне дә ныгыта ала.

26. Күргән күренеше Йәзәкилне ничек ныгыткан?

26 Бабылда булганда, Йәзәкил Аллаһы халкының андагы хәле һәм киләчәге турында борчылган булса, бу күренеш аны бик ныгыткандыр. Шунысы ап-ачык: Аллаһының тугры хезмәтчеләре кайда гына булган булса да — Иерусалимдамы, Бабылдамы — Йәһвәнең мәһабәт арбасы аларны ярату белән күзәткән! Тугры рухи хезмәтчеләрдән торган андый данлыклы күктәге арба белән идарә итүче Аллаһыга Шайтан хакимлегендәге берәр көч каршы тора аламы? (Зәбур 118:6 укы.) Йәзәкилнең күренешеннән шуны да күрәбез: бу күктәге арба кешеләрдән ерак түгел. Аның тәгәрмәчләре җиргә тиеп торган бит! (Йәз. 1:19) Әйе, Йәһвә үзенең сөргендәге тугры хезмәтчеләре белән бик кызыксынган. Аларны ярату белән кайгыртыр өчен, аның назлы кулы җитмәслек урын булмаган!

Күктәге арба һәм син

27. Йәзәкилнең күренеше безнең өчен нинди мәгънәгә ия?

27 Йәзәкилнең күренеше бүген безнең өчен нинди дә булса мәгънәгә ияме? Һичшиксез! Онытмагыз, бүген Шайтан саф гыйбадәткә тагы да ярсыбрак һөҗүм итә. Ул безнең үзебезне ялгыз, аерылган итеп хис итүебезне тели; күктәге Атабыз һәм аның оешмасы бездән ерак, дип ышандырмакчы була. Андый ялган акылыгызга һәм йөрәгегезгә тәэсир итә күрмәсен! (Зәб. 139:7—12) Йәһвәнең күктәге арбасы, Йәзәкилне таң калдырган кебек, безне дә таң калдыра ала. Бәлки, без аның сыман йөзтүбән капланмабыздыр. Шулай да Йәһвә оешмасының күктәге өлешенең куәте, даны, тизлеге, маневрчанлыгы һәм яраклашучан булуы бездә курку-хөрмәт уятырга тиеш түгелме?

28, 29. Йәһвә арбасының узган гасырда тизлеген киметмәгәне нәрсәдән күренә?

28 Шуны да онытмыйк: Йәһвә оешмасының җирдәге өлеше дә бар. Әлбәттә, ул камилсез кешеләрдән тора. Шулай да Йәһвә аның аша җирдә гаҗәеп эшләр башкара! Җирнең төрле почмакларында Йәһвә үз хезмәтчеләренә кеше кулыннан килмәгән эшләр башкарырга булышкан (Яхъя 14:12). «Аллаһы Патшалыгы идарә итә!» дигән китапны уку узган гасырда үтәлгән вәгазь эшенең гаҗәеп масштабларын исебезгә төшерә ала. Без шулай ук Йәһвә оешмасының мәсихчеләрне өйрәтүдә ирешкән уңышларын, юридик җиңүләрен һәм Аллаһы ихтыярын үтәр өчен заманча технологияләрне куллануын искә төшерә алабыз!

29 Бозык дөньяның шушы соңгы көннәрендә саф гыйбадәтне торгызыр өчен куелган бөтен тырышлыклар турында уйланганда, шунысы ап-ачык күренә: Йәһвәнең күктәге арбасы чыннан да тизлеген киметми. Әйе, шушы оешмада булу һәм Галәм Хакименә хезмәт итү — зур хөрмәт! (Зәб. 84:10)

Йәһвә оешмасының җирдәге өлеше үз тизлеген киметми (28, 29 нчы абзацларны кара)

30. Киләсе бүлектә без нәрсә турында сөйләшербез?

30 Йәзәкил күренешеннән без әле күп нәрсәләргә өйрәнербез. Киләсе бүлектә без гаҗәеп дүрт «тере зат», ягъни керубимнәр, турында сөйләшербез. Алардан данлыклы Аллаһы Тәгалә Йәһвә турында нәрсә белеп була?

^ 5 абз. Монда туры юл турында сүз бара. Ләкин яһүдләр, күрәсең, уратып барган, һәм аларның юлы икеләтә озынрак булган.