Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

7 НЧЕ БҮЛЕК

Халыклар «минем Йәһвә икәнемне белерләр»

Халыклар «минем Йәһвә икәнемне белерләр»

ЙӘЗӘКИЛ 25:17

ТЕМА: Исраилнең Аллаһы исемен хурлаган халыклар белән мөнәсәбәтләреннән нинди сабаклар алып була?

1, 2. а) Нинди мәгънәдә Исраил халкы бүреләр өере арасындагы ялгыз сарык сыман булган? (Бүлек башындагы рәсемне кара.) ә) Исраиллеләр һәм аларның патшалары нинди йогынтыга бирелгән?

ГАСЫРЛАР буе Исраил халкы бүреләр өере арасындагы ялгыз сарык сыман булган. Амунлылар, моаблылар һәм эдомлылар Исраилгә көнчыгыш яктан янаган. Исраилгә күптән дошман булган филистилеләр көнбатыш якта урнашкан. Төньякта бөек сәүдә империясенең бай үзәге Тир шәһәре булган. Көньякта илаһ-патша фиргавен идарә иткән Мисыр иле җәелгән булган.

2 Исраиллеләр Йәһвәгә таянганда, ул аларны дошманнардан яклаган. Ләкин исраиллеләр һәм аларның патшалары, тирә-яктагы халыклар йогынтысына бирелеп, әледән-әле бозык юлга баскан. Тәэсиргә бирелүчән һәм тугрылыксыз кешеләрнең берсе Ахаб патша булган. Ул Яһүд патшасы Йәһшәфәт вакытында яшәгән һәм ун кабиләле Исраил патшалыгы белән идарә иткән. Ахаб Тир шәһәре башлыгының — Сидон патшасының — кызына өйләнгән. Изәбел исемле шушы хатын Исраилдә Багалга табынуны тараткан һәм үз ирен саф гыйбадәтне моңарчы булмаган дәрәҗәдә нәҗесләргә котырткан (1 Пат. 16:30—33; 18:4, 19).

3, 4. а) Иерусалим турындагы пәйгамбәрлек үтәлгәч, Йәзәкил кем турында сөйли башлаган? ә) Без нинди сорауларны карап чыгарбыз?

3 Йәһвә үз халкын хыянәтнең нәрсәгә китерәчәге турында кисәтеп торган. Ахыр чиктә аның сабыр савыты тулган (Ирм. 21:7, 10; Йәз. 5:7—9). Б. э. к. 609 елда Бабыл гаскәре Вәгъдә ителгән җиргә өченче тапкыр килгән. Соңгы һөҗүменнән соң инде ун ел диярлек үткән. Бу юлы алар Иерусалим стеналарын җимерергә һәм Нәбукаднизарга каршы фетнә күтәргән кешеләрне һәлак итәргә тиеш булган. Камалыш башлангач һәм Йәзәкилнең пәйгамбәрлеге бар куркыныч нечкәлекләренә кадәр үтәлгәч, пәйгамбәр Исраил тирәли урнашкан халыклар турында сөйли башлаган.

Йәһвә исемен хурлаган халыклар үз эшләренең ачы җимешләрен татырга тиеш булган

4 Йәһвә Йәзәкилгә шуны алдан әйткән: Яһүднең дошманнары Иерусалимның җимерелүенә шат булачак һәм исән калганнарны җәберләячәк. Әмма Йәһвәгә каршы торган, аның халкын эзәрлекләгән һәм аздырган халыклар үз эшләренең ачы җимешләрен татырга тиеш булган. Исраилнең шушы халыклар белән мөнәсәбәтләреннән нинди гамәли сабаклар алып була? Йәзәкилнең бу халыкларга кагылышлы пәйгамбәрлеге безгә бүген нинди өмет бирә?

Исраилне «аяусыз мәсхәрәләгән» тугандаш халыклар

5, 6. Исраиллеләр белән амунлылар арасында нинди мөнәсәбәтләр булган?

5 Амун, Моаб һәм Эдом кешеләре Исраилнең кан кардәшләре булган дип әйтеп була. Аларны туганлык мөнәсәбәтләре һәм уртак тарих берләштерсә дә, бу халыклар озак вакыт дәвамында Аллаһы халкына дошманнарча караган һәм аны «аяусыз мәсхәрәләгән» (Йәз. 25:6).

6 Амунлылар мисалын карап чыгыйк. Алар Ибраһим бертуганының улы Луттан (кече кызы аша) килеп чыккан (Ярат. 19:38). Аларның теле еврей теленә шулкадәр охшаш булган, алар бер-берсен, күрәсең, аңлый алган. Андый туганлык мөнәсәбәтләре аркасында Йәһвә исраиллеләргә Амунга каршы сугышмаска кушкан (Кан. 2:19). Әмма хакимнәр көннәрендә амунлылар, моаблы Әгълун патшага кушылып, исраиллеләрне җәберли башлаган (Хак. 3:12—15, 27—30). Соңрак, Шаул идарә иткәндә, амунлылар Исраилгә һөҗүм иткән (1 Иш. 11:1—4). Йәһшәфәт патша көннәрендә дә алар, Моабка кушылып, Вәгъдә ителгән җиргә бәреп кергән (2 Елъ. 20:1, 2).

7. Моаблылар тугандаш халык Исраил белән үзләрен ничек тоткан?

7 Моаблылар да Луттан (олы кызы аша) килеп чыккан (Ярат. 19:36, 37). Йәһвә исраиллеләргә Моаб белән сугыш башламаска кушкан (Кан. 2:9). Ләкин моаблылар игелеккә игелек белән кайтармаган. Мисыр коллыгыннан качучы тугандаш халыкка ярдәм итәр урынына, алар исраиллеләргә Вәгъдә ителгән җиргә керергә комачаулаган. Моаб патшасы Балак исраиллеләрне каһәрләр өчен Бильямны яллагач, Бильям Балакны исраиллеләрне әхлаксызлыкка һәм потка табынуга котыртырга өйрәткән (Сан. 22:1—8; 25:1—9; Ачыл. 2:14). Гасырлар буе, хәтта Йәзәкил көннәренә кадәр, моаблылар үз туганнарын кысрыклаган (2 Пат. 24:1, 2).

8. Ни өчен Йәһвә Эдомны Исраилнең кардәше дип атаган, ләкин эдомлылар ничек эш иткән?

8 Эдомлылар Ягъкубның игезәк абыйсы Исаудан килеп чыккан. Аларның Исраил белән мөнәсәбәтләре шулкадәр тыгыз булган ки, Йәһвә аларны хәтта исраиллеләрнең кардәшләре дип атаган (Кан. 2:1—5; 23:7, 8). Шулай да эдомлылар исраиллеләрне җәберләгән. Бу хәл Мисырдан чыкканнан алып Иерусалимның б. э. к. 607 елда җимерелүенә кадәр дәвам иткән (Сан. 20:14, 18; Йәз. 25:12). Эдомлылар, бабыллыларны Иерусалимны җимерергә өндәп, Аллаһы халкының газаплануына шатланган. Алай гына да түгел, эдомлылар, исраиллеләргә качарга комачаулап, аларны дошман кулына тапшырган (Зәб. 137:7; Абд. 11, 14).

9, 10. а) Амун, Моаб һәм Эдом белән нәрсә булган? ә) Шул халыклардан булган бар кешеләр дә Исраилгә дошманнарча караганмы? Мисаллар китерегез.

9 Йәһвә Исраилнең тугандашларын үз халкы белән начар мөгамәлә иткәннәре өчен җавапка тарткан. Ул болай дигән: «Мин... амунлыларны да Көнчыгыш халкына, аны яулап алсыннар өчен, бирермен. Шуңа күрә халыклар амунлыларны искә дә төшермәс». Йәһвә шулай ук: «Мин Моабта хөкемемне үтәрмен, һәм алар минем Йәһвә икәнемне белерләр»,— дигән (Йәз. 25:10, 11). Иерусалимның җимерелүеннән соң якынча биш ел үткәч, бабыллылар Амун белән Моабны яулап алганда, бу пәйгамбәрлекләр үтәлә башлаган. Эдом турында Йәһвә андагы «кешене дә, малны да юк итәрмен» һәм аны «буш калдырырмын» дип әйткән (Йәз. 25:13). Алдан вәгъдә ителгәнчә, Амун, Моаб һәм Эдом, вакыт узу белән, бөтенләй юкка чыккан (Ирм. 9:25, 26; 48:42; 49:17, 18).

10 Шулай да шул халыклардан булган кайбер кешеләр Аллаһы халкына дошманнарча карамаган. Мәсәлән, амунлы Сәлик һәм моаблы Итма Давыт патшаның гайрәтле сугышчылары булган (1 Елъ. 11:26, 39, 46; 12:1). Ә моаблы Рут Йәһвәнең тугры хезмәтчесе булып киткән (Рут 1:4, 16, 17).

Һәлакәт «упкынына» төшмәс өчен, беркайчан да компромисска бармагыз

11. Исраилнең Амун, Моаб һәм Эдом халыклары белән мөнәсәбәтләреннән нәрсәгә өйрәнеп була?

11 Исраилнең шушы халыклар белән мөнәсәбәтләреннән нинди сабаклар алып була? Тугандаш халыкларның тәэсиренә бирелеп, исраиллеләр Моаб илаһы Пигур Багалына һәм Амун илаһы Молыхка табына башлаган (Сан. 25:1—3; 1 Пат. 11:7). Безнең белән дә шундый ук хәл булырга мөмкин. Туганнарыбыз безне принципларыбыздан чигендерергә тырыша ала. Бәлки, алар ни өчен без Пасха бәйрәмен үткәрмибез, Яңа ел я туган көн бәйрәмендә бүләкләр бирмибез һәм ялган дин белән бәйле башка йолаларда катнашмыйбыз икәнен аңламый торгандыр. Иң яхшы ниятләрдән чыгып, алар аз гына булса да компромисска баруыбызны теләр. Ләкин һичкайчан басымга бирешмик! Исраилнең тарихыннан күренгәнчә, компромисска барып, хәтта бер генә чигенсәк тә, һәлакәт «упкынына» төшүебез бар.

12, 13. Нинди каршылыкка очравыбыз бар, ләкин, тугры калсак, нәрсә булырга мөмкин?

12 Исраиллеләрнең Амун, Моаб һәм Эдом халыклары белән мөнәсәбәтләреннән тагын бер сабак алып була: якын туганнарыбызның безгә каты каршы килүе бар. Гайсә алдан кисәткәнчә, вәгазьләгән хәбәребез туганнарны «аерырга» мөмкин, «улы — атасына каршы, кызы — анасына каршы» чыга ала (Мат. 10:35, 36). Йәһвә исраиллеләргә үзләренең тугандашлары белән сугышмаска кушкан. Без дә туганнарыбыз белән арабызны бозарга тырышмыйбыз. Ләкин, алар каршы чыкканда, без моңа гаҗәпләнмибез (2 Тим. 3:12).

13 Туганнарыбыз динебезгә турыдан-туры каршы булмаса да, алар Йәһвәдән мөһимрәк булмаска тиеш. Ни өчен? Чөнки иң элек Йәһвә яратуыбызга лаек. (Маттай 10:37 укы.) Моннан тыш, без Йәһвәгә тугры булып калсак, кайбер туганнарыбыз, Сәлик, Итма һәм Рут кебек, саф гыйбадәткә кушылырга мөмкин (1 Тим. 4:16). Шунда алар да, бердәнбер хак Аллаһыга хезмәт итеп, аның яратуын һәм яклавын сизә алачак.

Йәһвә үз дошманнарына «ачу тулы җәзалар» бирә

14, 15. Филистилеләр исраиллеләр белән үзләрен ничек тоткан?

14 Филистилеләр Крит утравыннан Кәнган җиренә күченгән. Соңрак Йәһвә бу җирне Ибраһимга һәм аның токымнарына вәгъдә иткән. Ибраһим да, Исхак та филистилеләр белән аралашкан (Ярат. 21:29—32; 26:1). Исраиллеләр Вәгъдә ителгән җиргә кергәндә, филистилеләр инде зур гаскәрле куәтле халык булып киткән. Алар Багалзибул һәм Дагон кебек ялган илаһларга табынган (1 Иш. 5:1—4; 2 Пат. 1:2, 3). Кайвакыт исраиллеләр дә шушы илаһларга табынуга кушылган (Хак. 10:6).

15 Исраилнең тугрылыксызлыгы аркасында Йәһвә филистилеләрнең үз халкын җәберләвенә юл куйган (Хак. 10:7, 8; Йәз. 25:15). Филистилеләр, исраиллеләрне кысрыклап, аларның мөмкинлекләрен чикләгән * һәм күпләрне һәлак иткән (1 Иш. 4:10). Ә Исраил тәүбә иткәндә һәм Йәһвәгә кайтканда, ул аларны яклаган. Үз халкын коткарыр өчен, ул Шимшон, Шаул һәм Давыт кебек кешеләрне җибәргән (Хак. 13:5, 24; 1 Иш. 9:15—17; 18:6, 7). Йәзәкил пәйгамбәрлек иткәнчә, бабыллылар, ә соңрак греклар да һөҗүм иткәндә, филистилеләр Йәһвәдән «ачу тулы җәзалар» алган (Йәз. 25:15—17).

16, 17. Исраилнең филистилеләр белән мөнәсәбәтләреннән нинди сабаклар алып була?

16 Исраиллеләрнең филистилеләр белән мөнәсәбәтләреннән нинди сабаклар алып була? Бүген Йәһвәнең халкы кайбер куәтле илләрдән каршылык күрә. Исраилдән аермалы буларак, Йәһвә Шаһитләре тарих дәвамында Аллаһыга тугры булуларын исбатлый. Кайвакыт дошманнар бездән өстен чыга кебек күренә. Мәсәлән, XX гасырның башында Кушма Штатлар хөкүмәте, Йәһвә халкының эшчәнлеген туктатмакчы булып, оешмабызда җитәкчелек иткән кардәшләребезне дистәләгән елга төрмәгә утырткан. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Германиядә нацистлар партиясе, Аллаһы халкын җир йөзеннән кырып бетерергә теләп, меңләгән кешене төрмәгә утырткан һәм йөзләгән кешене үтергән. Шул сугыштан соң Советлар Союзы, Йәһвә Шаһитләренә каршы күпьеллык кампания оештырып, кардәшләребезне төзәтү лагерьларына я ерак җирләргә сөргенгә җибәргән.

17 Хөкүмәтләр әле дә вәгазь эшен тыярга, Аллаһы халкын төрмәләргә утыртырга һәм кайберләребезне үтерергә мөмкин. Моның аркасында куркуга бирелүебез һәм иманны югалтуыбыз бар. Әмма бирешмик! Йәһвә үзенең тугры халкын саклаячак. (Маттай 10:28—31 укы.) Күп кенә куәтле һәм мәрхәмәтсез державалар юкка чыккан, Йәһвә халкы исә әле дә чәчәк ата. Тиздән бар хөкүмәтләр, филистилеләр кебек, Йәһвәнең кем икәнен белергә мәҗбүр булачак. Һәм алар да юк булачак!

«Зур байлык» озак якламаган

18. Тир нинди империянең үзәге булган?

18 Борынгы Тир шәһәре * бөек сәүдә империясенең үзәге булып торган. Көнбатышта аның Урта диңгез киңлегендә сәүдә юллары челтәре булган. Көнчыгышта Тир коры җир юллары буйлап ерактагы империяләр белән сәүдә эшен алып барган. Гасырлар буе ул, алардан табыш алып, үзенә зур байлык җыйган. Тир сәүдәгәрләре һәм сатучылары шулкадәр бай булып киткән ки, алар үзләрен хәтта мирзалар дип санаган (Ишаг. 23:8).

19, 20. Тир кешеләре гибонлылардан нәрсә белән аерылып торган?

19 Давыт һәм Сөләйман патшалар көннәрендә Исраил тирлылар белән тыгыз хезмәттәшлек иткән. Тегеләр аларга, Давытның патша сараен һәм Сөләйман гыйбадәтханәсен төзер өчен, материаллар һәм эшчеләр җибәргән (2 Елъ. 2:1, 3, 7—16). Тир Исраил халкының иң чәчәк аткан чагын күргән (1 Пат. 3:10—12; 10:4—9). Әйе, меңләгән тирлының саф гыйбадәт белән танышырга, Йәһвәне белергә һәм хак Аллаһыга хезмәт итүнең фатихаларын татырга мөмкинлеге булган!

20 Андый мөмкинлеккә карамастан, тирлылар материалистик карашлы булып калган. Алар куәтле Кәнган шәһәре Гибон кешеләреннән үрнәк алмаган. Гибонлылар, Йәһвәнең бөек эшләре турында ишетү белән, аңа хезмәт итәргә булган (Йош. 9:2, 3, 22—10:2). Тир халкы, киресенчә, Аллаһы халкына дошманнарча карый башлаган һәм аларның кайберләрен хәтта коллыкка саткан (Зәб. 83:2, 7; Йәил 3:4, 6; Амус 1:9).

Беркайчан да материаль әйберләргә яклау стенасына кебек таянмыйк

21, 22. Тир белән нәрсә булган һәм ни өчен?

21 Йәзәкил аша Йәһвә бу дошман халыкка болай дигән: «И Тир, мин сиңа каршы чыгам. Диңгез үз дулкыннарын күтәргән кебек, мин дә сиңа каршы күп халыкларны күтәрермен. Алар Тирның стеналарын җимерер һәм аның манараларын тар-мар итәр, мин аның туфрагын кырып ташлармын һәм аны ялтырап тора торган шәрә кыя итәрмен» (Йәз. 26:1—5). Тир кешеләре үз байлыгына таянган һәм байлык аларны, үзләренең 46 метр биеклектәге стеналары шәһәрнең утраудагы өлешен яклаган кебек, шулай ук яклар дип уйлаган. Әмма аларга Сөләйманның мондый кисәтүенә колак салырга кирәк булган: «Байның милке — аның ныгытылган шәһәре, аның хыялында ул яклап торган дивар кебек» (Гыйб. сүз. 18:11).

22 Бабыллылар һәм соңрак греклар Йәзәкил пәйгамбәрлеген үтәгәндә, Тир халкы шәһәрнең байлыгы һәм стеналары биргән яклау хыялый гына икәнен аңлаган. Иерусалимны җимергәч, бабыллылар 13 ел буе Тирга каршы сугышкан (Йәз. 29:17, 18). Соңрак, б. э. к. 332 елда, Александр Македонский Йәзәкил пәйгамбәрлегенең бер мөһим үзенчәлеген үтәгән *. Аның гаскәре, Тир шәһәренең материктагы өлешенең хәрабәләрен җыеп, таш, агач һәм туфракны суга ташлаган һәм шулай итеп шәһәрнең утраудагы өлешенә кадәр дамба төзегән (Йәз. 26:4, 12). Александр Македонский стеналарны тишкән, шәһәрне талаган, меңләгән гаскәрине һәм башка кешеләрне үтергән һәм дистәләгән мең тирлыны коллыкка саткан. Тир халкы ачы тәҗрибәсеннән шуны аңлаган: «зур байлык» озак якламый. Шулай итеп алар Йәһвәнең кем икәнен белергә мәҗбүр булган (Йәз. 27:33, 34).

Тир шәһәре, җиңелмәс булып күренсә дә, Йәзәкил алдан әйткәнчә, юк ителгән (22 нче абзацны кара)

23. Тир белән булган очрактан нинди сабак алып була?

23 Тир белән булган очрактан нинди сабак алып була? «Күпләрне алдаучы байлык» аркасында беркайчан да материаль әйберләргә яклау стенасына кебек таянмыйк (Мат. 13:22). «Берьюлы Аллаһының да, Байлыкның да колы булу» мөмкин түгел. (Маттай 6:24 укы.) Йәһвәгә җан-тән белән бирелеп хезмәт итүчеләр генә чын яклау таба ала (Мат. 6:31—33; Яхъя 10:27—29). Тир турындагы пәйгамбәрлекләр кебек, бу дөнья төзелешенең ахыры турындагы пәйгамбәрлекләр дә бар нечкәлекләргә кадәр үтәләчәк. Ул вакытта, Йәһвә бу дөньяның комсыз сәүдә төзелешен юк иткәндә, байлыкка таянучылар Йәһвәне белергә мәҗбүр булачак.

«Салам кисәгедәй» ил

24—26. а) Ни өчен Йәһвә Мисырны «салам кисәге» дип атаган? ә) Сидкыя патша Йәһвәнең нинди боерыгына буйсынмаган һәм моның нәтиҗәсе нинди булган?

24 Йосыф көннәренә кадәрге вакыттан алып бабыллыларның Иерусалимга каршы һөҗүменә кадәр Мисыр Вәгъдә ителгән җиргә сәяси яктан зур йогынты ясаган. Борынгы булганга, Мисыр карт агачтай нык һәм какшамас булып күренгән. Ләкин Йәһвә белән чагыштырганда, ул көчсез, «салам кисәгедәй» кебек кенә булган (Йәз. 29:6).

25 Мөртәт Сидкыя патша моны аңламаган. Ирмия пәйгамбәр аша Йәһвә Сидкыяне Бабыл патшасына буйсынырга өндәгән (Ирм. 27:12). Сидкыя хәтта, Йәһвә белән ант итеп, Нәбукаднизарга каршы фетнә күтәрмәскә вәгъдә биргән. Әмма соңрак ул, Йәһвә боерыгына буйсынмыйча, Нәбукаднизарга биргән вәгъдәсен бозган һәм, бабыллыларга каршы сугышыр өчен, Мисырдан ярдәм сораган (2 Елъ. 36:13; Йәз. 17:12—20). Шулай да Мисырның сәяси куәтенә таянган исраиллеләр үз-үзләрен харап иткән (Йәз. 29:7). Мисыр «диңгезнең бөек җанвары» кебек дәһшәтле булып күренгәндер. Ләкин Йәһвә аның белән, аучылар Нил крокодиллары белән ни эшләсә, шуны эшләргә: аның «казналыгын ыргаклар белән эләктереп», һәлак итәргә вәгъдә иткән. Бабыллыларны шул борынгы илгә каршы җибәреп, ул үз вәгъдәсен үтәгән (Йәз. 29:3, 4, 9—12, 19).

26 Тугрылыксыз Сидкыя белән нәрсә булган? Ул Йәһвәгә каршы фетнә күтәргәнгә, Йәзәкил бу «явыз башлык» үз таҗын һәм хакимлеген югалтачак дип пәйгамбәрлек иткән. Ләкин Йәзәкил шулай ук өмет хәбәрен дә әйткән (Йәз. 21:25—27). Йәһвә аның аша патша нәселеннән «таҗга законлы хокукы булган зат» тәхеткә утырачак дип вәгъдә иткән. Бу басманың киләсе бүлегеннән без аның кем икәнен белербез.

27. Исраилнең Мисыр белән мөнәсәбәтләреннән нинди сабак алып була?

27 Исраилнең Мисыр белән мөнәсәбәтләреннән нинди сабак алып була? Без, Йәһвәнең халкы буларак, сәяси көчләр безгә иминлек бирә ала дип уйлап, аларга таянырга тиеш түгел. Безгә хәтта уйларыбызда да «дөньяныкы» булмаска кирәк (Яхъя 15:19; Ягък. 4:4). Сәяси система, көчле булып күренсә дә, борынгы Мисыр кебек, «салам кисәгедәй» көчсез. Чиксез Кодрәт Иясенә таяныр урынына үлемле кешеләргә өмет баглау акылсыз булыр иде. (Зәбур 146:3—6 укы.)

Хәтта башкалар күрмәгәндә дә, без сәяси нейтралитет сакларга тиеш (27 нче абзацны кара)

Халыклар «минем Йәһвә икәнемне белерләр»

28—30. Халыклар Йәһвәнең кем икәнен ничек беләчәк? Ә без Йәһвәне белүебезне инде хәзер ничек күрсәтәбез?

28 Йәзәкил китабында Йәһвә берничә тапкыр халыклар «минем Йәһвә икәнемне белерләр» дип әйтә (Йәз. 25:17). Үткәндә, Йәһвә үз халкының дошманнарына каршы хөкемнәрен үтәгәндә, бу сүзләр чынга ашкан. Ләкин безнең вакытта алар зуррак масштабта үтәләчәк. Ничек итеп?

29 Борынгы вакытта тирә-яктагы халыклар Аллаһы халкын ялгыз сарыктай яклаусыз дип уйлаган. Бүген дә шундый ук хәл (Йәз. 38:10—13). Тиздән халыклар бөтен Аллаһы халкына һөҗүм итәчәк. Моның турында бу басманың 17, 18 нче бүлекләрендә сүз барыр. Һөҗүмнәрен башлагач, алар чын кодрәтнең нәрсә икәнен белергә мәҗбүр булачак. Йәһвә аларны Армагеддон сугышында һәлак иткәндә, аларга Йәһвәне белергә: аның хакимлеген танырга туры киләчәк (Ачыл. 16:16; 19:17—21).

30 Безне исә Йәһвә коткарачак һәм фатихалаячак. Ни өчен? Чөнки без, Йәһвәгә таянып, аны тыңлап һәм аңа гыйбадәт кылып, аны белүебезне инде хәзер раслыйбыз. (Йәзәкил 28:26 укы.)

^ 15 абз. Мәсәлән, филистилеләр Исраилдә беркемгә дә тимерче эше белән шөгыльләнергә рөхсәт итмәгән. Исраиллеләргә, эш коралларын кайрар өчен, филистилеләр янына барырга һәм бу эш өчен берничә көнлек хезмәт хакын түләргә туры килгән (1 Иш. 13:19—22).

^ 18 абз. Борынгы Тир шәһәре Кармил тавыннан төньякка таба якынча 50 километр ераклыкта урнашкан булган. Башта ул, күрәсең, ярдан ерак булмаган кыялы бер утрауда төзелгән булган. Соңрак, шәһәрне киңәйтеп, аның материктагы өлешен төзегәннәр. Шәһәрнең семит телендәге исеме Сур «кыя» дигәнне аңлата.

^ 22 абз. Ишагыя, Ирмия, Йәил, Амус һәм Зәкәрия дә Тирга каршы пәйгамбәрлек иткән. Аларның пәйгамбәрлекләре дә нечкәлекләргә кадәр үтәлгән (Ишаг. 23:1—8; Ирм. 25:15, 22, 27; Йәил 3:4; Амус 1:10; Зәк. 9:3, 4).