Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

8 НЧЕ БҮЛЕК

«Мин алар өстеннән бер көтүчене... куярмын»

«Мин алар өстеннән бер көтүчене... куярмын»

Йәзәкил 34:23

ТЕМА: Мәсихкә кагылышлы дүрт пәйгамбәрлек һәм аларның үтәлеше

1—3. Ни өчен Йәзәкилнең йөрәге әрни һәм хәзер Йәһвә аны нәрсә язарга рухландыра?

ЙӘЗӘКИЛ инде алтынчы ел сөргендә яши *. Ул туган иленнән йөзләгән километр ераклыкта тора. Яһүд белән идарә иткән патшалар турында уйланганда, Йәзәкилнең йөрәге әрни. Ул төрле идарәчеләрнең бер-берсен алмаштыруын күргән.

2 Йәзәкил тугры Йошия патшаның хакимлек итүе уртасында туган. Йошиянең Яһүдтә потларны юк итәр өчен һәм саф гыйбадәтне торгызыр өчен куйган тырышлыклары Йәзәкилне бик шатландыргандыр (2 Елъ. 34:1—8). Ләкин бу үзгәрешләр озакка сузылмаган, чөнки Йошиядән соң идарә иткән патшаларның күбесе потка табынуны дәвам иткән. Шуңа күрә андый явыз патшаларның җитәкчелегендәге халык та рухи һәм әхлакый бозыклык сазлыгына бата барган. Әллә халыкның хәле өметсез булганмы? Һич тә юк!

3 Йәһвә үзенең тугры пәйгамбәрен Мәсихкә кагылышлы пәйгамбәрлекләрнең беренчесен язарга рухландыра. Бу пәйгамбәрлекләр шуны ачыклый: Хаким һәм Көтүче буларак, Мәсих саф гыйбадәтне мәңгегә торгызачак һәм Йәһвәнең сарыклары турында назлы кайгыртачак. Аларның үтәлеше мәңгелек киләчәгебезгә бәйле. Шуңа күрә, әйдәгез, Йәзәкил китабындагы Мәсихкә кагылышлы дүрт пәйгамбәрлекне карап чыгыйк.

Яшь бер үсенте мәһабәт эрбет агачы булып китә

4. Йәзәкил нинди пәйгамбәрлек сөйләргә һәм аны ничек итеп тапшырырга тиеш?

4 Б. э. к. якынча 612 елда Йәһвә Йәзәкилгә сөргендәге кешеләргә бер пәйгамбәрлек сөйләргә куша. Бу пәйгамбәрлек Мәсихнең идарәсе нәрсә китерәчәген һәм аның Патшалыгына таянырга кирәклеген күрсәтә. Йәзәкил бу пәйгамбәрлекне табышмак сөйләп тапшырырга тиеш була. Бу табышмак Яһүд патшаларының тугрылыксызлыгын сурәтли һәм Мәсихнең тугры Хаким булачагын ассызыклый (Йәз. 17:1, 2).

5. Табышмакның эчтәлеген сөйләп бирегез.

5 Йәзәкил 17:3—10 укы. Табышмакның эчтәлеге шундый: «зур чуар бер бөркет» эрбет агачының иң өске үсентесен чеметеп ала да «сәүдәгәрләр шәһәренә утырта». Шуннан соң бөркет «бу җирнең берничә орлыгын алып» уңдырышлы кырга, «мул сулы урынга» утырта. Орлык «җәелеп үскән... йөзем агачы булып китә». Аннары «башка бер бөркет очып килә». Йөзем агачы үз тамырларын «комсызланып» икенче бөркеткә таба суза башлый. Ул икенче бөркетнең аны башка мул сулы урынга утыртуын тели. Йәһвә моның өчен йөзем агачын хөкемгә тарта һәм, аның тамырлары йолкып ташланачак һәм ул «тулысынча корып бетәчәк», дип әйтә.

Беренче зур бөркет Бабыл патшасы Нәбукаднизарны символлаштыра (6 нчы абзацны кара)

6. Табышмак нәрсә аңлаткан?

6 Бу табышмак нәрсә аңлаткан? (Йәзәкил 17:11—15 укы.) Б. э. к. 617 елда Бабыл патшасы Нәбукаднизар (беренче «бөркет») Иерусалимны камап алган. Ул Яһүд патшасы Йәһуәкинне («иң өске үсентене»), тәхетеннән «чеметеп алган» да Бабылга («сәүдәгәрләр шәһәренә») китергән. Нәбукаднизар Сидкыяне («бу җирнең» патшалар нәселеннән булган бер «орлыгын») Иерусалимда тәхеткә утырткан. Яңа Яһүд патшасы, Аллаһы исеме белән ант итеп, Нәбукаднизарның тугры вассалы булырга вәгъдә биргән (2 Елъ. 36:13). Шулай да Сидкыя үз вәгъдәсен бозган. Ул Бабыл патшасына каршы баш күтәргән һәм Мисыр фиргавененнән (икенче «бөркеттән») хәрби ярдәм сораган, ләкин бушка гына. Йәһвә Сидкыяне вәгъдәсен бозганы өчен хөкем иткән (Йәз. 17:16—21). Ахыр чиктә Сидкыя тәхетеннән мәхрүм булган һәм Бабылда төрмәдә үлгән (Ирм. 52:6—11).

7. Бу табышмактан нинди сабаклар алып була?

7 Бу табышмактан нинди сабаклар алып була? Беренчедән, Йәһвәнең хезмәтчеләре буларак, без үз сүзебезне тотарга тиеш. «„Әйе“ дигәнегез „әйе“ булсын, „юк“ — „юк“ булсын»,— дип әйткән Гайсә (Мат. 5:37). Мәсәлән, безгә судта шаһитлек биргәндә дөресен сөйләрмен дип ант итәргә кирәк булса, моңа бик җитди карыйк. Икенчедән, кемгә таянганыбызга игътибарлы булыйк. Изге Язмаларда мондый кисәтү язылган: «Түрәләргә дә, һичнинди адәм улына да таянма, чөнки алар коткара алмый» (Зәб. 146:3).

8—10. Йәһвә киләчәк Мәсих-Патшаны ничек сурәтли һәм бу пәйгамбәрлек ничек үтәлгән? («Мәсихкә кагылышлы пәйгамбәрлек. Мәһабәт эрбет агачы» дигән рамканы да кара.)

8 Ләкин бер идарәчегә без тулысынча ышана һәм таяна алабыз. Бер урыннан икенче урынга күчерелгән үсенте турындагы табышмак сөйләгәннән соң, Йәһвә, шундый ук образлы тел кулланып, киләчәк Мәсих-Патшаны сурәтли.

9 Бу пәйгамбәрлектә нәрсә әйтелә? (Йәзәкил 17:22—24 укы.) Бу очракта инде бөркетләр түгел, ә Йәһвә үзе эш итәр. Ул «биек эрбет агачының очыннан бер үсенте алыр да... аны биек һәм зур тауга утыртыр». Бу үсенте «мәһабәт эрбет агачы булып китәр», һәм «аның астында төрле-төрле кошлар яшәр». Шунда «кырдагы бар агачлар» Йәһвә үзе үсентене мәһабәт агач иткәнен белер.

10 Бу пәйгамбәрлек ничек үтәлгән? Йәһвә үз Улы Гайсә Мәсихне Давыт нәселеннән («биек эрбет агачыннан») өзеп алган да күктәге Сион тавына («биек һәм зур тауга») утырткан (Зәб. 2:6; Ирм. 23:5; Ачыл. 14:1). Шулай итеп Йәһвә үз Улын — дошманнар күзлегендә «кешеләр арасыннан... иң күренексезен» — алган да, аңа «атасы Давытның тәхетен биреп», аны югары күтәргән (Дан. 4:17; Лүк 1:32, 33). Мәһабәт эрбет агачы кебек, Мәсих-Патша Гайсә бөтен җирдән югары күтәреләчәк һәм барысы өчен фатихалар чыганагы булып китәчәк. Ул чыннан да таянуыбызга лаек Хаким булачак. Гайсә Патшалыгының «күләгәсендә» җир йөзендәге бар тыңлаучан кешеләр «иминлектә яшәячәк һәм бәла-казадан курыкмаячак» (Гыйб. сүз. 1:33).

11. «Яшь бер үсентенең» мәһабәт эрбет агачы булып үскәне турындагы пәйгамбәрлектән без нинди мөһим сорауга җавап табабыз?

11 Бу пәйгамбәрлектән нәрсәгә өйрәнеп була? «Яшь бер үсентенең» мәһабәт эрбет агачы булып үскәне турындагы бу дәртләндергеч пәйгамбәрлек бик мөһим сорауга җавап табарга булыша: без кемгә таяна алабыз? Кеше хөкүмәтләренә һәм аларның хәрби куәтенә таяну акылсыз. Без Мәсих-Патша Гайсәгә тулысынча ышана һәм таяна алабыз, чөнки ул гына чын иминлек бирә ала. Аның оста кулындагы күктәге хакимлек — кешелекнең бердәнбер өмете (Ачыл. 11:15).

«Таҗга законлы хокукы булган зат»

12. Йәһвә Давыт белән төзегән килешүен онытмаганын ничек күрсәткән?

12 Аллаһы ике бөркет турындагы табышмакны аңлаткач, Йәзәкил шуны аңлаган: Давыт нәселеннән булган тугрылыксыз патша Сидкыя тәхетеннән мәхрүм булачак һәм Бабыл әсирлегенә алыначак. Бәлки, пәйгамбәрнең мондый соравы тугандыр: «Аллаһы Давыт белән төзегән килешүен хәзер ничек үти алыр? Ул бит Давыт нәселеннән туачак патша мәңге идарә итәчәк дип вәгъдә иткән булган» (2 Иш. 7:12, 16). Йәзәкилнең андый соравы туган булса, аңа җавапны озак көтәргә туры килмәгән. Б. э. к. якынча 611 елда, әсирлекнең 7 нче елында, Сидкыя әле Яһүдтә идарә иткәндә, Йәһвә Йәзәкил белән сөйләшкән (Йәз. 20:2). Йәһвә аңа Мәсихкә кагылышлы тагын бер пәйгамбәрлекне сөйләргә кушкан. Бу пәйгамбәрлектән Йәһвәнең Давыт белән төзегән килешүен онытмаганы күренгән. Пәйгамбәрлек шуны күрсәткән: Давытның варисы буларак, киләчәк Мәсих-Патшаның идарә итәргә законлы хокукы булачак.

13, 14. Йәзәкил 21:25—27 дә язылган пәйгамбәрлекнең эчтәлеген һәм аның ничек үтәлгәнен сөйләп бирегез.

13 Бу пәйгамбәрлектә нәрсә әйтелә? (Йәзәкил 21:25—27 укы.) Йәзәкил аша Йәһвә «Исраилнең... явыз башлыгына», аның җәза алу вакыты килгән, дип ап-ачык аңлата. Йәһвә бу явыз патшага аның «чалмасы» һәм «таҗы» (патша хакимлегенең символлары) аннан алыначак дип әйтә. Аннары «дәрәҗәсез» патшалыклар югары күтәреләчәк, ә «дәрәҗәле» булганнары түбән ителәчәк. Югары күтәрелгән хакимлек көчләре күпмедер вакыт, «таҗга законлы хокукы булган зат килгәнче», идарә итәчәк, ә аннары Йәһвә Патшалыкны бу затка бирәчәк.

14 Бу пәйгамбәрлек ничек үтәлгән? Б. э. к. 607 елда бабыллылар Иерусалимны җимергән, Сидкыя патшаны тәхетеннән төшергән һәм аны әсирлеккә алып киткән. Шунда «дәрәҗәле» Яһүд патшалыгы түбән ителгән булган. Аннары, Иерусалимда Давыт нәселеннән патша калмагач, «дәрәҗәсез», ягъни башка халык патшалыклары, югары күтәрелеп, җир белән идарә итә башлаган, ләкин вакытлыча гына. «Халыкларга билгеләнгән вакыт» 1914 елда, Йәһвә Гайсә Мәсихкә хакимлек биргәч тәмамланган (Лүк 21:24). Давыт патшаның токымы буларак, Гайсәнең Мәсих-Патша булып идарә итәр өчен «законлы хокукы» булган * (Ярат. 49:10). Шулай итеп Йәһвә үз вәгъдәсен — Давыт варисына мәңгелек Патшалык бирергә вәгъдәсен — Гайсәдә үтәгән (Лүк 1:32, 33).

Гайсәнең Аллаһы Патшалыгында Патша булып идарә итәргә законлы хокукы бар (15 нче абзацны кара)

15. Ни өчен без Патшабыз Гайсә Мәсихкә тулысынча таяна алабыз?

15 Бу пәйгамбәрлектән нәрсәгә өйрәнеп була? Без Патшабыз Гайсә Мәсихкә тулысынча таяна алабыз. Ни өчен? Чөнки, кеше тарафыннан сайланган я үз-үзләрен күтәргән дөнья хөкүмәтләреннән аермалы буларак, Гайсәне Йәһвә сайлаган һәм аңа законлы хакимлек биргән (Дан. 7:13, 14). Һичшиксез, без Йәһвә үзе билгеләгән Патшага таяна алабыз!

«Хезмәтчем Давыт» аларның «көтүчесе» булыр

16. Йәһвә үз сарыкларына ничек карый һәм Йәзәкил көннәрендә «Исраил көтүчеләре» көтү белән ничек мөгамәлә иткән?

16 Иң бөек Көтүче Йәһвә үз сарыклары — җирдәге хезмәтчеләре турында бик кайгырта (Зәб. 100:3). Йәһвә көтүчеләргә — җыелыштагы җаваплы кардәшләргә — үз сарыклары турында кайгыртырга куша. Ул алар үз сарыклары белән ничек мөгамәлә иткәнен игътибар белән күзәтә. Йәзәкил көннәрендә «Исраил көтүчеләренә» карап Йәһвәнең нинди хисләр кичергәнен күз алдына гына китерегез. Бу башлыклар «мәрхәмәтсез, залимнәрчә идарә иткән». Нәтиҗәдә, көтү газапланган һәм күпләр саф гыйбадәтне калдырган (Йәз. 34:1—6).

17. Йәһвә үз сарыкларын ничек коткарган?

17 Йәһвә нәрсә эшләр? Ул Исраилнең мәрхәмәтсез идарәчеләренә «алардан хисап таләп итәр» дип әйткән. Аннан соң ул: «Сарыкларымны... коткарырмын»,— дип вәгъдә иткән (Йәз. 34:10). Йәһвә һәрвакыт үз сүзенә тугры була (Йош. 21:45). Б. э. к. 607 елда ул бабыллыларның Иерусалимга бәреп керүе аша үз сарыкларын коткарган. Йәһвә үз-үзләрен генә яратучан көтүчеләрне хакимлекләреннән мәхрүм иткән. 70 ел үткәч, Аллаһы үз хезмәтчеләрен Бабылдан азат итеп, туган илләренә, алар шунда саф гыйбадәтне торгыза алсын өчен, кайтарган. Ләкин шунда да Йәһвәнең сарыклары хәвеф-хәтәрсез яшәмәгән, чөнки алар дөнья хакимлекләренең идарәсе астында булган. «Халыкларга билгеләнгән вакыт» әле күп гасырлар дәвам иткән (Лүк 21:24).

18, 19. Б. э. к. 606 елда Йәзәкил нинди пәйгамбәрлек сөйләгән? (Бүлек башындагы рәсемне кара.)

18 Иерусалим җимерелгәннән соң якынча бер ел узгач, б. э. к. 606 елда Йәһвә Йәзәкилне бер пәйгамбәрлек сөйләргә рухландырган. Пәйгамбәрлектә Мәсих-Патшаның Йәһвә сарыкларын кайгыртуы сурәтләнә. Әйе, иң бөек Көтүче Йәһвә үз сарыкларының мәңгелек иминлеге турында бик кайгырта.

19 Бу пәйгамбәрлектә нәрсә әйтелә? (Йәзәкил 34:22—24 укы.) Аллаһы үз сарыклары «өстеннән бер көтүчене... куяр» һәм аны «хезмәтчем Давыт» дип атар. «Бер көтүче» һәм берлек санындагы «хезмәтчем» дигән сүзләр шуны күрсәтә: киләчәк Хаким мәңгегә Давытның бердәнбер варисы булачак. Көтүче-Хаким сарыкларны тукландырыр һәм «аларның башлыгы» булыр. Йәһвә үз сарыклары белән «тынычлык килешүе төзер». «Фатихалар яңгырлардай явар». Шунда Йәһвәнең сарыклары хәвеф-хәтәрсез гөрләп чәчәк атып яшәр. Өстәвенә, тынычлык кешеләр арасында гына түгел, ә шулай ук кешеләр белән хайваннар арасында да булыр! (Йәз. 34:25—28)

20, 21. а) «Хезмәтче Давыт» турындагы пәйгамбәрлек ничек үтәлгән? ә) Йәзәкилнең «тынычлык килешүе» турындагы сүзләре киләчәккә ничек кагыла?

20 Бу пәйгамбәрлек ничек үтәлгән? Хакимне «хезмәтчем Давыт» дип атап, Аллаһы шуны алдан күрсәтә: шул Хаким Гайсә булачак, чөнки Давытның токымы булганга, аның идарә итәргә законлы хокукы бар (Зәб. 89:35, 36). Җирдә булганда, Гайсә, «сарыклары өчен үз җанын биреп», үзенең «яхшы көтүче» булуын дәлилләгән (Яхъя 10:14, 15). Ә хәзер ул күктәге Көтүчебез (Евр. 13:20). 1914 елда Аллаһы Гайсәне Патша иткән һәм аңа үзенең җирдәге сарыкларын көтәргә һәм тукландырырга кушкан. Күп тә үтмәстән, 1919 елда яңа Патша «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчене» үз өендәгеләрен — күктә һәм җирдә яшәргә өметләнгән Йәһвәнең тугры хезмәтчеләрен тукландырырга билгеләгән (Мат. 24:45—47). Мәсих җитәкчелеге астында ышанычлы хезмәтче Аллаһы сарыкларын рухи ризык белән яхшы тәэмин итә. Бу ризык аларга рухи оҗмахтагы тынычлыкка һәм иминлеккә өлеш кертергә ярдәм итә.

21 Йәзәкилнең «тынычлык килешүе» һәм фатихалар яңгырлары турындагы сүзләре киләчәккә ничек кагыла? Яңа дөньяда Йәһвәнең җирдәге хезмәтчеләре «тынычлык килешүенең» фатихаларыннан тулысынча файдаланачак. Җир йөзе туры мәгънәдә оҗмахка әйләнгәч, тугры кешеләр инде беркайчан да сугыштан, җинаятьчелек, ачлык, авыру һәм кыргый хайваннардан зыян күрмәячәк (Ишаг. 11:6—9; 35:5, 6; 65:21—23). Әллә сезне җирдәге оҗмахта мәңге яшәргә өмет рухландырмыймы? Анда Аллаһының сарыклары «иминлектә яшәр, һәм аларны һичкем куркытмас» (Йәз. 34:28).

Күктәге Көтүче Гайсә Аллаһының сарыклары белән ничек мөгамәлә итәләр икәнен күзәтә (22 нче абзацны кара)

22. Гайсә сарыкларга ничек карый һәм җирдәге көтүчеләр Гайсә үрнәгенә ничек иярә?

22 Бу пәйгамбәрлектән нәрсәгә өйрәнеп була? Үз Атасы кебек, Гайсә сарыклар турында бик кайгырта. Көтүче-Хаким үз Атасының сарыклары рухи яктан тук булсын һәм рухи оҗмахта тыныч-имин яшәсен дип кайгырта. Андый Хакимнең идарәсе астында яшәү шундый рәхәт! Җирдәге көтүчеләргә сарыкларны кайгыртуда Гайсәдән үрнәк алырга кирәк. Өлкәннәр көтүне «теләп», «тырышып» һәм көтүгә үрнәк биреп көтәргә тиеш (1 Пет. 5:2, 3). Һичнинди өлкән дә беркайчан да Йәһвә сарыклары белән начар мөгамәлә итмәсен! Йәһвәнең Йәзәкил көннәрендә Исраилнең мәрхәмәтсез көтүчеләре турында әйткән сүзләрен истә тотыгыз: «Сарыкларым турында алардан хисап таләп итәрмен» (Йәз. 34:10). Иң бөек Көтүче үз сарыклары турында ничек кайгырталар икәнен игътибар белән күзәтә, һәм аның Улы да шулай эшли.

«Хезмәтчем Давыт мәңгегә аларның башлыгы булыр»

23. Исраил халкын берләштерү турында әйткәндә, Йәһвә нинди вәгъдә биргән һәм аны ничек үтәгән?

23 Йәһвә үз хезмәтчеләренең бердәмлектә хезмәт итүләрен тели. Торгызылу турындагы пәйгамбәрлектә Аллаһы үз халкын бергә җыярга вәгъдә иткән. Ул ике кабиләле Яһүд патшалыгындагы һәм ун кабиләле Исраил патшалыгындагы кешеләрне, ике «таякны» үз кулында «бер таяк» иткәндәй, «бер халык итәрмен» дигән (Йәз. 37:15—23). Бу пәйгамбәрлекне үтәп, Аллаһы б. э. к. 537 елда Исраил халкын, Вәгъдә ителгән җиргә кайтарып, берләштергән *. Ләкин бу берләшү күпкә бөегрәк һәм бетмәс бердәмлекнең прообразы гына булган. Исраилне берләштерергә вәгъдә иткәннән соң, Йәһвә Йәзәкилгә тагын бер пәйгамбәрлек биргән: киләчәк Хаким җир йөзендәге бөтен хак гыйбадәт кылучыларны мәңгегә берләштерәчәк.

24. Йәһвә киләчәк Хакимне ничек сурәтли һәм бу Патшаның идарәсе нинди булачак?

24 Бу пәйгамбәрлектә нәрсә әйтелә? (Йәзәкил 37:24—28 укы.) Йәһвә киләчәк Хакимне тагын бер тапкыр «хезмәтчем Давыт», «бер көтүче» һәм «башлык» дип атый, ләкин бу очракта ул шушы вәгъдә ителгән Затны «патша» дип тә атый (Йәз. 37:22). Бу Патшаның хакимлеге нинди булачак? Ул мәңгелек булачак. «Мәңгегә» һәм «мәңгелек» дигән сүзләр Патша идарәсе китерәчәк фатихаларның бетмәс булачагын күрсәтә *. Аның идарәсе бердәмлеккә китерәчәк. Тугры кешеләр «бер патшаның» идарәсе астында, бер үк «хөкем карарларына» буйсынып, бергә «җирдә яшәячәк». Аның идарәсе кешеләрне Йәһвә Аллаһыга якынлаштырачак. Патшага буйсынган кешеләр белән Йәһвә «тынычлык килешүе» төзиячәк. Йәһвә — аларның Аллаһысы, ә алар аның халкы булачак. Аның «изге урыны» алар «арасында мәңгегә урнашачак».

25. Мәсих-Патша турындагы пәйгамбәрлек ничек үтәлгән?

25 Бу пәйгамбәрлек ничек үтәлгән? 1919 елда тугры майланган мәсихчеләрне «бер көтүче» — Мәсих-Патша Гайсә берләштерде. Соңрак «һәр милләттән, кабиләдән, халыктан һәм телдән чыккан» «бихисап күп кеше» майланганнар белән бердәм халык булып китте (Ачыл. 7:9). Алар «бер көтүче» көткән «бер көтү» булды (Яхъя 10:16). Өметләре күктә яшәргә я җирдә яшәргә булса да, алар барысы да Йәһвәнең хөкем карарларына, ягъни кануннарына буйсына. Нәтиҗәдә, алар, бөтендөнья кардәшлеге буларак, бергә рухи оҗмахта яши. Йәһвә аларны тынычлык белән фатихалый, һәм аның «изге урыны», ягъни саф гыйбадәт, алар арасында урнашты. Йәһвә — аларның Аллаһысы. Алар хәзер һәм мәңгегә аның хезмәтчеләре булырга шат!

26. Сез рухи оҗмахтагы бердәмлеккә ничек өлеш кертә аласыз?

26 Бу пәйгамбәрлектән нәрсәгә өйрәнеп була? Без, бөтендөнья кардәшлеге буларак, бердәм рәвештә Йәһвәгә саф гыйбадәт кылу хөрмәтенә ия. Ләкин бу хөрмәт кенә түгел, ә җаваплылык та: без шул бердәмлеккә үз өлешебезне кертергә тиеш. Һәрберебез ышануларыбызда һәм эшләребездә бердәмлек саклау өчен җаваплы (1 Көр. 1:10). Моның өчен без бер үк рухи ризык белән тукланабыз, Изге Язмаларга нигезләнгән бер үк принципларны тотабыз һәм Патшалык турында вәгазьләү һәм шәкертләр әзерләү эшендә бергә катнашабыз. Ләкин бердәмлегебезнең төп сәбәбе — мәхәббәт. Бер-беребезнең хәленә керә белеп, бер-беребезне кызганып һәм кичереп, без бердәмлеккә өлеш кертәбез. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, мәхәббәт — «бердәмлекнең камил бәйләнешләре» (Көл. 3:12—14; 1 Көр. 13:4—7).

Йәһвә үз хезмәтчеләрен бердәм бөтендөнья кардәшлеге белән фатихалый (26 нчы абзацны кара)

27. а) Сез Йәзәкил китабындагы Мәсихкә кагылышлы пәйгамбәрлекләр турында нәрсә уйлыйсыз? ә) Киләсе бүлекләрдә без нәрсә карап чыгарбыз?

27 Йәзәкил китабындагы Мәсихкә кагылышлы пәйгамбәрлекләр өчен без бик рәхмәтле! Аларны укып уйланганда, без шуңа өйрәнәбез: яраткан Патшабыз Гайсә Мәсих таянуыбызга лаек; аның идарә итәргә законлы хокукы бар; ул безне наз белән көтә һәм бердәмлегебезне мәңге саклаячак. Әйе, Мәсих-Патшага буйсыну безнең өчен зур хөрмәт! Мәсихкә кагылышлы бу пәйгамбәрлекләр — Йәзәкил китабында ачыкланган торгызылу темасының бер өлеше икәнен онытмыйк. Гайсә аша Йәһвә үз халкын җыя һәм алар арасында саф гыйбадәтне торгыза (Йәз. 20:41). Киләсе бүлекләрдә без торгызылу темасын карап чыгарбыз һәм бу теманың Йәзәкил китабында ничек ачыкланганын белербез.

^ 1 абз. Яһүдләр Бабылга сөргенгә б. э. к. 617 елда китә башлаган. Димәк, әсирлекнең алтынчы елы б. э. к. 612 елга туры килә.

^ 14 абз. Гайсәнең шәҗәрәсе Инҗилдә җентекләп язылган. Аннан Гайсәнең Давыт токымы булганы ачык күренә (Мат. 1:1—16; Лүк 3:23—31).

^ 23 абз. Йәзәкилнең ике таяк турындагы пәйгамбәрлеге һәм аның үтәлеше бу басманың 12 нче бүлегендә карала.

^ 24 абз. «Мәңгегә» һәм «мәңгелек» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе турында бер белешмәлектә болай дип әйтелә: «Бу сүз даимилекне генә түгел, ә шулай ук үзгәрмәслек, какшамаслык, өзлексезлек һәм ныклыкны белдерә».