Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

13 НЧЕ БУЛЕК

«Гыйбадәтханәне сурәтләп бир»

«Гыйбадәтханәне сурәтләп бир»

ЙӘЗӘКИЛ 43:10

ТЕМА: Йәзәкилнең данлыклы гыйбадәтханә турындагы күренеше һәм аның мәгънәсе

1—3. а) Ни өчен Йәзәкил, үз күренешендә мәһабәт гыйбадәтханә комплексын күргәч, зур юаныч тапкандыр? (Бүлек башындагы рәсемне кара.) ә) Бу бүлектә без нәрсә карап чыгарбыз?

КҮЗ алдыгызга китерегез: Йәзәкилгә 50 яшь. Менә инде 25 ел ул әсирлектә яши. Иерусалимдагы гыйбадәтханә инде күптән җимерек хәлдә ята. Йәзәкил кайчандыр анда рухани булып хезмәт итәргә теләгән булса, моңа өмете өзелгән. Әсирлекнең тәмамлануына әле 56 ел кала бирә һәм Йәзәкил аңлый: ул Йәһвә халкының туган якларына кайтуын күрмәячәктер, ә гыйбадәтханәнең торгызылуын күрү турында әйтәсе дә юк (Ирм. 25:11). Андый уйлар Йәзәкилне кайгыга төшерәдер.

2 Нәкъ шул вакытта Йәһвә, яратудан чыгып, Йәзәкилгә нечкәлекләргә бай күренеш күрсәтә. Һичшиксез, бу күренеш шушы тугры хезмәтчегә зур юаныч һәм өмет өстәр! Аның ярдәмендә пәйгамбәр үзенең туган җиренә, бик биек бер тауга күчерелә. Анда ул «кыяфәте бакырга охшаш бер кешене» күрә. Бу фәрештә, аны мәһабәт гыйбадәтханә комплексы буйлап йөртеп, төрле үзенчәлекләрен күрсәтә. (Йәзәкил 40:1—4 укы.) Барысы да өндә булгандай була! Күренеш Йәзәкилнең иманын ныгыта, аны дулкынландырып җибәрә һәм күпмедер дәрәҗәдә хәтта аптырашта калдырадыр. Монда аңа күп нәрсә таныш, шулай да бу гыйбадәтханә Иерусалимда булган гыйбадәтханәдән бик нык аерылып тора.

3 Бу кызыктыргыч күренеш Йәзәкил китабының соңгы тугыз бүлегендә сурәтләнә. Әйдәгез, башта, бу күренешне аңлар өчен, аңа нинди караш белән карарга кирәк икәнлеге турында сөйләшик. Гасырлар узгач, рәсүл Паул да гыйбадәтханә турында җентекләп язган. Ә Йәзәкилнең күренешендә шул ук бөек рухи гыйбадәтханә турында сүз барамы? Моны да карап чыгарбыз. Ахырда без бу күренешнең Йәзәкил өчен һәм бүтән әсирләр өчен нинди мәгънә йөрткән икәнен карап чыгарбыз.

Яңа караш

4. Йәзәкилнең күренешендәге гыйбадәтханә турында әйткәндә, элек без нинди карашта идек һәм хәзер нәрсә аңладык?

4 Элек басмаларыбызда Йәзәкил Йәһвәнең бөек рухи гыйбадәтханәсен күргән дип язылган иде *. Рухи гыйбадәтханәне рәсүл Паул еврейләргә язган хатында сурәтләп биргән. Шуңа күрә, Йәзәкил күренешендәге гыйбадәтханәнең үзенчәлекләрен аңлатыр өчен, Паул аңлатуларын куллану акыллы булып күренгән. Без Йәзәкил күргән гыйбадәтханәнең төрле үзенчәлекләре символик мәгънәгә ия дип уйлый идек. Ләкин өстәмә җентекле тикшерү һәм уйлану ярдәмендә без, Йәзәкил күренешен аңлар өчен, яңа, гадирәк караш кирәк икәнен аңладык.

5, 6. а) Паул изге чатырның үзенчәлекләре турында нәрсә әйткән? Ул ничек басынкылык күрсәткән? ә) Без, Йәзәкилнең гыйбадәтханә турындагы күренешен аңлар өчен, Паул язган фикерне ничек куллана алабыз?

5 Йәзәкил күренешендәге гыйбадәтханәнең һәр үзенчәлегенә символик мәгънә бирү дөрес түгел кебек күренә. Ни өчен? Бер мисалга игътибар итик. Паул, изге чатыр һәм рухи гыйбадәтханә турында язганда, алтын төтәсләвеч, килешү сандыгының капкачы һәм манна салынган алтын савытны искә алган. Ул изге чатырның бу үзенчәлекләре берәр символик мәгънәгә ия дип язганмы? Күргәнебезчә, изге рух аны моңа этәрмәгән. Моның урынына Паул, Аллаһы тарафыннан рухландырылып, мондый фикер язган: «Хәзер моның турында җентекләп сөйләп тору урынлы булмас» (Евр. 9:4, 5). Паул, изге рух җитәкчелегенә буйсынып, басынкылык белән Йәһвәне көткән (Евр. 9:8).

6 Йәзәкилнең гыйбадәтханә турындагы күренешенә дә андый караш кулланырлык. Бу күренеш тә нечкәлекләргә бай. Кирәк булса, Йәһвә барысын аңлатыр; безгә аны басынкылык белән көтәргә генә кирәк. (Микай 7:7 укы.) Бу без Йәзәкил күренешен бөтенләй аңлый алмыйбыз дигәнне аңлатамы? Һич тә юк! Үзенең изге рухы ярдәмендә Йәһвә бу күренешне аңларга булыша.

Йәзәкил бөек рухи гыйбадәтханәне күргәнме?

7, 8. а) Хәзер аңлавыбыз ничек үзгәрде? ә) Йәзәкил күренешендәге гыйбадәтханә Паул язган рухи гыйбадәтханәдән нәрсә белән аерылып тора?

7 Югарыда искә алынганча, күп еллар дәвамында басмаларыбызда Йәзәкил Йәһвәнең бөек рухи гыйбадәтханәне — Паул үзенең Еврейләргә хатында сурәтләгән гыйбадәтханәне — күргән дип язылган булган. Ләкин өстәмә тикшерү ярдәмендә без Йәзәкил бөек рухи гыйбадәтханәне күрмәгән икәнен аңладык. Ни өчен?

8 Беренчедән, Йәзәкил күргән гыйбадәтханә Паулның аңлатуына туры килми. Шуның турында уйланыйк: рәсүл Паул Муса көннәрендәге изге чатыр — бөегрәк нәрсәнең күләгәсе, символы икәнен ап-ачык күрсәткән. Изге чатырда, Сөләйманның һәм Зәрубабылның гыйбадәтханәләрендә кебек, Иң изге урын дип аталган өлеш булган. Паул бу өлеш турында «кеше кулы белән төзелгән» дип әйткән һәм аны «күктәге изге урынның күчермәсе», ягъни прообразы, дип атаган. Паул аңлатуы буенча, Мәсих «күкнең үзенә кергән» (Евр. 9:3, 24). Ә Йәзәкил үз күренешендә күктәге нәрсәләрне күргәнме? Юк. Аның күренешендә күк турында хәтта читләтеп тә әйтелми. (Даниял 7:9, 10, 13, 14 белән чагыштыр.)

9, 10. Корбаннар турында әйткәндә, Йәзәкил күренеше һәм Паул аңлатуы арасында нинди аерма бар?

9 Өстәвенә, корбаннар турында әйткәндә дә, Йәзәкил күренеше һәм Паул аңлатуы арасында аерма бар. Йәзәкил халыкка, башлыкларга һәм руханиларга корбаннарны китерүгә кагылышлы җентекле күрсәтмәләр бирелүен ишеткән. Алар үз гөнаһлары өчен корбаннар һәм татулык корбаннары китерергә тиеш булган. Татулык корбаннарын алар, күрәсең, гыйбадәтханәнең ашханә бүлмәләрендә ашый алган (Йәз. 43:18, 19; 44:11, 15, 27; 45:15—20, 22—25). Бөек рухи гыйбадәтханәдә кат-кат андый корбаннар китереләме?

Йәзәкил күренешендәге гыйбадәтханә бөек рухи гыйбадәтханә түгел

10 Җавабы ап-ачык һәм гади. Паул болай дип аңлаткан: «Мәсих гамәлдәге фатихаларның баш рухание булып килгәч, җирдәге түгел, ә кеше кулы белән салынмаган бөегрәк һәм камилрәк чатыр аркылы үтеп, изге урынга керде. Анда ул кәҗә һәм яшь үгез каны белән түгел, ә бер тапкыр гына үз каны белән кереп, безне мәңгегә коткарды» (Евр. 9:11, 12). Шулай итеп, бөек рухи гыйбадәтханәдә бер генә корбан китерелгән булган. Бу — йолым корбаны, һәм аны бөек баш рухани үзе — Гайсә Мәсих китергән. Шунысы ап-ачык: Йәзәкил күргән гыйбадәтханәдә кат-кат кәҗәләр һәм үгезләр корбаннары китерелгән. Димәк, бу бөек рухи гыйбадәтханә булмаган.

11. Ни өчен Йәзәкил көннәрендә рухи гыйбадәтханәгә кагылышлы хакыйкатьләрне ачар өчен вакыт әле җитмәгән булган?

11 Йәзәкилнең бөек рухи гыйбадәтханәне күрмәгәненә икенче дәлилне карап чыгыйк: аның көннәрендә рухи гыйбадәтханәгә кагылышлы бу хакыйкатьләрне ачар өчен вакыт әле җитмәгән булган. Шуны онытмыйк: Йәзәкил күренеше иң элек Бабылдагы яһүд әсирләре өчен булган. Алар Муса канунына буйсынып яшәгән. Әсирлек беткәч, алар, Иерусалимга кайтып, шул Канун буенча, саф гыйбадәтне торгызыр өчен, гыйбадәтханәне һәм мәзбәхне төзергә һәм шунда корбаннар китерергә тиеш булган. Корбаннар китерү әле алты гасыр дәвам ителәчәк иде. Ә рухи гыйбадәтханәдә баш рухани үз тормышын корбанга китерәчәк иде һәм шуннан бирле корбаннарны китерү гамәлдән чыгарылачак иде. Йәзәкил күренешендә чыннан да рухи гыйбадәтханә күрсәтелгән булса, ул чакта бу күренеш яһүдләргә ничек тәэсир итәр иде? Алар андый күренешне ничек аңлый алыр иде? Аларның Муса канунын үтәргә тәвәккәллеге какшамас идеме? Йәһвә һәрвакыт үз хакыйкатьләрен тик кирәкле вакытта һәм халкы моңа әзер булганда ача.

12—14. Йәзәкилнең гыйбадәтханә турындагы күренеше Паулның рухи гыйбадәтханәне аңлатуы белән ничек бәйле? («Төрле гыйбадәтханәләр арасындагы аерма» дигән рамканы кара.)

12 Алайса, Йәзәкилнең гыйбадәтханә турындагы күренеше Паулның рухи гыйбадәтханәне аңлатуы белән берәр ничек бәйлеме? Паул үз аңлатуын Йәзәкил күренешенә түгел, ә Муса көннәрендәге изге чатырның төзелешенә нигезли. Әйе, Паул искә алган кайбер үзенчәлекләр Сөләйман һәм Зәрубабыл гыйбадәтханәләрендә дә, Йәзәкил күренешендәге гыйбадәтханәдә дә булган. Шулай да Йәзәкил һәм Паул үз язмаларында төрле нәрсәләргә игътибар итә *. Аларның язмаларындагы фикерләр кабатланмый, ә бер-берсен тулыландыра. Ничек итеп?

13 Шушы ике өзек арасында мондый бәйләнеш бар дип әйтеп була: Паул — Йәһвә саф гыйбадәт өчен күргән чара турында, ә Йәзәкил Йәһвә саф гыйбадәт өчен урнаштырган нормалар турында сөйли. Саф гыйбадәт өчен бирелгән чараны аңлатыр өчен, Паул рухи гыйбадәтханәнең баш рухани, корбаннар, мәзбәх һәм Иң изге урын кебек үзенчәлекләренең мәгънәсен ачыклый. Ә Йәһвәнең саф гыйбадәт өчен урнаштырылган нормаларына басым ясар өчен, Йәзәкилнең күренешендә җентекле сурәтләр бирелә. Алар ярдәмендә без бөтен акылыбыз һәм күңелебез белән Йәһвәнең нормаларына төшенә алабыз.

14 Бу күренешне яхшырак аңлагач, ул безгә әллә ни кагылмый дип әйтеп буламы? Һич тә юк. Бу күренешнең безгә китерә алган файдасын күрер өчен, әйдәгез, башта аның Йәзәкил көннәрендәге һәм аннан соң яшәгән тугры яһүдләргә нинди файда китергәнен белик.

Күренеш һәм яһүд әсирләре

15. а) Йәзәкил күренешенең төп хәбәре нинди булган? ә) Йәзәкил китабының 8 нче һәм 40—48 нче бүлекләрендә нинди капма-каршы хәл турында язылган?

15 Күренешнең яһүд әсирләренә ничек кагылганын аңлар өчен, берничә сорауга җавап табыйк. Беренчедән, бу күренешнең төп хәбәре нинди булган? Кыска гына әйткәндә, аның төп хәбәре шул: саф гыйбадәт торгызылачак! Йәзәкил моны ап-ачык аңлый. Йәзәкил үз китабының 8 нче бүлегендә Иерусалимдагы гыйбадәтханәнең аяныч хәлен сурәтләгән булган. Ә хәзер 40—48 нче бүлекләрдә Йәзәкил капма-каршы хәл турында язарга шат. Бу өзектә инде саф гыйбадәтнең нәҗесләнгәне турында әйтелми, ә саф гыйбадәт Муса кануны буенча нинди булырга тиеш, нәкъ шундый итеп — үрнәкле итеп күрсәтелә.

16. Йәзәкил күренеше бер гасыр элегрәк язылган Ишагыя пәйгамбәрлеген ничек раслый?

16 Гыйбадәт тиешле хәлгә кайтарылсын өчен, ул югары күтәрелергә тиеш булган. Бер гасыр элегрәк Ишагыя пәйгамбәр болай дип язган: «Соңгы көннәрдә Йәһвә йортының тавы тау башларыннан югарырак урнашыр. Ул калкулыклардан өстен күтәрелер» (Ишаг. 2:2). Ишагыя саф гыйбадәтнең торгызылачагын һәм югары күтәреләчәген, әйтерсең лә иң биек тауга урнаштырылачагын, алдан күргән. Ә Йәзәкил күренешендә Йәһвә йорты кайда булган? «Бик биек тауда»! (Йәз. 40:2) Шулай итеп Йәзәкилнең күренеше саф гыйбадәтнең торгызылачагын раслаган.

Йәзәкил күренешендәге гыйбадәтханә биектә урнашкан булган (16 нчы абзацны кара)

17. Йәзәкил китабының 40—48 нче бүлекләрендә нәрсә язылганын кыскача сөйләп бирегез.

17 Йәзәкил китабының 40—48 нче бүлекләрендә язылган гыйбадәтханә турындагы күренешне кыскача карап чыгыйк. Башта Йәзәкил фәрештәнең капкаларны, стенаны, ишегалларын һәм гыйбадәтханә бинасын үлчәгәнен күрә (Йәз. 40—42). Шуннан соң дулкынландыргыч вакыйга була: гыйбадәтханәгә Йәһвә үзе килә! Йәһвә үзенең үҗәт халкын, руханиларны һәм башлыкларны төзәтә һәм аларга күрсәтмәләр бирә (Йәз. 43:1—12; 44:10—31; 45:9—12). Йәзәкил гыйбадәтханәдән чыгып Үле диңгезгә агучы, тормыш һәм фатихалар китерүче елганы күрә (Йәз. 47:1—12). Ул шулай ук җирнең төгәл зурлыктагы өлешләргә бүленгәнен һәм аның үзәге янындарак гыйбадәтханәнең торганын күрә (Йәз. 45:1—8; 47:13—48:35). Моның барысы нәрсәне күрсәткән? Әйе, Йәһвә үз халкын саф гыйбадәтнең торгызылачагына һәм югары күтәреләчәгенә ышандырган. Йәһвә үзе гыйбадәтханәдә булачак; ул, бу гыйбадәтханә аша фатихалар китереп, торгызылган җирне савыктырачак, аңа тормыш һәм тынычлык бирәчәк.

Йәзәкил күргән гыйбадәтханә Йәһвәнең саф гыйбадәтне ничек торгызачагын күрсәткән (17 нче абзацны кара)

18. Йәзәкил күренешен туры мәгънәдә аңларга кирәк булганмы? Аңлатыгыз.

18 Икенчедән, бу күренешне туры мәгънәдә аңларга кирәк булганмы? Юк. Йәзәкил һәм аның әсирдәшләре өчен бу күренешне туры мәгънәдә аңларга кирәкмәгәне ап-ачык булгандыр. Ни өчен алай дип әйтеп була? Әйткәнебезчә, Йәзәкил бу гыйбадәтханәне «бик биек тауда» күргән. Бу Ишагыя пәйгамбәрлегенә туры килсә дә, чынбарлыктагы гыйбадәтханә андый урында тормаган. Сөләйман гыйбадәтханәсе Мориа тавында, Иерусалимда урнашкан булган һәм соңрак шул ук җирдә яңадан торгызылган да. Әмма Мориа тавын «бик биек тау» дип атап буламы? Юк, аның тирәли шул ук биеклектәге һәм хәтта биегрәк таулар булган. Моннан тыш, Йәзәкил күргән гыйбадәтханә территориясе гаять зур булган. Стеналарының периметры шулкадәр зур булган ки, ул хәтта Мориа тавының башына сыя алмас иде дә. Ул хәтта Сөләйман көннәрендәге Иерусалим чикләренә дә сыймас иде! Әсирләр шулай ук гыйбадәтханә бинасыннан ниндидер букваль елга агып чыгар да Үле диңгезнең җансыз суларын савыктырыр дип уйламаган. Өстәвенә, Вәгъдә ителгән җирнең таулы территориясен, күренештә күрсәтелгәнчә, туры, параллель өлешләргә бүлеп булмас иде. Әйе, бу күренешне туры мәгънәдә аңлап булмый.

19—21. Йәзәкил күренеше халыкка ничек тәэсир итәргә тиеш булган һәм ни өчен?

19 Өченчедән, күренеш халыкка ничек тәэсир итәргә тиеш булган? Йәһвәнең саф гыйбадәткә кагылышлы югары нормалары турында уйланганда, халыкка оят булып китәргә тиеш булган. Йәһвә Йәзәкилгә Исраил халкына «гыйбадәтханәне сурәтләп бирергә» кушкан. Аның җентекле итеп сурәтләве буенча алар, асылда, «гыйбадәтханәнең төзелеш планын өйрәнә» алган. Нигә халыкка шушы гыйбадәтханә турында уйланырга кирәк булган? Күргәнебезчә, аны төзер өчен түгел, ә, Йәһвә әйткәнчә, «алар үз гөнаһлары аркасында оятка калсын өчен». (Йәзәкил 43:10—12 укы.)

20 Ни өчен бу күренеш, эчкерсез кешеләрнең вөҗданына тәэсир итеп, аларда оят хисен тудырырга тиеш булган? Йәзәкилгә нәрсә әйтелгәненә игътибар итик: «Адәм улы, мин сиңа Йәһвә гыйбадәтханәсенең күрсәтмәләре белән кануннары турында әйткән бар сүзләремә игътибар ит, карап тор һәм игътибар белән тыңла» (Йәз. 44:5). Йәзәкил кат-кат күрсәтмәләр белән кануннар турында ишеткән (Йәз. 43:11, 12; 44:24; 46:14). Йәзәкилгә шулай ук Йәһвәнең нормалары, шул исәптән озынлык һәм авырлык үлчәү берәмлекләренең стандартлары турында еш әйтелгән булган (Йәз. 40:5; 45:10—12; Гыйбрәтле сүзләр 16:11 белән чагыштыр). Бу күренештә генә Йәзәкил 50 дән артык тапкыр «үлчәү» һәм «зурлык» дип тәрҗемә ителгән сүзләрне кулланган!

21 Зурлык, үлчәү, кануннар, күрсәтмәләр... Йәһвәнең үз халкына нәрсә әйтәсе килгән? Күрәсең, ул тәэсирле тел белән мондый мөһим хакыйкатьне исләренә төшерергә теләгән: Йәһвә генә саф гыйбадәткә кагылышлы нормаларны урнаштыра ала. Бу нормалардан ерак киткән кешеләргә оят булып китәргә тиеш булган! Ничек итеп бу күренеш яһүдләр өчен сабак булып торган? Киләсе бүлектә без кайбер мисалларны карап чыгарбыз. Бу безгә шушы күренешнең үзебез өчен нинди мәгънәгә ия булганын аңларга булышыр.

Ни өчен гыйбадәтханә турындагы күренеш эчкерсез кешеләрдә оят хисен тудырырга тиеш булган? (19—21 нче абзацларны кара)

^ 4 абз. Рухи гыйбадәтханә — Гайсә Мәсихнең йолым корбанына нигезләнгән, Йәһвә саф гыйбадәт өчен күргән чара. Ул б. э. 29 елында барлыкка килгән.

^ 12 абз. Мисал өчен, Паул баш рухани турында һәм аның Йолу көнендә башкарган роле турында язган (Евр. 2:17; 3:1; 4:14—16; 5:1—10; 7:1—17, 26—28; 8:1—6; 9:6—28). Йәзәкилнең күренешендә исә баш рухани да, Йолу көне дә искә алынмый.