Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

14 НЧЕ БҮЛЕК

«Менә гыйбадәтханә турындагы канун»

«Менә гыйбадәтханә турындагы канун»

ЙӘЗӘКИЛ 43:12

ТЕМА: Гыйбадәтханә турындагы күренеш. Борынгы яһүдләр һәм безнең өчен сабаклар

1, 2. а) Үткән бүлектән без Йәзәкилнең күренеше турында нәрсә белдек? ә) Бу бүлектә без нинди ике сорауны карап чыгарбыз?

ҮТКӘН бүлектән белгәнебезчә, Йәзәкил үз күренешендә гасырлар узгач рәсүл Паул сурәтләгән бөек рухи гыйбадәтханәне күрмәгән. Без шулай ук бу күренешнең максаты — саф гыйбадәткә кагылышлы нормаларның мөһимлеген күрсәтү икәнен белдек. Кешеләр, шушы нормалар буенча яшәсә генә, яңадан Йәһвә белән дус була алыр иде. Менә ни өчен Йәһвә бу мөһим фикерне бер генә шигырьдә ике тапкыр әйтеп ассызыклаган: «Менә гыйбадәтханә турындагы канун». (Йәзәкил 43:12 укы.)

2 Хәзер тагын ике сорауга җавап табыйк. Беренчесе: Йәзәкил көннәрендәге яһүдләр бу күренештән Йәһвәнең саф гыйбадәткә кагылышлы нормаларына бәйле нинди сабаклар алган? Бу сорауга җавап икенчесенә җавап табарга булышыр: бу күренеш безгә, соңгы көннәрдә яшәүчеләргә, ничек кагыла?

Күренеш борынгы яһүдләрне нәрсәгә өйрәткән?

3. Ни өчен күренештәге гыйбадәтханәнең биек тауда торганы аркасында халыкка оят булып киткән?

3 Беренче сорауга җавап бирер алдыннан, гыйбадәтханәнең кайбер гаҗәеп үзенчәлекләрен карап чыгыйк. Биек тау. Кешеләр Йәзәкил күренешен Ишагыянең торгызу турындагы юанычлы пәйгамбәрлеге белән бәйләгәндер (Ишаг. 2:2). Әмма Йәһвә йортының шундый биек тауда торганы аларны нәрсәгә өйрәткән? Саф гыйбадәт күтәрелергә, югары һәм бар нәрсәдән өстен булырга тиеш. Әлбәттә, саф гыйбадәт болай да югары, чөнки аны «барлык башка илаһлардан күпкә югары» торучы Аллаһы урнаштырган (Зәб. 97:9). Әмма халык моңа үз өлешен кертмәгән. Гасырлар буе алар саф гыйбадәтнең түбән төшүенә һәм нәҗесләнүенә юл куйган. Шуңа күрә бу күренештә Аллаһының изге йортының югары, тиешле урында торуы эчкерсез күңелле яһүдләрне оятка калдыргандыр.

4, 5. Йәзәкилнең тыңлаучылары, гыйбадәтханәнең биек капкалары турында ишетеп, нинди сабак ала алган?

4 Биек капкалар. Күренеш башында Йәзәкил фәрештәнең капкаларны үлчәгәнен күргән. Бу корылмаларның биеклеге якынча 30 метр булган! (Йәз. 40:14) Шушы капкаларның эчендә сакчылар бүлмәләре урнашкан булган. Моның барысы нәрсәне аңлаткан? Йәһвә Йәзәкилгә: «Гыйбадәтханәнең керү урыннарына... бик зур игътибар бир»,— дип әйткән. Ни өчен? Чөнки Аллаһының изге йортына «йөрәкләре сөннәтләнмәгән һәм үзләре дә сөннәтләнмәгән» кешеләрне алып килгәннәр. Нәтиҗәдә, Йәһвә: «Алар минем гыйбадәтханәмне нәҗесли»,— дигән (Йәз. 44:5, 7).

5 Сөннәтләнмәгән кешеләр Аллаһының әле Ибраһим көннәрендә бирелгән әмерен бозган (Ярат. 17:9, 10; Лев. 12:1—3). Ә «йөрәкләре сөннәтләнмәгәннәр» тагы да начаррак хәлдә булган. Алар үҗәт, фетнәчел һәм Йәһвәнең күрсәтмәләренә, җитәкчелегенә буйсынмаучан булган. Андый кешеләргә Йәһвәнең изге гыйбадәтханәсенә керергә ярамаган! Йәһвә икейөзлелекне күрәлмый, ә аның халкы аркасында гыйбадәт кылу урынында икейөзлелек хөкем сөргән. Күренештәге капкалар һәм сакчылар бүлмәләре шуны ап-ачык күрсәткән: Йәһвә андый хурлауга түзеп тормас! Аллаһы йортына керер өчен таләпләр югары булып калырга тиеш. Шулчакта гына Йәһвә үз халкының гыйбадәтен фатихалаячак.

6, 7. а) Гыйбадәтханә территориясе тирәли булган стена ярдәмендә Йәһвә үз халкына нинди хәбәр җиткерергә теләгән? ә) Үткәндә Йәһвәнең халкы гыйбадәтханә белән ничек мөгамәлә иткән? (Искәрмәне кара.)

6 Тышкы стена. Күренештәге гыйбадәтханәнең тагын бер гаҗәеп үзенчәлеге — бөтен территория тирәли төзелгән стена. Йәзәкил әйткәнчә, стенаның һәрбер ягы 500 үлчәү таягы, ягъни 1 555 м озынлыкта булган (Йәз. 42:15—20). Әмма гыйбадәтханә биналары һәм ишегаллары тәшкил иткән шакмакның бер ягы нибары 500 терсәк, ягъни 259 м озынлыкта булган (Йәз. 45:2). Шулай итеп гыйбадәтханә һәм тышкы стена арасында зур ара булган *. Ни өчен?

7 Йәһвә болай дигән: «Алар миңа хыянәт итүдән туктасыннар һәм үз патшаларының мәетләрен миннән алып куйсыннар, һәм мин алар арасында мәңге яшәрмен» (Йәз. 43:9). «Патшаларының мәетләре», күрәсең, потларын аңлаткан. Йәһвә, Йәзәкилгә күренештә шушы зур араны күрсәтеп, асылда, болайрак дигән: «Бөтен нәҗес нәрсәләрегез ерак булсын. Аларны якын да китермәгез». Халык үз гыйбадәтләрен саф килеш сакласа, Йәһвә, алар арасында булып, аларны фатихалар иде.

8, 9. Йәһвәнең җаваплы ир-атларга бирелгән җитди киңәшеннән халык нәрсәгә өйрәнә алган?

8 Җаваплы ир-атларга бирелгән җитди киңәш. Йәһвә җаваплы вазифаларга ия ир-атларга, яратудан чыгып, туры киңәшләр биргән. Мәсәлән, потка табыну үрчегәндә, Аллаһы үзеннән читләшкән левилеләрне төзәткән. Ә Садыйк улларын мактап, ул болай дигән: «Исраил халкы миннән читләшкәндә... [алар] изге урынымда үз вазифаларын үтәде». Аллаһы һәрбер төркем белән, эшләренә карап, үз гаделлеге һәм шәфкатьлелеге буенча эш иткән (Йәз. 44:10, 12—16). Ул шулай ук Исраил башлыкларын да төзәткән (Йәз. 45:9).

9 Шулай итеп Йәһвә шуны ап-ачык күрсәткән: хакимлеккә ия ир-атлар һәм күзәтчеләр үз вазифаларын үтәүдә Йәһвә алдында җаваплы булган. Алар да киңәшкә һәм төзәтүгә мохтаҗ булган. Бу ир-атлар беренче булып Йәһвәнең нормалары буенча яшәргә тиеш булган!

10, 11. Әсирлектән кайткан кайбер яһүдләрнең Йәзәкил күренешеннән сабаклар алганы нәрсәдән күренә?

10 Әсирлектән кайткан яһүдләр Йәзәкил күренешеннән берәр нәрсәгә өйрәнгәнме? Без ул вакытта яшәгән тугры ир-атлар белән хатын-кызларның шушы искиткеч күренеш турында нәрсә уйлаганнарын белмибез. Шулай да Аллаһы Сүзендә аларның нәрсә эшләгәннәре һәм саф гыйбадәткә ничек карый башлаганнары турында күп әйтелә. Яһүдләр Йәзәкил күренешендәге принципларны кулланганмы? Әйе, Бабылдагы сөргенгә кадәр яшәгән фетнәчел ата-бабаларыннан аермалы буларак, күпмедер дәрәҗәдә кулланган.

11 Һәггәй белән Зәкәрия пәйгамбәрләр, рухани һәм күчереп язучы Езра, шулай ук идарәче Никами, халыкны Йәзәкил күренешендәге кебек принципларга өйрәтер өчен, күп тырышлыклар куйган (Езра 5:1, 2). Алар, саф гыйбадәт югары торырга һәм материаль байлык белән шәхси омтылышлардан өстен булырга тиеш, дип өйрәткән (Һәг. 1:3, 4). Алар шулай ук халыкны саф гыйбадәткә кагылышлы нормаларга карата хөрмәт күрсәтергә катгый өндәгән. Мәсәлән, Езра белән Никами ир-атлардан чит ил хатыннары белән аерылышырга таләп иткән. (Езра 10:10, 11 укы; Ник. 13:23—27, 30.) Сөргеннән соң халык, күрәсең, потка табынуга җирәнеп карый башлаган. Бу гөнаһ алар өчен гасырлар буе тозак булып торган бит. Ә руханилар һәм башлыклар, ягъни мирзалар, турында нәрсә әйтеп була? Йәзәкил күренешеннән күренгәнчә, аларга да Йәһвәдән киңәшләр һәм төзәтү бирелгән (Ник. 13:22, 28). Күпләр, басынкылык күрсәтеп, бу киңәшләргә колак салган (Езра 10:7—9, 12—14; Ник. 9:1—3, 38).

Никами, халык белән бергә эшләп, аларны саф гыйбадәткә кагылышлы нормаларга өйрәткән (11 нче абзацны кара)

12. Йәһвә әсирлектән кайткан яһүдләрне ничек фатихалаган?

12 Йәһвә исә, үз чиратында, үз халкын фатихалаган. Халык рухи байлыкка, яхшы сәламәтлеккә ия булып киткән, аларның җирләрендә тәртип урнашкан. Андый хәл инде күптән булмаган (Езра 6:19—22; Ник. 8:9—12; 12:27—30, 43). Халык, ахыр чиктә Йәһвәнең саф гыйбадәткә кагылышлы тәкъва нормалары буенча яши башлаганга, бар бу фатихаларны татыган. Күп кенә эчкерсез кешеләр шушы күренештән үзләре өчен сабак алган. Шулай итеп, Йәзәкилнең гыйбадәтханә турындагы күренеше әсирләргә ике яктан файда китергән: 1) саф гыйбадәткә кагылышлы нормаларга өйрәтеп, бу нормаларны ничек үтәргә икәнен күрсәткән; 2) киләчәкне ачып, өмет биргән: саф гыйбадәт торгызылачак һәм Йәһвә бу гыйбадәттә катнашкан кешеләрне фатихалаячак. Әмма бүген безне бүтән сорау кызыксындыра: бу күренеш безгә ничек тә булса кагыламы?

Йәзәкил күренеше безне нәрсәгә өйрәтә?

13, 14. а) Йәзәкил күренешенең безгә кагылганын без кайдан беләбез? ә) Бу күренеш бүген безгә нинди ике яктан файда китерә? («Төрле гыйбадәтханәләр арасындагы аерма» дигән 13А рамкасын да кара.)

13 Йәзәкил күренешенең безгә чыннан да кагылганын без кайдан беләбез? Хәтерләгәнебезчә, Йәзәкил күренешендә гыйбадәтханә «бик биек тауда» урнашкан булган. Ишагыя пәйгамбәрлегендә дә «Йәһвә йортының тавы тау башларыннан югарырак урнашыр» диелгән. Ишагыя әйтүе буенча, аның пәйгамбәрлеге «соңгы көннәрдә» үтәләчәк (Йәз. 40:2; Ишаг. 2:2—4; Микай 4:1—4 не дә кара). Бу пәйгамбәрлекләр соңгы көннәрдә, аеруча 1919 елдан бирле үтәлә. Ул елны саф гыйбадәт торгызылган, югары күтәрелгән, әйтерсең лә биек тауга урнаштырылган *.

14 Һичшиксез, Йәзәкилнең күренеше бүген дә саф гыйбадәткә кагыла. Ул борынгы вакытта яһүд әсирләренә файда китергән кебек, бүген дә безгә ике яктан файда китерә: 1) Йәһвәнең саф гыйбадәткә кагылышлы нормаларын үтәргә өйрәтә; 2) саф гыйбадәтнең торгызылачагына һәм Йәһвәнең фатихалар бирәчәгенә ышандыра.

Гыйбадәтебезгә кагылышлы нормалар

15. Йәзәкил күренешеннән үзебез өчен сабаклар алганда, нәрсәне истә тотарга кирәк?

15 Хәзер, әйдәгез, Йәзәкил күренешендәге кайбер үзенчәлекләргә игътибар итик. Күз алдына китерегез, без Йәзәкил күренешендә аның белән бергә гыйбадәтханә буйлап йөрибез. Онытмагыз: күренештә без бөек рухи гыйбадәтханәне күзәтмибез, ә бары тик гыйбадәтебезгә кагылышлы сабаклар турында уйланабыз. Бу күренештән нинди сабаклар алып була?

16. Йәзәкил күренешендәге үлчәмнәрдән без нәрсәгә өйрәнә алабыз? (Бүлек башындагы рәсемне кара.)

16 Ни өчен бар бу үлчәмнәр кирәк булган? Күренештә кыяфәте бакырга охшаш фәрештә гыйбадәтханәне, шул исәптән стеналарны, капкаларны, сакчылар бүлмәләрен, ишегалларын һәм мәзбәхне үлчи. Бар бу нечкәлекләргә зур игътибар бирелгәне безне гаҗәпләндерергә мөмкин (Йәз. 40:1—42:20; 43:13, 14). Шулай да моның безне нәрсәгә өйрәткәне турында уйланыйк. Бу үлчәмнәр ярдәмендә, Йәһвә үз нормаларының мөһимлегенә басым ясый. Аларны кешеләр түгел, ә Йәһвә үзе урнаштырган. Кайберәүләр Аллаһыга ничек теләсәң, шулай табынып була диләр. Әмма алар ялгыша. Моннан тыш, гыйбадәтханәнең һәрбер өлешен үлчәү Йәһвәнең саф гыйбадәтне һичшиксез торгызачагын күрсәтә. Бу үлчәмнәр төгәл булган кебек, Аллаһы вәгъдәләре дә төгәл үтәләчәк. Шулай итеп Йәһвә безне Йәзәкил аша соңгы көннәрдә саф гыйбадәтнең тәгаен торгызылачагына ышандырган!

Гыйбадәтханәдәге төгәл үлчәмнәрдән сез нәрсәгә өйрәнәсез? (16 нчы абзацны кара)

17. Гыйбадәтханәнең тышкы стенасы безнең өчен нинди кисәтү булып тора?

17 Тышкы стена. Инде әйткәнебезчә, Йәзәкил бөтен гыйбадәтханә территориясе тирәли стена күргән. Бу үзенчәлек Аллаһы халкы дини нәҗеслекне саф гыйбадәткә якын китермәскә һәм Аллаһы йортын нәҗесләмәскә тиеш икәнен яхшы күрсәткән. (Йәзәкил 43:7—9 укы.) Без дә бу кисәтүне онытмыйк! Аллаһы халкы күп гасырлык Бөек Бабыл әсирлегеннән азат ителгәч, 1919 елда Мәсих ышанычлы һәм акыллы хезмәтчене билгеләгән. Аеруча шул вакыттан башлап Аллаһы халкы, ялган тәгълиматлардан, гореф-гадәтләрдән, потка табынудан һәм мәҗүсилектән арыныр өчен, күп көч куйган. Саф гыйбадәткә рухи нәҗеслекне катыштырмас өчен, безгә бик игътибарлы булырга кирәк. Без шулай ук Патшалык Залларыбызда дөньяви эш белән шөгыльләнмибез һәм шулай итеп дөньяви мәсьәләләрне гыйбадәтебезгә катыштырмыйбыз (Марк 11:15, 16).

18, 19. а) Гыйбадәтханәнең биек капкаларыннан без нәрсәгә өйрәнә алабыз? ә) Берәрсе Йәһвәнең югары нормаларын түбәнәйтергә теләгәндә, без моңа ничек карарга тиеш? Мисал китерегез.

18 Биек капкалар. Йәзәкил күргән биек капкалар турында уйланганда, без нәрсәгә өйрәнә алабыз? Һичшиксез, бу үзенчәлек яһүдләргә Йәһвәнең югары әхлакый нормаларын исләренә төшергән. Ә безнең турында нәрсә әйтеп була? Бүген без Йәһвәнең бөек рухи гыйбадәтханәсендә табынабыз. Әллә бүген риясыз һәм тәкъва тормыш алып бару тагы да мөһимрәк түгелме? (Рим. 12:9; 1 Пет. 1:14, 15) Шушы соңгы көннәрдә Йәһвә үз халкына югары әхлакый нормалар буенча эш итәргә ярдәм итә *. Мәсәлән, гөнаһ кылып тәүбә итмәгән кешеләрне җыелыштан чыгаралар (1 Көр. 5:11—13). Моннан тыш, капкалардагы сакчылар бүлмәләре шуны исебезгә төшерә: кеше, Йәһвәнең хуплавын алмаса, рухи гыйбадәтханәгә керә алмый. Әйтик, берәр кеше, Патшалык Залына йөрсә дә, ике төрле тормыш алып бара, ди. Ул, үз тормышын Аллаһы таләпләренә туры китермәсә, Йәһвә хуплавына ирешә алмас (Ягък. 4:8). Чыннан да, шушы бозык, әхлаксыз дөньяда яшәсәк тә, саф гыйбадәт саф булып кала!

19 Изге Язмаларда алдан әйтелгәнчә, ахыр җиткәнче, бу дөнья тагы да бозылачак. Анда болай дип язылган: «Явызлар һәм алдакчылар, башкаларны да юлдан яздырып һәм үзләре дә юлдан язып, начарланганнан начарлана барачаклар» (2 Тим. 3:13). Бүген тагы да күбрәк кеше Йәһвәнең югары нормаларын артык катгый, искергән я дөрес түгел дип саный. Без андый алдауга ышанырбызмы? Мәсәлән, берәрсе Аллаһының гомосексуализмга карата нормалары дөрес түгел дисә, сез аның белән ризалашырсызмы? Я Йәһвә Аллаһының карашын уртаклашырсызмы? Аның Сүзендә андый кешеләр «оятсыз эшләр кыла» дип ап-ачык әйтелә. Аллаһы безне әхлаксыз тәртипне хуплаудан кисәтә (Рим. 1:24—27, 32). Андый басымга очраганда, Йәзәкил күренешендәге гыйбадәтханәнең биек капкаларын исегезгә төшерегез һәм шуның турында уйланыгыз: шушы бозык дөнья нинди генә басым ясаса да, Йәһвә үзенең тәкъва нормаларын түбәнәйтми. Без күктәге Атабызның карашын уртаклашабызмы һәм тәкъвалык нормаларын яклыйбызмы?

Саф гыйбадәттә катнашканда, без «мактау корбаны» китерәбез

20. «Бихисап күп кеше» Йәзәкил күренешеннән нинди дәртләндергеч фикерләр таба?

20 Ишегаллары. Гыйбадәтханәнең киң тышкы ишегалдын күргәч, Йәзәкил бик күп шатлыклы кешенең, анда җыелып, Йәһвәгә гыйбадәт кылганын күз алдына китергәндер. Бүген мәсихчеләр күпкә бөегрәк гыйбадәтханәдә табына. Бу рухи гыйбадәтханәнең тышкы ишегалдында хезмәт итүче «бихисап күп кеше» Йәзәкил күренешеннән күп дәртләндергеч фикерләр таба (Ачыл. 7:9, 10, 14, 15). Йәзәкил ишегалларында ашханә бүлмәләре күргән. Анда кешеләр үзләре китергән татулык корбаннарын ашый алган (Йәз. 40:17). Алар Йәһвә Аллаһы белән бергә ашый алган дип әйтеп була! Бу аларның Йәһвә белән тату мөнәсәбәттә булганнарын күрсәткән. Бүген мәсихчеләр, яһүдләрдән аермалы буларак, Муса кануны буенча таләп ителгән корбаннар китерми. Саф гыйбадәттә катнашканда, без «мактау корбаны» китерәбез: очрашуларда комментарийлар биреп һәм вәгазьдә катнашып, иманыбызны белдерәбез (Евр. 13:15). Без шулай ук Йәһвә өстәленнән рухи ризык белән тукланабыз. Хисләребез Корах улларының мәдхиясендә бик яхшы белдерелгән: «Синең ишегалларыңда бер көн булу башка җирдә үткәргән мең көннән дә яхшырак!» (Зәб. 84:10).

21. Майланган мәсихчеләр Йәзәкил күренешендәге руханилардан нәрсәгә өйрәнә ала?

21 Руханилар. Йәзәкил руханилар белән левилеләрнең эчке ишегалдына капкалар аша гына, башкаларның да тышкы ишегалдына капкалар аша гына керә алганнарын күргән. Бу капкалар бер-берсенә охшаш булган. Бу руханиларга алар да саф гыйбадәткә кагылышлы нормаларны үтәргә тиеш икәнен исләренә төшергән. Ә бүгенге вакыт турында нәрсә әйтеп була? Аллаһы хезмәтчеләре арасында нәселдән нәселгә руханилар булып хезмәт итүче кешеләр юк, ләкин Изге Язмаларда майланган мәсихчеләр «сайланган нәсел, патша-руханилар» дип атала (1 Пет. 2:9). Борынгы Исраилдә руханилар аерым ишегалдында хезмәт иткән. Бүген майланган мәсихчеләр үз хезмәттәшләреннән букваль мәгънәдә аерым хезмәт итми, ләкин алар, Йәһвәнең уллыкка алынган балалары буларак, аның белән махсус мөнәсәбәтләргә ия (Гәл. 4:4—6). Алар да Йәзәкил күренешеннән үзләре өчен файдалы фикерләр таба ала. Майланганнар, мәсәлән, шуны аңлый ала: алар да, руханилар кебек үк, киңәшкә һәм төзәтүгә мохтаҗ. Бар мәсихчеләргә дә «бер көтү» булуыбызны һәм безне «бер көтүче» көтә икәнен истә тотарга кирәк. (Яхъя 10:16 укы.)

22, 23. а) Мәсихче өлкәннәр Йәзәкил күренешендәге башлыктан нәрсәгә өйрәнә ала? ә) Киләчәктә нәрсә булырга мөмкин?

22 Башлык. Йәзәкил күренешендәге башлык — дәрәҗәле кеше. Ул руханилар нәселеннән булмаган һәм, гыйбадәтханәдә булганда, аларның җитәкчелегенә буйсынган. Ләкин халык өчен ул күзәтче булган һәм аларга корбаннар китерергә булышкан (Йәз. 44:2, 3; 45:16, 17; 46:2). Шуңа күрә ул мәсихче җыелыштагы җаваплы ир-атлар өчен үрнәк булып тора. Мәсихче өлкәннәр, шул исәптән күчеп йөрүче күзәтчеләр дә, майланган ышанычлы хезмәтчегә буйсынырга тиеш (Евр. 13:17). Өлкәннәр, Аллаһы халкына мәсихче очрашуларда һәм вәгазьдә мактау корбаны китерергә булышыр өчен, күп тырышлык куя (Эфес. 4:11, 12). Өлкәннәр шулай ук Йәһвәнең Исраил башлыкларын хакимлекне дөрес кулланмаганнары өчен хөкем иткәненә игътибар итә ала (Йәз. 45:9). Алар үзләренең дә киңәшкә һәм төзәтүгә мохтаҗ булуларын аңлый һәм Йәһвәнең үзләренә шулай итеп яхшырак көтүчеләр һәм күзәтчеләр булырга ярдәм итүенә шат. (1 Петер 5:1—3 укы.)

23 Киләчәктә оҗмахта Йәһвә яхшы һәм кайгыртучан күзәтчеләрне бирүен дәвам итәчәк. Инде бүген өлкәннәр, яңа дөньяга әзерләнеп, ярдәмчел һәм яхшы көтүчеләр булырга өйрәнә (Зәб. 45:16). Әйе, андый ир-атлар оҗмахта чыннан да зур фатиха булачак! Без Йәзәкил күренешен, торгызылу турындагы башка пәйгамбәрлекләрне сыман, Йәһвә билгеләгән вакытта тагы да ачыграк аңлый башларга мөмкин. Бәлкем, аның кайбер үзенчәлекләре киләчәктә генә үтәлердер һәм без бу күренештән яңа сабаклар алырбыздыр. Күз күрер.

Гыйбадәтебез турында әйткәндә, биек капкалар һәм ишегаллары безне нәрсәгә өйрәтә? (18—21 нче абзацларны кара)

Саф гыйбадәткә кагылышлы фатихалар

24, 25. Йәзәкил күренеше Йәһвәнең саф гыйбадәт кылучылар өчен әзерләгән фатихаларын ничек сурәтли?

24 Ахырда Йәзәкил күренешендәге бер искиткеч вакыйганы искә төшерик. Күренештә Йәһвә гыйбадәтханәгә керә һәм халыкка, алар саф гыйбадәткә кагылышлы нормаларны үтәсәләр, үзләре белән калырга вәгъдә итә (Йәз. 43:4—9). Йәһвәнең гыйбадәтханәдә булуы халыкка һәм яшәгән җирләренә ничек тәэсир итә?

25 Күренештә ике пәйгамбәрлек образы ярдәмендә Аллаһы фатихалары сурәтләнә: 1) җиргә тормыш һәм уңыш китереп, гыйбадәтханә бинасыннан елга агып чыга; 2) җир төгәл өлешләргә бүленә, ә җир уртасында гыйбадәтханә тора. Безгә бу ничек кагыла? Без яшәгән вакытта Йәһвә рухи гыйбадәтханәгә — күпкә бөегрәк гыйбадәт кылу төзелешенә кергән, аны чистарткан һәм хуплаган (Мал. 3:1—4). Бу ике пәйгамбәрлек образы шушы басманың 19—21 нче бүлекләрендә каралыр.

^ 6 абз. Шул зур ара ярдәмендә Йәһвә үткәндәге хәлгә капма-каршы хәлне күрсәткән. Йәһвә үз халкының үткәндә гыйбадәтханә белән ничек мөгамәлә иткәне турында болай дигән: «Алар үз бусагаларын минем бусагам янына куеп, үз ишек яңакларын минем ишек яңагым янына куеп һәм минем белән үзләре арасында бер стена гына калдырып, изге исемемне нәҗесләде. Алар аны җирәнгеч эшләр кылып нәҗесләде» (Йәз. 43:8). Борынгы Иерусалимда Йәһвәнең гыйбадәтханәсен халык йортларыннан бер стена гына аерып торган. Йәһвәнең тәкъва нормаларыннан читләшеп, халык үз нәҗеслеген һәм потларын нәкъ Йәһвә йорты янына куйган. Йәһвә моңа түзә алмаган!

^ 13 абз. Йәзәкилнең күренеше соңгы көннәрдәге торгызылуга кагылышлы башка пәйгамбәрлекләр белән дә бәйле. Мәсәлән, Йәзәкил 43:1—9 ны Малахи 3:1—5 белән һәм Йәзәкил 47:1—12 не Йәил 3:18 белән чагыштырыгыз.

^ 18 абз. Рухи гыйбадәтханә б. э. 29 елында, Гайсә суга чумдырылгач һәм бөек баш рухани булып хезмәт итә башлагач, барлыкка килгән. Ләкин, Гайсәнең рәсүлләре үлгәннән соң, гасырлар дәвамында саф гыйбадәт аяныч хәлдә булган. 1919 елда чын гыйбадәт югары күтәрелгән булган.