Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

16 НЧЫ БҮЛЕК

«Кешеләрнең маңгаена билге куй»

«Кешеләрнең маңгаена билге куй»

ЙӘЗӘКИЛ 9:4

ТЕМА: Йәзәкил көннәрендә тугры кешеләр котылу өчен ничек билгеләнгән һәм безнең көннәрдә бу нәрсәне аңлата?

1—3. а) Ни өчен Йәзәкил шаккаткан һәм ул Иерусалимның җимерелүе турында нинди хәбәр алган? ә) Без нинди сорауларны карап чыгарбыз?

ЙӘЗӘКИЛ шаккаткан! Ул әле генә мөртәт яһүдләрнең Иерусалимдагы гыйбадәтханәдә җирәнгеч эшләр кылуын күргән *. Шушы үҗәт кешеләр Исраилдәге саф гыйбадәт үзәген нәҗесләгән. Әмма алар гыйбадәтханәне генә түгел, ә бөтен Яһүд җирен бозыклыкка батырган. Йәһвә, сайланган халкының эшләре аркасында рәнҗеп, Йәзәкилгә: «Мин ярсып эш итәрмен»,— дип әйтә (Йәз. 8:17, 18).

2 Иерусалимның һәм кайчандыр изге булган гыйбадәтханәнең Йәһвә ярсуы аркасында җимереләчәген белү Йәзәкилне бик күңелсезләндерә! Әлбәттә, аны мондый сораулар борчыйдыр: «Шәһәрдәге тугры кешеләр белән нәрсә булыр? Алар исән калырмы? Ничек итеп?» Йәзәкилгә җавапны озак көтәргә туры килми. Иерусалимга кырыс хөкем чыгарылгач, Йәзәкил каты тавыш ишетә. Бу тавыш җәза бирәчәк кешеләрне чакыра (Йәз. 9:1). Күренеш дәвамында пәйгамбәр шуны аңлый: шәһәр җимерелгәндә, тугры кешеләр исән калачак! Бу аны бик юата.

3 Шушы бозык дөньяның ахыры якынлашканда, без дә бөек һәлакәт вакытында кем исән калачак икән дип уйларга мөмкин. Шуңа күрә, әйдәгез, мондый өч сорауны карап чыгыйк: 1) Йәзәкил бу күренештә тагын нәрсә күргән? 2) Бу күренеш аның көннәрендә ничек үтәлгән? 3) Бу күренеш безнең көннәрдә нинди мәгънәгә ия?

Җәза бирәчәк кешеләр чакырыла

4. Йәзәкил күренештә нәрсә күргән һәм ишеткән?

4 Шуннан соң Йәзәкил нәрсә күрә һәм ишетә? (Йәзәкил 9:1—11 укы.) Ул җиде кешене күрә. Алар кайдан килгән? «Төньякка караган югары капка ягыннан». Бу, күрәсең, көнләшү сурәте торган я хатын-кызлар Тәммуз илаһ турында кайгырып елаган урын булган (Йәз. 8:3, 14). Шул җиде кеше, гыйбадәтханәнең эчке ишегалдына кереп, бакыр мәзбәх янына баскан. Әмма алар анда корбан китерер өчен килмәгән. Йәһвә гыйбадәтханәдә китерелгән корбаннарны бүтән инде кабул итмәгән. Бу кешеләрнең алтысы кулларында «җимерер өчен кораллар» тоткан. Җиденчесе алардан аерылып торган. Ул җитен кием кигән булган, һәм аның сугыш коралы түгел, ә «сәркатип тартмасы» булган. Изге Язмалардагы искәрмә буенча, «мөгездән ясалган шундый тартмада каләмнәр һәм язу карасы сакланган».

5, 6. Билге куелган кешеләр турында без нинди нәтиҗә ясый алабыз? (Бүлек башындагы рәсемне кара.)

5 Биленә сәркатип тартмасы таккан шушы кеше нәрсә эшләргә тиеш булган? Йәһвә аңа җитди эш кушкан: «Шәһәрне — Иерусалимны әйләнеп чык һәм анда башкарыла торган чирканыч бар эшләр аркасында көрсенгән һәм ыңгырашкан кешеләрнең маңгаена билге куй». Бәлки, шул мизгелдә Йәзәкил ишек башына һәм ишек яңакларына кан бөркегән тугры ата-бабалары турында уйлап куйгандыр. Шулай итеп алар үзләренең беренче булып туган балаларын коткарган булган (Чыг. 12:7, 22, 23). Ә сәркатип тартмасы булган кеше билгеләрне шул ук максат белән куйганмы? Кешеләрнең маңгайларындагы билге аларның Иерусалим җимерелгәндә коткарылачагын аңлатканмы?

6 Җавапны табар өчен, билгеләрнең нәрсәгә карап куелганын белик. Пәйгамбәрлектә әйтелгәнчә, билгеләр шәһәрдә «башкарыла торган» чирканыч эшләр аркасында «көрсенгән һәм ыңгырашкан» кешеләрнең маңгайларына куелырга тиеш булган. Бу нәрсәне аңлата? Беренчедән, билге куелган кешеләр гыйбадәтханәдәге потларга табыну аркасында гына түгел, ә шулай ук Иерусалимдагы бөтен явызлык, әхлаксызлык һәм бозыклык аркасында бик нык кайгырган (Йәз. 22:9—12). Икенчедән, алар үз хисләрен тыймаган. Үз сүзләре һәм эшләре белән шушы тәкъва кешеләр илдәге хәлгә карата җирәнү хисен белдергән һәм саф гыйбадәт яклы булганнарын күрсәткән. Шәфкатьле булганга, Йәһвә шушы тугры кешеләрне саклап калырга теләгән.

7, 8. Җимерер өчен кораллар тоткан кешеләр нәрсә эшләргә тиеш булган һәм күренеш ахырында нәрсә булган?

7 Ә җимерер өчен кораллары булган алты кеше нәрсә эшләргә тиеш булган? Йәһвә аларга шуны куша: сәркатип тартмасы булган кеше үз эшен тәмамлагач, маңгайларына билге куелган кешеләрдән тыш, һәркемне үтереп барыгыз. «Изге урынымнан башлагыз»,— ди Йәһвә (Йәз. 9:6). Җәза бирүче бу кешеләр үз эшен Иерусалимның үзәгеннән — Йәһвә бүтән изге дип санамаган гыйбадәтханәдән башларга тиеш булган. «Йорт алдында басып торган өлкәннәр» — гыйбадәтханәдә ялган илаһларга фимиам яндырган 70 өлкән — беренче булып үтерелергә тиеш булган (Йәз. 8:11, 12; 9:6).

8 Күренеш ахырында нәрсә булган? Йәзәкил карап һәм тыңлап торганда, сәркатип тартмасы булган кеше Йәһвәгә: «Мин син кушканны үтәдем»,— дигән (Йәз. 9:11). Бездә мондый сораулар туарга мөмкин: ничек бу күренеш Иерусалимдагы халыкта үтәлгән? Шәһәр җимерелгәндә, кем дә булса котылып калганмы?

Бу күренеш Йәзәкил көннәрендә ничек үтәлгән?

9, 10. Иерусалим җимерелгәндә, нинди тугры кешеләр котылып калган һәм без алар турында нәрсә әйтә алабыз?

9 2 Елъязма 36:17—20 укы. Йәзәкил пәйгамбәрлеге б. э. к. 607 елда Бабыл гаскәре Иерусалимны һәм гыйбадәтханәне тар-мар иткәч үтәлгән. Йәһвә, тугрылыксыз Иерусалимга үз ярсуын яудырып аны җәзалар өчен, бабыллыларны үз «кулындагы алтын касә» итеп кулланган (Ирм. 51:7). Барысы да үтерелгән булганмы? Юк. Йәзәкил күренешендә бабыллылар кайберәүләрне үтермәячәк икәнлеге алдан күрсәтелгән булган (Ярат. 18:22—33; 2 Пет. 2:9).

10 Кайбер тугры кешеләр, шул исәптән рехаблылар, хәбәшстанлы Әбәдмәлик, Ирмия пәйгамбәр һәм аның сәркатибе Барух, котылып калган (Ирм. 35:1—19; 39:15—18; 45:1—5). Йәзәкил пәйгамбәрлегеннән күренгәнчә, алар Иерусалимда «башкарыла торган чирканыч бар эшләр аркасында көрсенгән һәм ыңгырашкан» (Йәз. 9:4). Һичшиксез, әле Иерусалим җимерелгәнче, алар явызлыкка карата нәфрәтләрен һәм саф гыйбадәт яклы булуларын күрсәткән. Шулай итеп аларның котылуга лаек булганнары күренгән.

11. Җимерер өчен кораллар тоткан алты кеше һәм сәркатип тартмасы булган кеше кемне аңлаткан?

11 Бу тугры кешеләр котылу билгесен букваль мәгънәдә алганмы? Изге Язмаларда Йәзәкил я башка пәйгамбәрләр, Иерусалим буйлап йөреп, тугры кешеләрнең маңгайларына билге куйган дип әйтелми. Димәк, Йәзәкил күренешендә кеше күзенә күренмәгән рухи затларның эшләре сурәтләнә. Күренештәге сәркатип тартмасы булган кеше һәм кулларында җимерер өчен кораллар тоткан алты кеше Йәһвәнең тугры рухи хезмәтчеләрен аңлаткан. Бу хезмәтчеләр Йәһвә ихтыярын үтәргә һәрвакыт әзер (Зәб. 103:20, 21). Йәһвә, тугрылыксыз Иерусалимны җәзалар өчен, һичшиксез, үз фәрештәләрен кулланган. Фәрештәләрнең тугры кешеләргә билге куюлары Йәһвәнең бөтен кешеләрне дә җәзаламаячагын, ә сайлап-сайлап кына хөкем итәчәген аңлаткан.

Йәзәкил күренеше безнең көннәрдә нинди мәгънәгә ия?

12, 13. а) Ни өчен Йәһвә Иерусалимга ярсуын яудырган һәм ни өчен без бүген дә Йәһвә шулай эш итәчәк дип көтә алабыз? ә) Тугрылыксыз Иерусалим бүгенге христиан дөньясының прообразы булганмы? Аңлатыгыз. («Иерусалим христиан дөньясының прообразы булганмы?» дигән рамканы кара.)

12 Озакламый без Аллаһының моңарчы булмаган хөкемен күрәчәкбез. «Андый афәтнең дөнья яратылганнан бирле булганы юк иде әле һәм бүтән инде булмаячак» (Мат. 24:21). Бу хәлиткеч вакыйганы көткән арада безнең мондый сораулар туа: Йәһвә бөтен кешеләрне дә түгел, ә сайлап-сайлап кына җәзалаячакмы? Йәһвәнең тугры хезмәтчеләре ничек тә булса котылуга билгеләнәчәкме? Ягъни, сәркатип тартмасы булган кеше турындагы Йәзәкилнең күренеше бүгенге көндә үтәләчәкме? Бар бу сорауларга җавап — әйе. Ни өчен андый нәтиҗә ясап була? Әйдәгез, тагын Йәзәкил күренешенә игътибар итик.

13 Хәтерлисезме, ни өчен Йәһвә борынгы Иерусалимны җәзалаган? Кабат Йәзәкил 9:8, 9 га игътибар итегез. (Укы.) Йәзәкил «Исраилдә калган һәр кеше» юк ителәчәк дип куркып киткәч, Йәһвә үз хөкеменең дүрт сәбәбен әйткән. Беренчедән, халыкның «җинаятьләре бик, бик зур» булган *. Икенчедән, Яһүд җиренең «һәр читендә кан коелган». Өченчедән, Яһүд патшалыгының башкаласы Иерусалим «бозыклык белән тулган». Дүртенчедән, халык, «Йәһвә күрми» диеп, үзенең явыз эшләрен аклаган. Әллә моның барысын бүгенге дөнья турында да әйтеп булмыймы һәм Йәһвә аны да җәзаламасмы? Йәһвә «үзгәрми», шуңа күрә Йәзәкил көннәрендә аның тәкъва ярсуын тудырган нәрсәләр бүгенге көндә дә, аңарда шундый ук хисләр тудырып, аны бу дөньяны җәзаларга этәрер (Ягък. 1:17; Мал. 3:6). Димәк, җимерер өчен коралларны тоткан алты кешенең һәм сәркатип тартмасы булган кешенең безнең вакытта да эшләре булачак!

Җимерер өчен кораллары булган алты кеше тиздән үз эшен башкарачак (12, 13 нче абзацларны кара)

14, 15. Йәһвәнең кешеләрне алдан кисәткәнен нинди мисаллар күрсәтә?

14 Йәзәкил күренеше бүгенге көндә ничек үтәлә? Бу күренешнең үткәндә ничек үтәлгәнен белү безгә бу сорауга җавап табарга булышыр. Әйдәгез, Йәзәкил пәйгамбәрлеге белән бәйле бүгенге һәм киләчәктәге кайбер вакыйгаларны карап чыгыйк.

15 Йәһвә кешеләрне алдан кисәтә. Бу басманың 11 нче бүлегеннән күргәнебезчә, Йәһвә Йәзәкилне «Исраил халкы өчен сакчы» итеп билгеләгән (Йәз. 3:17—19). Б. э. к. 613 елдан башлап Йәзәкил Исраил халкын булачак һәлакәт турында кисәткән. Башка пәйгамбәрләр дә, шул исәптән Ишагыя һәм Ирмия, Иерусалимның тар-мар ителәчәге турында алдан әйткән булган (Ишаг. 39:6, 7; Ирм. 25:8, 9, 11). Бүген Йәһвә, Мәсих җитәкчелегендәге майланган мәсихчеләрдән торган кечкенә төркемне кулланып, үз хезмәтчеләрен — өйдәгеләрне тукландыра һәм башкаларны тиз якынлашып торган бөек афәт турында кисәтә (Мат. 24:45).

16. Йәһвәнең халкы кешеләргә котылу өчен билге куямы? Аңлатыгыз.

16 Йәһвәнең халкы кешеләргә котылу өчен билге куймый. Йәзәкилгә, Иерусалим буйлап йөреп, котылуга лаек булганнарга билге куярга әйтелмәгән. Бүген дә Йәһвә үз халкына кешеләргә котылыр өчен билге куярга кушмаган. Моның урынына безгә, Мәсихнең өйдәгеләренә буларак, вәгазьләргә әмер бирелгән. Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәрне ашкыну белән вәгазьләп һәм бу явыз дөнья ахырының тиз якынлашуы турында кисәтеп, без бу әмергә җитди каравыбызны күрсәтәбез (Мат. 24:14; 28:18—20). Шулай итеп без эчкерсез кешеләргә саф гыйбадәткә кушылырга ярдәм итәбез (1 Тим. 4:16).

17. Булачак һәлакәттә котылыр өчен, кешеләр нәрсә эшләргә тиеш?

17 Булачак һәлакәттә котылыр өчен, кешеләр бүген үз иманнарын күрсәтергә тиеш. Иртәрәк әйтелгәнчә, б. э. к. 607 елда Иерусалим җимерелгәндә котылып калган кешеләр явызлыкка карата нәфрәтләрен һәм саф гыйбадәт яклы булуларын алдан күрсәткән. Бүген дә шул ук хәл. Һәлакәт башланганчы, кешеләр дөньядагы явызлык аркасында бик нык кайгырырга: «көрсенергә һәм ыңгырашырга» тиеш. Алар үз хисләрен тыймаска, ә киресенчә, сүзләре һәм эшләре белән саф гыйбадәт яклы булуларын күрсәтергә тиеш. Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк? Яхшы хәбәргә колак салырга; яңа шәхес булып киенеп, Мәсихтән үрнәк алып яши башларга; Йәһвәгә багышланып, суга чумдырылу үтәргә һәм Мәсихнең кардәшләренә булышлык күрсәтергә (Йәз. 9:4; Мат. 25:34—40; Эфес. 4:22—24; 1 Пет. 3:21). Кем инде хәзер шулай эшләсә һәм бөек афәтне саф гыйбадәт кылучы буларак каршыласа, шуларга котылу өчен билге куелыр.

18. а) Ничек итеп һәм кайчан Гайсә Мәсих котылуга лаек кешеләргә билге куячак? ә) Тугры майланган мәсихчеләргә котылуга билге алырга кирәкме? Аңлатыгыз.

18 Котылуга лаек кешеләрне Гайсә билгеләячәк. Йәзәкил көннәрендә котылачак тугры кешеләрне билгеләүдә фәрештәләр катнашкан. Бүгенге көндә сәркатип тартмасы булган кеше Судья буларак «үз данында» киләчәк Гайсә Мәсихне аңлата (Мат. 25:31—33). Гайсә бөек афәт вакытында, ялган дин юк ителгәннән соң киләчәк *. Шул хәлиткеч вакытта, нәкъ Армагеддон башланыр алдыннан, Гайсә кешеләрне хөкем итәчәк: аларны сарыкларга һәм кәҗәләргә бүләчәк. «Бихисап күп кеше» сарыклар буларак билгеләнәчәк, һәм бу аларның «мәңгелек тормыш алачакларын» күрсәтәчәк (Ачыл. 7:9—14; Мат. 25:34—40, 46). Ә тугры майланган мәсихчеләр турында нәрсә әйтеп була? Аларга, Армагеддонны кичереп чыгар өчен, билге алырга кирәк булмас. Чөнки үләр алдыннан я бөек афәт башланганчы, алар мәңгегә мөһерләнәчәк, ягъни мәңгегә хуплау алачак. Шуннан соң, Армагеддон башланганчы, әле җирдә калганнары күккә күтәреләчәк (Ачыл. 7:1—3).

19. Бу дөньяны һәлак итүдә Гайсәгә кем ярдәм итәчәк? («Көрсенү һәм ыңгырашу, билге кую, җимерү. Кайчан һәм ничек?» дигән рамканы кара.)

19 Күктәге Патша Гайсә Мәсих үз гаскәрләре белән шушы дөньяга чыгарылган хөкемне үтәячәк. Йәзәкил күренешендә, җитен кием кигән кеше билгеләр куеп чыкканнан соң гына, җимерер өчен кораллары булган алты кеше һәлак итә башлаган (Йәз. 9:4—7). Нәкъ шулай ук киләчәктә дә, Гайсә бар халыклардан булган кешеләрне хөкем иткәннән соң һәм сарыкларга котылу өчен билге куеп чыкканнан соң гына, һәлакәт башланачак. Шунда, Армагеддон вакытында, Гайсә күктәге гаскәрләрен җитәкләп алып барачак. Бу гаскәрләр фәрештәләрдән һәм Гайсәнең 144 000 хакимдәшеннән торачак. Алар шушы бозык дөньяны тулысынча юк итәчәк һәм саф гыйбадәт ягында торучыларны, коткарып, яңа дөньяга алып барачак (Ачыл. 16:14—16; 19:11—21).

20. Сәркатип тартмасы булган кеше турындагы күренеш безне нәрсәгә өйрәтә?

20 Әйе, сәркатип тартмасы булган кеше турындагы күренеш безне күп нәрсәгә өйрәтә! Без Йәһвәнең тәкъва кешеләрне явызлар белән бергә юк итмәячәгенә тулысынча ышана алабыз (Зәб. 97:10). Без киләчәктә котылуга билгеләнер өчен нәрсә эшләргә кирәк икәнен беләбез. Йәһвәнең хезмәтчеләре буларак, без явызлык аркасында көрсенгәннәрне ахырның якынлашуы турында кисәтү эшендә һәм яхшы хәбәрне тарату эшендә мөмкин кадәр күбрәк катнашырга тәвәккәл. Безнең «мәңгелек тормышка алып баручы хакыйкатьне кабул итәргә әзер» кешеләргә саф гыйбадәткә кушылырга ярдәм итәргә мөмкинлегебез бар (Рәс. 13:48). Шулай итеп алар, билге алып, Аллаһының гадел яңа дөньясына керә алачак.

^ 1 абз. Йәзәкилнең гыйбадәтханәдә кылынган җирәнгеч эшләр турындагы күренеше бу басманың 5 нче бүлегендә карала.

^ 13 абз. Бер белешмәлек буенча, «җинаятьләр» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе «үҗәтлек» дигән фикерне белдерә ала. Башка белешмәлектә бу сүз турында болай дип әйтелә: «Бу — дини термин, ул һәрвакыт диярлек Аллаһы алдындагы әхлакый гаепне я явызлыкны белдерер өчен кулланыла».

^ 18 абз. Күрәсең, Бөек Бабыл юк ителгәндә, ялган динне тоткан бар кешеләр дә һәлак ителмәячәк. Ул вакытта хәтта кайбер дини җитәкчеләр, ялган диннәрен калдырып, кайчандыр бу диннәрне тотканнарын кире кагачак (Зәк. 13:3—6).