Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

РАМКА 1А

Гыйбадәт нәрсә ул?

Гыйбадәт нәрсә ул?

Гыйбадәт «берәр аллага хөрмәт я ярату күрсәтү» дигәнне аңлатырга мөмкин. Изге Язмалар язылган телдә «гыйбадәт» дип тәрҗемә ителгән сүзләр берәрсенең берәр кемгә я берәр нәрсәгә тирән хөрмәт я буйсыну күрсәтүен аңлата (Мат. 28:9). Бу сүзләр шулай ук Аллаһыга я берәр илаһка табыну дигән мәгънә дә йөртә (Яхъя 4:23, 24). Бу сүзләрне ничек аңларга кирәклеген контексттан күреп була.

Тик Йәһвә генә — Барлыкка Китерүче һәм Галәмнең Хакиме — җан-тән белән бирелгәнлегебезгә лаек (Ачыл. 4:10, 11). Йәһвә хакимлегенә хөрмәт күрсәтеп һәм аның исемен данлап, без аңа гыйбадәт кылабыз (Зәб. 86:9; Мат. 6:9, 10). Бу ике тема — Йәһвәнең хакимлеге һәм аның исеме — Йәзәкил китабында ачыклана. Йәзәкилдә генә «Аллаһы Тәгалә Йәһвә» дигән сүзтезмә — 217 тапкыр, ә «минем Йәһвә икәнемне белерсез» һәм моңа охшаш сүзтезмәләр 55 тапкыр очрый (Йәз. 2:4; 6:7).

Безнең гыйбадәтебез хисләр белән генә чикләнми, чын гыйбадәт үз эченә эшләрне дә ала (Ягък. 2:26). Тормышыбызны Йәһвәгә багышлаганда, без аңа тормышыбызның һәр өлкәсендә Галәм Хакименә буларак буйсынырга һәм исеменә тирән хөрмәт күрсәтергә вәгъдә итәбез. Исегездәдер, Гайсә өченче вәсвәсә вакытында үз җавабында табыну, ягъни гыйбадәт, «изге хезмәт» белән бәйле икәнен күрсәткән (Мат. 4:10). Йәһвәгә гыйбадәт кылучылар буларак, без аңа хезмәт итәргә шат * (Кан. 10:12). Фидакарьлек күрсәтеп, гыйбадәт белән бәйле эшләрдә катнашканда, без Аллаһыбызга изге хезмәт башкарабыз. Бу нинди эшләр?

Изге хезмәт төрлечә башкарыла, һәм аның һәр төре Йәһвә өчен кадерле. Башкаларга шаһитлек биргәндә, җыелыш очрашуларында катнашканда, очрашу урыннарыбызны төзегәндә һәм алар турында кайгыртканда, без изге хезмәттә катнашабыз. Өстәвенә, гаилә белән гыйбадәт кылу, мохтаҗ кардәшләргә ярдәм күрсәтү, конгрессларда ирекле хезмәттә катнашу һәм Бәйтелдә хезмәт итү изге хезмәт булып тора (Евр. 13:16; Ягък. 1:27). Саф гыйбадәт акылыбызда һәм күңелебездә беренче урында торганда, без «көне-төне... изге хезмәт башкарабыз» дип әйтеп була. Аллаһыбыз Йәһвәгә гыйбадәт кылу безгә зур шатлык китерә! (Ачыл. 7:15)

^ 5 абз. Гыйбадәт дигән мәгънә йөрткән тагын бер еврей сүзе «хезмәт» дигәнне аңлата. Димәк, гыйбадәт хезмәтне үз эченә ала (Чыг. 3:12, иск.).