Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

РАМКА 1Ә

Йәзәкил китабының кыскача эчтәлеге

Йәзәкил китабының кыскача эчтәлеге

Йәзәкил китабын мондый өлешләргә бүлеп була:

1—3 БҮЛЕКЛӘР

Б. э. к. 613 елда, Йәзәкил Бабылда яһүд әсирләре арасында яшәгәндә, Йәһвә аңа күренешләр бирә һәм аңа Кебар елгасы янында яшәүче яһүдләргә пәйгамбәрлек итәргә куша.

4—24 БҮЛЕКЛӘР

Б. э. к. 613—609 елларда Йәзәкил Иерусалимга һәм анда яшәүче фетнәчел, потларга табынучы халыкка каршы чыгарылган хөкемнәр игълан итә.

25—32 БҮЛЕКЛӘР

Б. э. к. 609 елдан башлап — Бабыл Иерусалимны соңгы тапкыр камалышка алган елдан башлап — Йәзәкил инде Иерусалимга каршы түгел, ә тирә-яктагы халыкларга: Амун, Эдом, Мисыр, Моаб, Филисти, Сидон һәм Тирга каршы пәйгамбәрлек итә.

33—48 БҮЛЕКЛӘР

Б. э. к. 606 елдан башлап Йәзәкил, җимерелгән Иерусалим белән гыйбадәтханәдән йөзләгән километр ераклыкта булып, өмет хәбәрен игълан итә башлый: саф гыйбадәтнең торгызылачагы турында сөйли.

Шулай итеп, Йәзәкил китабы темалар буенча төзелгән һәм анда вакыйгалар хронологик рәвештә сурәтләнә. Башта Иерусалимның һәм гыйбадәтханәнең җимерелүе турында әйтелә, ә аннан соң саф гыйбадәтнең торгызылуы турындагы пәйгамбәрлекләр бара. Һәм бу аңлашыла да, чөнки гыйбадәт торгызылсын өчен, башта ул бетәргә тиеш булган.

Өстәвенә, Йәзәкил китабында тирә-яктагы дошман халыкларга каршы пәйгамбәрлекләр дә бар. Алар Иерусалимга каршы чыгарылган хөкем хәбәрләреннән соң һәм саф гыйбадәтне торгызуга кагылышлы пәйгамбәрлекләр алдыннан язылган (25—32 бүлекләр). Бер белгеч Йәзәкилнең халыкларга каршы әйтелгән хөкем хәбәрләре турында болай дигән: «Башта Йәзәкил исраиллеләргә Аллаһының ярсуын белдерә, аннан соң халыкларны хөкем итә, ә соңыннан Аллаһы Исраилгә үз шәфкатен күрсәтәчәк дип пәйгамбәрлек итә. Бу тәртип логикага туры килә. Чөнки Аллаһының дошман халыкларны җәзага тартуы үз халкын азат итүенең өлеше булып тора».

1 нче бүлек, 18 нче абзацка кайтырга