Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

РАМКА 2А

Йәзәкил пәйгамбәрлекләрен аңлау

Йәзәкил пәйгамбәрлекләрен аңлау

ПӘЙГАМБӘРЛЕК НӘРСӘ УЛ?

Изге Язмаларда «пәйгамбәрлек итү» дип тәрҗемә ителгән еврей фигыле нава́ Аллаһыдан бирелгән хәбәрне, хөкем, нәсыйхәт я әмерне игълан итү дигәнне аңлата. Ул киләчәктә булачак вакыйгалар турындагы хәбәрне белдерү дигәнне дә аңлатырга мөмкин. Йәзәкил пәйгамбәрлекләре бар бу якларны да үз эченә ала (Йәз. 3:10, 11; 11:4—8; 14:6, 7; 37:9, 10; 38:1—4).

ҖИТКЕРҮ ЮЛЛАРЫ

  • КҮРЕНЕШЛӘР

  • МИСАЛЛАР

  • СӘХНӘЛӘШТЕРҮЛӘР

Йәзәкил китабында күренешләр, мисаллар, кинаяләр һәм пәйгамбәрлек хәбәрләренең сәхнәләштерүләре язылган.

ҮТӘЛЕШЛӘР

Йәзәкил язган кайбер пәйгамбәрлекләрнең берничә үтәлеше бар. Мәсәлән, торгызылу турындагы пәйгамбәрлекләр, Аллаһы халкы Вәгъдә ителгән җиргә кайткач, өлешчә үтәлгән. Ләкин, бу басманың 9 нчы бүлегендә әйтелгәнчә, бу пәйгамбәрлекләрнең күбесе бүген үтәлә һәм киләчәктә дә үтәләчәк.

Үткәндә без Йәзәкил пәйгамбәрлекләрендә искә алынган кайбер нәрсәләр прообразлар булып тора һәм аларның үтәлеше бар дип уйлый идек. Ләкин, Изге Язмаларда моңа ап-ачык нигез булмаса, пәйгамбәрлектәге берәр кеше, әйбер, урын я вакыйга прообраз булып тора һәм аның заманча үтәлеше бар дип әйтеп булмый *. Шуңа күрә бу басмада андый аңлатулар юк, әмма Йәзәкилнең күп кенә пәйгамбәрлекләренең бөегрәк үтәлеше бар дип күрсәтелә. Монда шулай ук Йәзәкил хәбәреннән һәм ул искә алган кешеләр, урыннар һәм вакыйгалардан нәрсәгә өйрәнеп була икәнлеге турында әйтелә.

^ 12 абз. Прообразлар турында күбрәк белер өчен, «Күзәтү манарасы» 2015 ел, 15 март, 9—11 б., 7—12 абз. һәм 17, 18 б. «Укучыларның сораулары» дигән мәкаләне кара.