Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

РАМКА 16А

Иерусалим христиан дөньясының прообразы булганмы?

Иерусалим христиан дөньясының прообразы булганмы?

Элек басмаларыбызда мөртәт Иерусалим христиан дөньясының прообразы булган дип әйтелә иде. Тугрылыксыз Иерусалимдагы шартлар, шул исәптән потка табыну һәм бозыклык, һичшиксез, христиан дөньясындагы хәлне хәтерләтә. Ләкин берничә ел элек карашыбыз үзгәрде. Хәзер без, Изге Язмаларда нигез булмаса, пәйгамбәрлекләрдә искә алынган һәрбер нәрсәнең прообразы булырга тиеш дип уйламыйбыз. Иерусалим христиан дөньясының прообразы булган дип уйлар өчен Изге Язмаларга нигезләнгән берәр җитди сәбәп бармы? Юк.

Шуның турында уйланыгыз: кайчандыр Иерусалим саф гыйбадәтнең үзәге булган; соңрак анда яшәүчеләр мөртәт булып киткән. Христиан дөньясы исә беркайчан да саф гыйбадәттә катнашмаган. Б. э. дүртенче гасырында барлыкка килү белән, христиан дөньясы һәрвакыт ялган тәгълиматларга өйрәткән.

Өстәвенә, бабыллылар Иерусалимны тар-мар иткәч, Йәһвә кабат бу шәһәргә хуплап карый башлаган һәм ул яңадан хак гыйбадәтнең үзәге булып киткән. Ә христиан дөньясы беркайчан да Аллаһы хуплавына ия булмаган. Бөек афәттә юк ителгәннән соң, ул бүтән беркайчан да торгызылмаячак.

Моның барысын исәпкә алып, без нинди нәтиҗәгә киләбез? Тугрылыксыз Иерусалимда үтәлгән Изге Язмалар пәйгамбәрлекләрен тикшергәндә, без болай дип әйтә алабыз: «Бу бүгенге христиан дөньясындагы хәлгә охшаш». Ләкин Иерусалимны христиан дөньясының прообразы дип санар өчен Изге Язмаларда бернинди нигез юк.