Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

РАМКА 18А

Йәһвә бөек сугыш турында кисәтә

Йәһвә бөек сугыш турында кисәтә

Йәһвә Изге Язмалардагы күп кенә пәйгамбәрлекләр аша үзенең һәм үз халкының дошманнарына каршы булачак хәлиткеч сугыш турында кисәтә. Монда бу кисәтүләрнең кайберләре китерелә. Аларның охшаш якларына игътибар итегез. Йәһвә бар кешеләр дә аларны ишетеп эш итә алсын дип кайгырткан.

БОРЫНГЫ ИСРАИЛ КӨННӘРЕ

ЙӘЗӘКИЛ: «„Мин Гогка каршы бар тауларымда кылыч җибәрермен“,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә» (Йәз. 38:18—23).

ИРМИЯ: «Ул [Йәһвә] үзе бар кешеләргә хөкем чыгарыр. Ул явызларны кылычтан кичерер» (Ирм. 25:31—33).

ДАНИЯЛ: «Күкләр Аллаһысы... патшалык урнаштырачак. [...] Ул барлык шушы патшалыкларны җимереп, аларны юкка чыгарачак» (Дан. 2:44).

Б. Э. БЕРЕНЧЕ ГАСЫРЫ

ГАЙСӘ: «Ул вакытта бөек афәт булачак. Андый афәтнең дөнья яратылганнан бирле булганы юк иде әле» (Мат. 24:21, 22).

ПАУЛ: «[Гайсә] үзенең куәтле фәрештәләре белән... ...Аллаһыны белмәүчеләрдән... үч алачак» (2 Тис. 1:6—9).

ПЕТЕР: «Йәһвә көне исә карак шикелле киләчәк. ...Җир исә һәм андагы эшләр фаш ителәчәк» (2 Пет. 3:10).

ЯХЪЯ: «Аның [Гайсәнең] авызыннан, халыкларны һәлак итәр өчен, озын үткен кылыч чыгып тора» (Ачыл. 19:11—18).

БЕЗНЕҢ ВАКЫТ

Изге Язмалар — тарихтагы иң күп телләргә тәрҗемә ителгән һәм иң киң таралган китап

ЙӘҺВӘНЕҢ БҮГЕНГЕ ХЕЗМӘТЧЕЛӘРЕ...

  • ...йөзләгән телдә Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларның миллиардлаган данәсен тарата

  • ...һәр ел вәгазь эшенә йөзләгән миллион сәгать багышлый