Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

РАМКА 19А

Йәһвә фатихаларының елгалары

Йәһвә фатихаларының елгалары

Изге Язмаларда «елга» һәм «су» дигән сүзләр кайвакыт Йәһвәдән аккан фатихаларны сурәтләр өчен кулланыла. Әйдәгез, кайбер андый урыннарны карап чыгыйк. Бу безгә Йәһвәнең үзебезне ничек фатихалый икәнен күрергә булышыр.

ЙӘИЛ 3:18 Бу пәйгамбәрлектә гыйбадәтханә бинасыннан агып чыгучы чишмә турында әйтелә. Ул «сәрви агачлары үзәнен сугарыр» өчен ага. Шулай итеп, Йәил дә, Йәзәкил дә елганың уңдырышсыз җирне терелткәнен күрә. Ике очракта да елга Йәһвә йортыннан, ягъни гыйбадәтханәдән агып чыга.

ЗӘКӘРИЯ 14:8 Зәкәрия пәйгамбәр Иерусалим шәһәреннән агып чыгучы «тереклек суларын» күргән. Аларның бер яртысы көнчыгыш диңгезгә, ягъни Үле диңгезгә таба, ә икенче яртысы көнбатыш диңгезгә, ягъни Урта диңгезгә таба аккан. Иерусалим «бөек Патшаның шәһәре» — Йәһвәнең шәһәре дип аталган (Мат. 5:35). Зәкәриянең бу шәһәрне искә алуы Йәһвәнең киләчәктә бөтен җир өстеннән хакимлек итәчәген күрсәтә. Бу пәйгамбәрлектәге сулар Йәһвәнең оҗмахта ике төркемне: бөек афәтне кичереп чыккан кешеләрне һәм аннан соң үледән тереләчәк кешеләрне фатихалаячагын күрсәтә.

АЧЫЛЫШ 22:1, 2 Рәсүл Яхъя Йәзәкил күргән елгага охшаш символик елганы күргән. Әмма ул гыйбадәтханәдән түгел, ә Йәһвә тәхетеннән агып чыккан. Шуңа күрә бу күренеш, Зәкәриянеке сыман, Мәсихнең Меңьеллык идарә итүе вакытында Йәһвә бирәчәк фатихаларны ассызыклый.

Әлбәттә, Йәһвә хакимлеге китерә торган фатихалар һәм Йәзәкил күренешендәге елга символлаштырган фатихалар арасында аерма бик кечкенә. Бар бу фатихалар Йәһвәдән килә һәм бөтен тугры кешеләргә агыла.

ЗӘБУР 46:4 Шушы шигырьдә гыйбадәткә дә, хакимлеккә дә басым ясала. Мондагы елга «Аллаһы шәһәрен» һәм «Ходай Тәгаләнең изге һәм бөек чатырын» сөендерә. Бу шигырьдә аның Патшалыгының хакимлеге һәм саф гыйбадәт күздә тотыла.

Бергәләп алганда, бар бу өзекләр Йәһвәнең үз тугры кешеләрен ике юл белән фатихалаячагына ышандыра. Беренчедән, без Аллаһының хакимлегеннән, ә икенчедән, саф гыйбадәттән мәңге фатихалар татыячакбыз. Шуңа күрә, әйдәгез, инде бүген Йәһвә Аллаһы һәм аның Улы биргән «тереклек суыннан» — мәңгелек тормыш өчен кирәкле бар нәрсәләрдән файдаланыйк (Ирм. 2:13; Яхъя 4:10).