РАМКА 21А
«Сез бу җирдән иганә итеп бирәчәк өлеш»
Әйдәгез, Йәһвә аерып куйган җирне Йәзәкил белән бергә җентекләбрәк карап чыгыйк. Ул биш өлештән тора. Бу нинди өлешләр? Һәрбер өлешнең максаты нинди?
А. «Иганә»
Бу административ максатлар өчен аерып куелган өлеш.
Ә. «Шакмак өлеш»
Бу руханилар, левилеләр һәм шәһәр өчен аерып куелган өлеш. Бар 12 кабиләдән булган кешеләр, монда кереп, Йәһвәгә табына һәм шәһәргә — административ органга булышлык итә.
Б. «Башлыкның җире»
«Башлыкның өлеше», «аның Исраилдәге җире».
В. «Игәнә итеп бирелгән изге өлеш»
Өске өлеш «левилеләргә» аерып куелган. Ул «изге нәрсә» булып санала. Уртадагы өлеш — «руханилар өчен иганә итеп бирелгән изге өлеш». Ул «аларның йортлары өчен һәм гыйбадәтханә урнашкан изге урын өчен» аерып куелган.
Г. «Калган өлеш»
«Бу өлеш бөтен Исраил халкыныкы». Ул «гади кулланыш өчен... Анда йортлар һәм көтүлекләр урнашкан».