5 ДӘРЕС
Дөрес уку
КИҢӘШЛӘР:
-
Яхшы әзерлән. Текстның ни өчен язылганы турында уйла. Аерым сүзләрне түгел, ә сүзтезмәләрне укырга өйрән. Сүзләрне өстәмә, төшереп калдырма һәм бер сүзне башкасы белән алыштырма. Бөтен тыныш билгеләренә игътибар ит.
-
Һәр сүзне дөрес әйт. Берәр сүзнең дөрес әйтелешен белмәсәң, аны сүзлектән кара, басманың аудиоязмасын тыңла я оста укый торган кардәштән ярдәм сора.
-
Дикцияң яхшы булсын. Башыңны күтәреп һәм авызыңны киң ачып, сүзләрне дөрес, ачык, аңлаешлы итеп әйт. Һәр иҗекне әйтергә тырыш.