Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

10 ДӘРЕС

Интонация

Интонация

Гыйб. сүз. 8:4

МАКСАТ. Тавыш көчен, тонны һәм темпны үзгәртеп, фикерләрне ачык итеп белдер һәм тыңлаучыларыңда хис-тойгылар уятырга тырыш.

КИҢӘШЛӘР:

  • Тавыш көчен үзгәрт. Төп фикерләрне ассызыклар өчен һәм тыңлаучыларыңны эш итәргә дәртләндерер өчен, тавыш көчен арттыр. Изге Язмалардан хөкем сүзләрен укыганда да шуны ук эшлә. Кызыксыну уятыр өчен я курку яки борчылу белдерер өчен тавыш көчен кимет.

  • Тонны үзгәрт. Илһамлануны белдерер өчен я әйбернең яки араның зурлыгын күрсәтер өчен, югарырак тон куллан. Кайгы белән борчылуны белдергәндә, түбәнрәк тон белән сөйлә.

  • Темпны үзгәрт. Дулкынлануны тизрәк сөйләп күрсәт. Төп фикерләрне әйткәндә, темпны әкренәйт.