Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

12 ДӘРЕС

Җылылык һәм теләктәшлек

Җылылык һәм теләктәшлек

1 Тис. 2:7, 8

МАКСАТ. Эчкерсез хис-тойгылар чагылдырып сөйлә, тыңлаучыларыңны яратканыңны һәм аларга ярдәм итәргә теләгәнеңне күрсәт.

КИҢӘШЛӘР:

  • Тыңлаучыларың турында уйла. Аларның нинди проблемаларга очраганы турында уйлап, йөрәгеңне әзерлә. Алар хис иткәнне йөрәгең аша уздырырга тырыш.

  • Әйтәсе сүзләрне җентекләп сайла. Тыңлаучыларыңның җаннарын яңартырга, аларны юатырга һәм ныгытырга тырыш. Аларны юкка гына рәнҗетәчәк сүзләр әйтмә, һәм иман итмәүчеләр хакында я алар эчкерсез ышанган тәгълиматлар турында начар сөйләмә.

  • Кызыксынуыңны күрсәт. Җылы тон һәм туры килгән ишарәләр белән тыңлаучыларың турында кайгыртканыңны күрсәт. Бу йөзеңдә чагылсын; еш елмай.