Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

14 ДӘРЕС

Төп фикерләрне ассызыклау

Төп фикерләрне ассызыклау

Еврейләргә 8:1

МАКСАТ. Тыңлаучыларыңа нотыктагы фикер җебен югалтмаска булыш, һәр төп фикернең максат һәм темаң белән ничек бәйле булганын күрсәт.

КИҢӘШЛӘР:

  • Максатны билгелә. Нотыгыңның максаты тыңлаучыларга берәр төрле мәгълүмат җиткерергәме, аларны нәрсәгәдер ышандырырга яки дәртләндерергәме икәнен билгелә, һәм аны шул максатка туры китереп сөйлә. Бар төп фикерләрең максатыңа ирешергә булышсын.

  • Нотыгыңның темасына басым яса. Чыгышың дәвамында нотык темасының төп сүзләрен кабатлап я синонимнар кулланып, темаңны ассызыкла.

  • Төп фикерләрне ачык һәм гади итеп аңлат. Тема белән бәйле булган һәм бирелгән вакыт эчендә үзең ачыклый алган төп фикерләрне генә сайла. Төп фикерләр күп булмасын, аларның һәрберсен ачык итеп аңлат, алар арасында пауза яса һәм бер фикердән икенчесенә кискен күчмә.