Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

17 ДӘРЕС

Аңлаешлы итеп сөйләү

Аңлаешлы итеп сөйләү

1 Көринтлеләргә 14:9

МАКСАТ. Тыңлаучыларыңа әйткәннәреңне аңларга булыш.

КИҢӘШЛӘР:

  • Материал белән яхшылап таныш. Теманы яхшылап аңла, шулчак син аны гади генә һәм үз сүзләрең белән аңлата алырсың.

  • Кыска җөмләләр һәм гади сүзтезмәләр куллан. Чыгышыңда озын җөмләләр кулланып була, ләкин төп фикерләрне кыска сүзтезмәләр һәм җөмләләр ярдәмендә белдер.

  • Билгеле булмаган терминнарны аңлат. Тыңлаучыларыңа билгеле булмаган сүзләр күп булмасын. Таныш булмаган берәр термин я Изге Язмалардан берәр кеше турында, борынгы үлчәү берәмлеге я йола турында әйтергә туры килсә, аңлатма бир.