Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

18 ДӘРЕС

Тыңлаучылар өчен эчтәлекле чыгыш

Тыңлаучылар өчен эчтәлекле чыгыш

1 Көр. 9:19—23

МАКСАТ: Тыңлаучыларыңны уйланырга дәртләндер, чыгышыңнан соң кеше үзе өчен чыннан да файдалы нәрсә ишеткәнен сизсен.

КИНӘШЛӘР:

  • Тыңлаучыларыңа инде билгеле булганны исәпкә ал. Тыңлаучылар белгән нәрсәләрне кабатлау урынына аларга бу темага башка яктан карарга булыш.

  • Материалны тикшер һәм уйлан. Төп фикерләрне аңлатыр өчен, мөмкин булса, бигүк билгеле булмаган фактлар һәм вакыйгалар китер. Материал турында тирәнтен уйлан, һәм син китерергә теләгән фактларны бу материал белән ничек бәйләп була икәнен карап чык.

  • Материалның файдалы булуын күрсәт. Изге Язмалардагы фикерләр көндәлек тормышта нинди файда китерә алганын аңлат. Тыңлаучыларыңа гамәли яктан файдалы булган ситуацияләр, карашлар һәм эшләр карап чык.