Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ДӘРЕС 04

Аллаһы кем ул?

Аллаһы кем ул?

Бөтен тарих дәвамында диярлек кешеләр күп илаһларга һәм алиһәләргә табынган. Әмма, Изге Язмаларда әйтелгәнчә, «бар илаһлардан бөегрәк» Аллаһы бар (2 Елъязма 2:5). Кем турында сүз бара? Һәм кешеләр табынган башка илаһлардан аны нәрсә бөегрәк итә? Шушы дәрестән сез бу Аллаһының үзе турында нәрсә ачканын белерсез.

1. Аллаһының исеме ничек һәм ул безнең үз исемен белүебезне тели икәнен нәрсә күрсәтә?

Аллаһының исемен Изге Язмалардан белеп була. Аллаһы үзе безгә аны ача: «Мин Йәһвә. Бу — минем исемем». (Ишагыя 42:5, 8 укы.) «Йәһвә» — Аллаһы исеменең еврей теленнән татар теленә тәрҗемәсе. Күп галимнәрнең фикере буенча, бу исемнең мәгънәсе «Ул булдырта». Йәһвә безнең үз исемен белүебезне тели (Чыгыш 3:15). Ни өчен шулай дип әйтеп була? Изге Язмаларда аның исеме 7 000 нән артык тапкыр очрый! a Әйе, «күкләрдә дә, җирдә дә» бер генә хак Аллаһы бар, һәм аның исеме Йәһвә (Канун 4:39).

2. Изге Язмаларда Йәһвә турында нәрсә әйтелә?

Ни өчен Изге Язмаларда кешеләр табынган бар илаһлар арасында Йәһвә генә хак Аллаһы дип әйтелә? Моңа берничә сәбәп бар. Йәһвә иң югары хакимлеккә ия, һәм шуңа күрә ул «бөтен җир өстеннән бердәнбер Аллаһы Тәгалә». (Зәбур 83:18 укы.) Ул «Чиксез Кодрәт Иясе». Бу аның нәрсә генә эшлисе килсә, шуны эшләргә көче бар икәнен аңлата. Ул «бар нәрсәне» — Галәмне һәм җирдәге бар тереклекне барлыкка китергән (Ачылыш 4:8, 11). Йәһвә генә һәрвакыт булган, һәм ул мәңге булачак (Зәбур 90:2).

ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ

Аллаһының титуллары һәм аның уникаль исеме арасындагы аерманы тикшереп чыгыгыз. Шулай ук аның безгә үз исемен ничек һәм ни өчен ачканын карап чыгыгыз.

3. Аллаһының титуллары күп, ләкин исеме бер генә

Титул һәм исем арасындагы аерманы аңлар өчен, ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауга җавап бирегез.

  • Берәр титул, мәсәлән, «Раббы», һәм исем арасында нинди аерма бар?

Изге Язмаларда кешеләр күп аллаларга һәм хуҗаларга табына дип әйтелә. Зәбур 136:1—3 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • «Аллаларның Аллаһысы» һәм «хуҗаларның Хуҗасы» кем ул?

4. Йәһвә сезнең үз исемен белүегезне һәм куллануыгызны тели

Йәһвә сезнең үз исемен белүегезне тели икәнен нәрсә күрсәтә? ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауга җавап бирегез.

  • Ни өчен, сезнеңчә, Йәһвә үз исеменең билгеле булуын тели?

Йәһвә кешеләрнең үз исемен куллануларын тели. Римлыларга 10:13 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Аллаһының Йәһвә дигән исемен куллану никадәр мөһим?

  • Берәрсе, исемегезне истә тотып, сезгә аның буенча дәшкәндә, бу сезгә ошыймы?

  • Сез Йәһвәнең исемен кулланганда, ул нәрсә хис итә?

5. Йәһвә сезнең үзенә якынлашуыгызны тели

Чыгышы белән Камбоджадан булган Сотен исемле хатын-кыз, Аллаһының исемен белгәннән соң, бәхетлерәк булып киткән. ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауга җавап бирегез.

  • Аллаһының исемен белү Сотенга ничек тәэсир иткән?

Берәр кем белән дуслашыр өчен, башта аның исемен белергә кирәк. Ягъкуб 4:8а ны укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Йәһвә сезне нәрсә эшләргә чакыра?

  • Аллаһының исемен белү һәм куллану сезгә Аллаһыга якынрак булып китәргә ничек ярдәм итәр?

КАЙБЕРӘҮЛӘР: «Аллаһының исемнәре күп»,— дип әйтә.

  • Сез Аллаһының исеме Йәһвә икәненә ышанасызмы?

  • Аллаһының үз исемен куллануыбызны теләгәнен сез ничек аңлатыр идегез?

ЙОМГАКЛАУ

Бердәнбер хак Аллаһының исеме — Йәһвә. Ул безнең бу исемне белүебезне һәм куллануыбызны тели. Шулай гына без аңа якынлаша алабыз.

Кабатлау

  • Йәһвә кешеләр табынган башка илаһлардан нәрсә белән аерылып тора?

  • Ни өчен без Аллаһының исемен кулланырга тиеш?

  • Йәһвә сезнең үзенә якынлашуыгызны тели икәнен нәрсә күрсәтә?

Максат

ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

Аллаһының барлыгын раслаучы биш җитди дәлилне тикшереп чыгыгыз.

«Аллаһы бармы?» (Интернет мәкалә)

Ни өчен Аллаһының һәрвакыт булганына ышану акылга ятышлы? Моны карап чыгыгыз.

«Кем Аллаһыны барлыкка китергән?» («Күзәтү манарасы» 2014 ел, 1 август)

Борынгы еврей телендә Аллаһы исеменең төгәл әйтелеше билгеле булмаса да, ни өчен без аны кулланырга тиеш? Моны белегез.

«Кем ул Йәһвә?» (Интернет мәкалә)

Аллаһыны ничек атавыбыз мөһимме? Ни өчен Аллаһының бер генә шәхси исеме бар дип әйтеп була? Моны карап чыгыгыз.

«Аллаһының күпме исеме бар?» (Интернет мәкалә)

a Аллаһы исеменең мәгънәсе турында һәм Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләрендә бу исемнең ни өчен алып куелганы турында күбрәк белер өчен, «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең А4 кушымтасын карагыз.