Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ДӘРЕС 08

Сез Йәһвәнең дусты була аласыз

Сез Йәһвәнең дусты була аласыз

Йәһвә сезнең үзен яхшырак белүегезне тели. Ни өчен? Ул шуңа өметләнә: сез аның сыйфатларын, юлларын һәм ниятен күбрәк белгән саен, аның дусты булырга теләгегез үсә барачак. Сез чыннан да Аллаһының дусты була аласызмы? (Зәбур 25:14 укы.) Аның дусты булыр өчен, сез нәрсә эшли аласыз? Изге Язмалар бу сорауларга җавап бирә һәм Йәһвә белән дуслык ни өчен иң мөһим мөнәсәбәт икәнен ача.

1. Йәһвә сезгә нәрсә тәкъдим итә?

«Аллаһыга якынлашыгыз, ул да сезгә якынлашыр» (Ягъкуб 4:8). Бу нәрсәне аңлата? Йәһвә сезне үзенең дусты булырга чакыра. Кайберәүләргә Аллаһының дусты була алуларына ышану авырдыр, чөнки алар аны күрә алмый. Ләкин Йәһвә үз Сүзе, Изге Язмалар, аша үзе турында безгә бар кирәклесен ача. Шул белем ярдәмендә без аңа якынлаша алабыз. Йәһвәне беркайчан да күргәнебез булмаса да, ул безгә Изге Язмалар аша әйткән сүзләрне укыганда, аның белән дуслыгыбыз үсә.

2. Ни өчен Йәһвә иң яхшы дус?

Беркем дә сезне Йәһвә кебек ярата алмый. Ул сезнең бәхетле булуыгызны һәм, сез ярдәмгә мохтаҗ булганда, теләсә кайсы вакытта үзенә дога кылуыгызны тели. Сез «бар мәшәкатьләрегезне аңа йөкли» аласыз, «чөнки ул сезнең хакта кайгырта» (1 Петер 5:7). Йәһвә һәрчак үз дусларына таяныч булырга, юаныч бирергә һәм аларны тыңларга әзер. (Зәбур 94:18, 19 укы.)

3. Йәһвә үз дусларының нәрсә эшләүләрен тели?

Йәһвә бар кешеләрне ярата, «ә намуслылар — аның якын дуслары» (Гыйбрәтле сүзләр 3:32). Аллаһы үз дусларының ул яхшы дип санаганны эшләргә, ә яман дип санаганны эшләмәскә тырышуларын тели. Кайберәүләр беркайчан да Йәһвәнең нормалары буенча яши алмаслар дип уйларга мөмкин, әмма Йәһвә мәрхәмәтле. Кеше Йәһвәне чын-чынлап яратса һәм аңа яраклы булырга тырышса, Йәһвә аны хуп күрә (Зәбур 147:11; Рәсүлләр 10:34, 35).

ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ

Йәһвәнең дусты булыр өчен, нәрсә эшләргә икәнен һәм аның ни өчен иң яхшы дус булганын ачыклагыз.

4. Ибраһим Йәһвәнең дусты булган

Ибраһим пәйгамбәр (Ибрам) турындагы хәбәр Аллаһының дусты булу нәрсә аңлата икәнен ачыклый. Ибраһим турында Яратылыш 12:1—4 тә укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Йәһвә Ибраһимга нәрсә эшләргә кушкан?

  • Йәһвә аңа нәрсә вәгъдә иткән?

  • Ибраһим, Йәһвә сүзен үтәп, нәрсә эшләгән?

5. Йәһвә үз дусларыннан нәрсә көтә?

Без гадәттә дусларыбыз билгеле бер таләпләргә туры килер дип өметләнәбез.

  • Сезгә дусларыгызның үзегезгә нинди мөгамәләсе ошый?

1 Яхъя 5:3 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Йәһвә үз дусларының нәрсә эшләүләрен тели?

Йәһвәгә буйсыныр өчен безгә, бәлки, үз тәртибебезне һәм сыйфатларыбызны үзгәртергә туры килер. Ишагыя 48:17, 18 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Ни өчен Йәһвә үз дусларыннан үзгәрешләр ясауларын көтә?

Яхшы дус куркыныч турында алдан кисәтер. Шулай ук Йәһвә дә үз дусларын алдан кисәтә

6. Йәһвә үз дусларына булышыр өчен нәрсә эшли?

Йәһвә үз дусларына авырлыкларын кичереп чыгарга ярдәм итә. ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауга җавап бирегез.

  • Бу хатын-кызга начар уйлары һәм хис-тойгылары белән көрәшергә Йәһвә ничек ярдәм иткән?

Ишагыя 41:10, 13 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Йәһвә үзенең бар дусларына нәрсә вәгъдә итә?

  • Сезнеңчә, Йәһвә яхшы дус булыр идеме? Аңлатыгыз.

Сез ярдәмгә мохтаҗ булганда, якын дусларыгыз сезгә булыша. Йәһвә дә сезгә ярдәм итәчәк

7. Йәһвә белән дус булыр өчен, аның белән аралашу мөһим

Аралашу дуслык бәйләнешләрен ныгыта. Зәбур 86:6, 11 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Без Йәһвә белән ничек аралаша алабыз?

  • Йәһвә безнең белән ничек аралаша?

Без Йәһвә белән дога аша сөйләшәбез; ул безнең белән Изге Язмалар аша сөйләшә

КАЙБЕРӘҮЛӘР: «Аллаһы белән дус булу мөмкин түгел»,— дип әйтә.

  • Йәһвә белән дуслашып була икәнен күрсәтер өчен, сез нинди шигырь кулланыр идегез?

ЙОМГАКЛАУ

Йәһвә сезгә дус булырга тели, һәм ул сезгә үзенә якынлашырга ярдәм итәчәк.

Кабатлау

  • Йәһвә үз дусларына ничек ярдәм итә?

  • Ни өчен Йәһвә үз дусларын үзгәрешләр ясарга үгетли?

  • Сез ничек уйлыйсыз, Йәһвәнең дусты булу бик авырмы? Аңлатыгыз.

Максат

ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

Аллаһы белән дуслык тормышыгызга ничек тәэсир итә ала?

«Йәһвә — танышуга лаек Алла» («Күзәтү манарасы» 2003 ел, 1 март)

Аллаһы белән дуслыкны ничек үстерергә икәне турында белегез.

«Аллаһы белән ничек дуслашып була?» («Сорауларыңа җаваплар», 2 том, 35 бүлек)

Бер хатын-кыз Йәһвә белән дуслыгы тормышын коткарган дип уйлый. Моның турында укыгыз.

«Минем үләсе килми иде!» («Күзәтү манарасы» 2017 ел, № 1)

Яшьләрнең Йәһвә белән дуслыклары турында нәрсә сөйләгәннәрен тыңлагыз.

«Аллаһы белән дус булу нәрсәне аңлата?» (1:46)