Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ДӘРЕС 09

Аллаһыга дога аша якынлашыгыз

Аллаһыга дога аша якынлашыгыз

Дога күп яклардан ярдәм итә ала. Мәсәлән, ул сезгә киңәш кирәк булган чакларыгызда я мөһим сорауларыгыз булганда булыша ала. Сез шулай ук, юатуга һәм дәртләндерүгә мохтаҗ булганда, дога кыла аласыз. Өстәвенә, дога сезгә Йәһвәгә якынлашырга булышыр. Әмма ничек дөрес дога кылырга? Аллаһы бар догаларны да тыңлыймы? Ул сезнең догаларыгызны тыңласын өчен, сез нәрсә эшли аласыз? Әйдәгез, карап чыгыйк.

1. Кемгә дога кылырга кирәк һәм нәрсә турында дога кылып була?

Борынгы пәйгамбәрләр, мәсәлән Нух, Ибраһим, Муса һәм Давыт, Йәһвә Аллаһыга дога кылган. Мисал өчен, Давыт болай дигән: «И Йәһвә, догама колак сал» (Зәбур 143:1). Йәһвәгә дога кылганда, без аның белән дуслыгыбызны ныгытабыз.

Без бар нәрсә турында диярлек дога кыла алабыз. Әлбәттә, Аллаһы догаларыбызга җавап бирсен өчен, алар аның ихтыярына туры килергә тиеш. Аллаһының «ихтыяры буенча нәрсә генә сорасак та, ул безне ишетә» (1 Яхъя 5:14). Гайсә пәйгамбәр дога кылырга өйрәткән. (Маттай 6:9—13 укы.) Догада үзебезне борчыган нәрсәләр турында әйтүдән тыш, Аллаһыга рәхмәтләр әйтергә һәм аңардан башкаларга ярдәм итсен дип сорарга онытмаска кирәк.

2. Ничек дога кылырга кирәк?

Изге Язмалар безне Аллаһыга «күңелләребезне бушатырга» өнди (Зәбур 62:8). Шуңа күрә догаларыбыз эчкерсез булырга тиеш. Без хөрмәт чагылган гәүдә торышында, кычкырып я эчтән генә, дога кыла алабыз. Шулай ук теләсә кайсы вакытта һәм урында дога кылып була.

3. Аллаһы догаларыбызга ничек җавап бирә?

Ул моны төрлечә эшли. Йәһвә сорауларыбызга җавапны еш кына Изге Язмалар аша бирә. Зәбур 19:7 буенча, Аллаһы Сүзен уку «тәҗрибәсезне зирәк итә» ала. (Ягъкуб 1:5 укы.) Авырлыкларга очраганда, Аллаһы безгә җан тынычлыгы бирә ала. Без ярдәмгә мохтаҗ булганда, ул үз хезмәтчеләрен безгә булышырга дәртләндерергә мөмкин.

ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ

Аллаһыга нинди догалар яраклы икәнен һәм дога сезгә ничек ярдәм итә ала икәнен карап чыгыгыз.

4. Аллаһы нинди догаларны тыңлый?

Догаларыбыз Аллаһыга яраклымы, юкмы икәнен нәрсә билгели? ВИДЕОРОЛИК карагыз.

Йәһвә безнең үзенә дога кылуыбызны тели. Зәбур 65:2 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Сезнеңчә, «Догаларны Тыңлаучы» сезнең дога кылуыгызны телиме? Аңлатыгыз.

Аллаһының догаларыбызны тыңлавын теләсәк, без аның нормалары буенча яшәргә тырышырга тиеш. Микай 3:4 һәм 1 Петер 3:12 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Йәһвә догаларыбызны тыңласын өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Сугышта катнашкан ике як та җиңү турында дога кыла. Аллаһы бу догаларга җавап бирер дип өметләнү акыллымы?

5. Догаларыбыз эчкерсез булырга тиеш

Кайберәүләрне үзләре аңламаган телдәге догаларны ятларга һәм аларны кабатларга өйрәткәннәр. Әмма Аллаһы андый догаларны тыңларга телиме? Маттай 6:7 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Догаларыгызда «бер үк нәрсәне кат-кат әйтмәс» өчен, сез нәрсә эшли аласыз?

Һәр көн тормышыгыздагы берәр фатиха турында уйланып, сез аның өчен Йәһвәгә рәхмәтегезне белдерә аласыз. Атна дәвамында һәр көн шулай эшләсәгез, сез җиде төрле темага дога кылырсыз.

Яхшы ата баласының үзе белән эчкерсез сөйләшүен тели. Йәһвә дә безнең эчкерсез дога кылуыбызны тели

6. Дога — Аллаһының бүләге

Дога безгә, аеруча авыр чакларда, ничек ярдәм итә ала? ВИДЕОРОЛИК карагыз.

Изге Язмалар вәгъдә иткәнчә, дога безгә чын җан тынычлыгы табарга ярдәм итә ала. Филипиялеләргә 4:6, 7 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Дога кылу, кайчак проблеманы юкка чыгармаса да, кайсы яктан ярдәм итә?

  • Сез нәрсә турында дога кылырга теләр идегез?

Сез беләсезме?

«Амин» сүзе «шулай булсын» я «һичшиксез» дигәнне аңлата. Изге Язмалар язылган вакытлардан бирле кешеләр «амин» сүзен дога ахырында әйтә (1 Елъязма 16:36).

7. Дога кылу өчен вакыт бүлеп куегыз

Кайвакыт эшләребез шулкадәр күп була, без хәтта дога кылырга онытабыздыр. Гайсә өчен дога кылу никадәр мөһим булган? Маттай 14:23 һәм Марк 1:35 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Гайсә дога кылыр өчен ничек вакыт тапкан?

  • Сез дога кылыр өчен вакытны ничек таба аласыз?

КАЙБЕРӘҮЛӘР: «Аллаһы догаларны тыңласын өчен, аңа билгеле бер телдә генә дога кылырга кирәк»,— дип әйтә.

  • Сез моңа нәрсә дияр идегез?

ЙОМГАКЛАУ

Эчкерсез догалар безне Аллаһыга якынлаштыра, безгә җан тынычлыгы бирә һәм Йәһвәгә яраклы булыр өчен көч өсти.

Кабатлау

  • Без кемгә дога кылырга тиеш?

  • Безгә ничек дога кылырга кирәк?

  • Дога нинди файда китерә?

Максат

ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

Дога турында еш бирелә торган сорауларга җавап табыгыз.

«Дога турындагы җиде сорау» (Мәкаләләр 2010)

Ни өчен дога кылырга кирәк икәнен һәм догаларыгызның сыйфатын ничек яхшыртырга икәнен белегез.

«Ни өчен миңа дога кылырга кирәк?» (Интернет мәкалә)

Изге Язмалар нигезендә кемгә дога кылырга кирәк икәнен карап чыгыгыз.

«Изгеләргә дога кылу дөресме?» (Интернет мәкалә)

Бу музыкаль видеодан күренгәнчә, безнең кайда я кайчан дога кылуыбыз мөһимме?

«Һәркайчан дога кыл» (1:22)