Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ДӘРЕС 10

Йәһвә Шаһитләренең очрашулары файда китерә

Йәһвә Шаһитләренең очрашулары файда китерә

Сезнең кайчан да булса Йәһвә Шаһитләренең очрашуларында булганыгыз бармы? Юк икән, сез анда барырга икеләнәсездер. Һәм сезнең төрле сорауларыгыз туадыр: «Бу очрашулар ничек үтә? Ни өчен алар кирәк? Ни өчен мин анда барырга тиеш?» Бу дәрестән сез җыелышта булу сезне ничек Аллаһыга якынлаштыра ала икәнен һәм үзегезгә шәхсән ничек ярдәм итә ала икәнен белерсез.

1. Ни өчен Йәһвә Шаһитләре бергә җыела?

Моның иң мөһим сәбәбе турында Изге Язмаларның бер язучысы әйткән булган: «Зур җыелышта мин Йәһвәне мактармын» (Зәбур 26:12). Шулай ук Йәһвә Шаһитләре дә бергә җыелудан зур шатлык таба. Бөтен дөнья буйлап алар һәр атна Аллаһыга гыйбадәт кылыр өчен, аңа мактау җырлары җырлар өчен һәм дога кылыр өчен җыела. Аллаһыга гыйбадәт кылыр өчен, елына берничә тапкыр зуррак очрашулар да үткәрелә.

2. Безнең очрашуларыбызда сез нәрсә белерсез?

Очрашуларда без Аллаһы Сүзен өйрәнәбез: «аны ачык итеп аңлаталар һәм мәгънәсен ачыклап бирәләр». (Никами 8:8 укы.) Анда сез Йәһвә турында һәм аның искиткеч сыйфатлары турында күбрәк белерсез. Аның яратуы турында күбрәк белгән саен, сез аңа якынлаша барырсыз. Сез шуны да ачыкларсыз: Аллаһы сезгә мәгънәле тормыш алып барырга ярдәм итә ала (Ишагыя 48:17, 18).

3. Очрашуларыбыздагы аралашу сезгә нинди файда китерә ала?

Йәһвә безне «бер-беребезне мәхәббәт һәм игелекле эшләргә дәртләндерер өчен, бер-беребезгә игътибарлы булырга» өнди (Еврейләргә 10:24, 25). Очрашуларда сез бер-берсе турында кайгырткан һәм, сезнең кебек, Аллаһы турында күбрәк белергә теләгән кешеләрне очратырсыз. Сез аларның Изге Язмалардан дәртләндерүче фикерләр белән уртаклашканын ишетерсез. (Римлыларга 1:11, 12 укы.) Сез шулай ук авырлыкларын уңышлы кичереп чыккан кешеләр белән дә сөйләшә алырсыз. Шушы һәм башка сәбәпләр аркасында Йәһвә безнең регуляр рәвештә бергә җыелуыбызны тели!

ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ

Йәһвә Шаһитләренең очрашулары ничек үтә икәнен һәм нигә бу җыелышларга йөрер өчен тырышлыклар кую файдалы икәнен ачыклагыз.

4. Йәһвә Шаһитләренең очрашулары

Беренче мәсихчеләр, Йәһвәгә гыйбадәт кылыр өчен, регуляр рәвештә бергә җыелган (Римлыларга 16:3—5). Көләсәйлеләргә 3:16 ны укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Беренче мәсихчеләр Йәһвәгә ничек гыйбадәт кылган?

Бүгенге көннәрдә Йәһвә Шаһитләре дә регуляр рәвештә гыйбадәт кылу урыннарында бергә җыела. Аларның очрашулары ничек үтә икәнен белер өчен, ВИДЕОРОЛИК карагыз. Аннары җыелыш очрашуы сурәтләнгән рәсемгә карап, сорауларга җавап бирегез.

  • Патшалык Залында үткән очрашулар һәм Көләсәйлеләргә 3:16 да укыганнарыгыз арасында нинди охшаш яклар бар?

  • Видеороликта я рәсемдә сезгә нәрсә ошады?

2 Көринтлеләргә 9:7 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Ни өчен Йәһвә Шаһитләренең очрашуларында акча җыю юк?

Өйрәтүчегез белән киләсе очрашуда каралачак материал белән танышып чыгыгыз.

  • Очрашуда каралачак материалның нинди өлеше сездә кызыксыну уятты я файдалы булып күренде?

Сез беләсезме?

Jw.org сайтында дөнья буйлап очрашулар кайда һәм кайчан үтә икәнен белеп була.

  1. А. Безнең очрашуларда нотыклар, сәхнәләштерүләр була һәм видеороликлар күрсәтелә. Очрашулар җыр һәм дога белән башлана һәм тәмамлана

  2. Ә. Программаның кайбер өлешләрендә тыңлаучылар комментарийлар бирә ала

  3. Б. Очрашуларга һәркем: ир-атлар, хатын-кызлар, олы яшьтәгеләр һәм яшьләр килә ала

  4. В. Керү бушлай. Йәһвә Шаһитләренең очрашуларында акча җыю юк

5. Очрашуларга йөрер өчен тырышлыклар куярга кирәк

Гайсә үскән гаиләнең мисалын карап чыгыйк. Алар һәр ел Иерусалимга бәйрәмгә бара торган булган. Моның өчен аларга Насарадан таулы җирләр аша якынча 100 километр ара үтәргә кирәк булган. Лүк 2:39—42 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Сезнеңчә, Иерусалимга бу сәяхәт тырышлыклар таләп иткәнме?

  • Ни өчен сезгә очрашуларга йөрер өчен тырышлыклар куярга кирәк булыр?

  • Сез ничек уйлыйсыз, бу тырышлыкларыгыз сезгә файда китерерме? Аңлатыгыз.

Изге Язмаларда гыйбадәт кылыр өчен бергә җыелу бик мөһим дип әйтелә. Еврейләргә 10:24, 25 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Ни өчен без очрашуларга даими йөрергә тиеш?

КАЙБЕРӘҮЛӘР: «Аллаһы турында белер өчен очрашуларга йөрисе юк. Өйдә генә дә укып була»,— дип әйтә.

  • Изге Язмалардагы нинди шигырь я мисал Йәһвәнең очрашуларга карашын ачыклый?

ЙОМГАКЛАУ

Җыелышларга йөрү сезгә Йәһвә турында күбрәк белергә, аның белән дуслыгыгызны ныгытырга һәм аңа башкалар белән бергә гыйбадәт кылырга ярдәм итәчәк.

Кабатлау

  • Ни өчен Йәһвә безне бергә җыелырга дәртләндерә?

  • Сез Йәһвә Шаһитләренең очрашуларында нәрсәләр белерсез?

  • Сезнеңчә, җыелышлар сезгә тагын нинди яклардан ярдәм итә алыр иде?

Максат

ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

Сез очрашуларга барырга икеләнеп торсагыз, нәрсә эшләргә? Бер кешенең очрашуларны ничек ярата башлаганын карагыз.

«Анда ничек каршы алганнарын мәңге онытмабыз» (4:16)

Бер егетнең очрашуларны ничек ошатканын һәм җыелышларга йөри алыр өчен нәрсә эшләгәнен карагыз.

«Миңа очрашулар бик ошады!» (4:33)

Кайберәүләрнең очрашулар турында нәрсә әйткәнен белегез.

«Патшалык Залында үткән очрашуларга нәрсәгә йөрергә?» (Интернет мәкалә)

Бер банданың әгъзасы Йәһвә Шаһитләренең очрашуына килгәч, аның тормышы ничек үзгәргәнен белегез.

«Мин үзем белән һәрвакыт пистолет йөртә идем» («Күзәтү манарасы» 2014 ел, 1 июль)