Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ДӘРЕС 12

Изге Язмаларны өйрәнүне дәвам итегез

Изге Язмаларны өйрәнүне дәвам итегез

Изге Язмаларны өйрәнү кызыклы һәм файдалы. Әмма бу кайвакыт җиңел булмаска мөмкин. Хәтта мондый сорау туа ала: «Алга таба Изге Язмаларны өйрәнергә кирәкме соң?» Авырлыкларга карамастан, ни өчен өйрәнүне дәвам итү мөһим? Сезгә бирешмәскә нәрсә ярдәм итәчәк?

1. Ни өчен Изге Язмаларны өйрәнү мөһим?

«Аллаһының Сүзе тере һәм кодрәтле» (Еврейләргә 4:12). Изге Язмалар китабы зур кыйммәткә ия, чөнки анда Аллаһының уй-фикерләре язылган. Шулай ук аннан сез Аллаһының үзегезне яратканын белә аласыз. Бу китап сезгә белем алырга, чын зирәклеккә һәм өметкә ия булырга ярдәм итә. Ә иң мөһиме, Изге Язмалар сезгә Йәһвәнең дусты булып китәргә булыша. Изге Язмаларны өйрәнгәндә, сезнең тормышыгыз яхшы якка үзгәрәчәк.

2. Ни өчен Изге Язмалардагы хакыйкатьнең кыйммәтлеген тану мөһим?

Изге Язмалардагы хакыйкатьләр кыйммәтле хәзинәләр сыман. Менә ни өчен Аллаһы Сүзе безне «хакыйкатьне сатып алырга һәм аны беркайчан да сатып җибәрмәскә» өнди (Гыйбрәтле сүзләр 23:23). Изге Язмалардагы хакыйкатьнең кыйммәтлеген истә тотсак, без, киртәләргә карамастан, өйрәнүне дәвам итәр өчен тырышлыклар куячакбыз. (Гыйбрәтле сүзләр 2:4, 5 укы.)

3. Йәһвә сезгә өйрәнүне дәвам итәргә ничек булыша ала?

Чиксез кодрәтле Барлыкка Китерүче һәм Дус буларак, Йәһвә сезне бик яхшы белә һәм сезгә үзе турында белем алырга ярдәм итәргә тели. Ул сез «эш итсен өчен, сездә теләк уята һәм көч бирә». (Филипиялеләргә 2:13 укы.) Шулай итеп, сезгә өйрәнер һәм белгәннәрегезне кулланыр өчен кайвакыт өстәмә этәргеч көч кирәк булса, ул сезгә булыша ала. Ә киртәләрне һәм каршылыкларны җиңәр өчен сезгә өстәмә кодрәт кирәк булганда, ул аны бирә ала. Изге Язмаларны өйрәнүегезне дәвам итәргә булышсын дип, Йәһвәгә һәрвакыт дога кылыгыз (1 Тисалуникәлеләргә 5:17).

ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ

Эшләрегез күп булса я башкалар каршы килсә, Изге Язмаларны өйрәнүдән ничек туктамаска икәнен белегез. Шулай ук Йәһвәнең сезгә бирешмәскә ничек ярдәм итәчәген карап чыгыгыз.

4. Изге Язмаларны өйрәнү сезнең өчен бик мөһим булсын

Кайвакыт мәшәкатьләр шулкадәр күп була, Изге Язмаларны өйрәнер өчен вакыт юк кебек тоелырга мөмкин. Бу очракта нәрсә эшләргә? Филипиялеләргә 1:10 ны укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Сезнең өчен тормышта нәрсәләр мөһим?

  • Изге Язмаларны өйрәнү үзегез өчен мөһим икәнен сез ничек күрсәтә аласыз?

  1. А. Чиләккә башта ком салсагыз, ташлар инде анда сыеп бетмәс

  2. Ә. Әмма чиләккә башта ташларны салсагыз, анда комның күп өлеше сыячак. Шулай ук сез тормышыгызда мөһимрәк нәрсәләрне беренче урынга куйсагыз, аларны да башкара алырсыз, башка нәрсәләр өчен дә вакытыгыз калыр

Изге Язмаларны өйрәнү безнең рухи ихтыяҗларыбызны — Аллаһы турында белем алу һәм аңа гыйбадәт кылу ихтыяҗын канәгатьләндерә. Маттай 5:3 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Изге Язмаларны өйрәнү безнең өчен мөһим булса, бу безгә нинди файда китерәчәк?

5. Каршылыклар алдында бирешмәгез

Кайвакыт башкалар сезгә Изге Язмаларны өйрәнергә комачауларга мөмкин. Франческо мисалына игътибар итегез. ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауларга җавап бирегез.

  • Франческо белгәннәрен дусларына һәм гаиләсенә сөйләгәч, алар моңа ничек караган?

  • Бирешмәгәне өчен ул ничек бүләкләнгән?

2 Тимутигә 2:24, 25 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Сез гаиләгезгә һәм дусларыгызга белгәннәрегезне сөйләгәндә, алар моңа ничек карый?

  • Берәрсенә Изге Язмаларны өйрәнүегез ошамаса, бу шигырьләр буенча, сез үзегезне ничек тотарга тиеш? Аңлатыгыз.

6. Йәһвәнең ярдәм итәчәгенә ышаныгыз

Йәһвәгә якынлашкан саен, аңа яраклы булырга теләгебез үсә барачак. Шулай да, аның нормалары буенча яшәр өчен, үзгәрешләр ясау авыр булырга мөмкин. Ләкин бирешмәгез, Йәһвә сезгә ярдәм итәчәк. ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауларга җавап бирегез.

  • Йәһвәгә яраклы булыр өчен, Джим нинди үзгәрешләр ясаган?

  • Аның очрагы сезне кайсы яктан гаҗәпләндерә?

Еврейләргә 11:6 ны укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Йәһвәне «ихластан эзләүчеләрне», ягъни аның турында белем алыр өчен һәм аңа яраклы булыр өчен тырышлыклар куйган кешеләрне, нинди фатихалар көтә?

  • Шигырьдән күренгәнчә, Йәһвә Изге Язмаларны өйрәнер өчен куйган тырышлыкларыгызга ничек карый?

БЕРӘРСЕ: «Ни өчен сез Изге Язмаларны өйрәнәсез?» — дип сорарга мөмкин.

  • Сез ничек җавап бирер идегез?

ЙОМГАКЛАУ

Изге Язмаларны өйрәнү, кайчак җиңел булмаса да, сезгә хәзер һәм мәңге шатланып яшәргә ярдәм итә ала. Йәһвәгә таянуыгызны дәвам итегез, һәм ул сезне бүләкләячәк.

Кабатлау

  • Ни сәбәпле Изге Язмалардагы хакыйкатьләр сезнең өчен кадерле?

  • «Нәрсә мөһимрәк, шуны» ничек аера белергә?

  • Ни өчен сез Йәһвәдән Изге Язмаларны өйрәнүегезне дәвам итәргә булышсын дип сорарга тиеш?

Максат

ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

Вакытны акыллы кулланырга булышкан дүрт киңәшне карап чыгыгыз.

«Ничек вакытны акыллы кулланырга?» («Уяныгыз!» 2014 ел, февраль)

Йәһвәнең бер хатын-кызга ничек ярдәм иткәненә игътибар итегез. Ире аның Йәһвәгә яраклы булыр өчен куйган тырышлыкларын аңламаган.

«Йәһвә йөгебезне йөртүдә ярдәм итә» (5:05)

Бер ир-атка хатынының бирешмәве нинди файда китергәне турында карагыз.

«Мин хакыйкатьне яхшы тикшереп чыктым» (6:30)

Йәһвә Шаһитләрен кайчак гаиләләрне таркатуда гаеплиләр. Бу чыннан да шулаймы?

«Йәһвә Шаһитләре гаиләләрне таркатамы?» (Интернет мәкалә)