Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ДӘРЕС 16

Гайсә җирдә яшәгәндә нәрсә эшләгән?

Гайсә җирдә яшәгәндә нәрсә эшләгән?

Күп кешеләр Гайсәне көчсез бала я акыллы пәйгамбәр итеп күз алдына китерә. Әмма аның җирдәге тормышын тикшереп, без аның турында күбрәк белә алабызмы? Бу дәрестә без Гайсәнең кайбер мөһим эшләрен һәм алар сезгә ничек кагыла икәнен карап чыгарбыз.

1. Гайсәнең иң мөһим эше нинди булган?

«Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәрне игълан итү» Гайсәнең төп эше булган. (Лүк 4:43 укы.) Ул Аллаһы урнаштырачак Патшалык, ягъни хөкүмәт, турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләгән. Бу Патшалык кешелекнең бар проблемаларын хәл итәчәк a. Гайсә бу шатлыклы хәбәрне өч ел ярым армый-талмый таратып йөргән (Маттай 9:35).

2. Гайсә кылган могҗизаларның максаты нинди булган?

Изге Язмаларда Аллаһының Гайсә аша башкарган күп «кодрәтле эшләре, галәмәтләре һәм могҗизалы күренешләре» сурәтләнә (Рәсүлләр 2:22). Аллаһы кодрәте ярдәмендә Гайсә табигать көчләре белән идарә иткән, меңләгән кешене тукландырган, авыруларны савыктырган һәм хәтта үлеләрне терелткән (Маттай 8:23—27; 14:15—21; Марк 6:56; Лүк 7:11—17). Гайсәнең могҗизалары аны Аллаһы җибәргән икәнен ачык итеп күрсәткән. Алар шулай ук Йәһвәнең бар проблемаларыбызны чишәргә көче бар икәнен күрсәтә.

3. Гайсәнең тормышыннан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

Гайсә Йәһвәгә һәрвакыт буйсынган. (Яхъя 8:29 укы.) Каршылыкларга карамастан, Гайсә үз Атасы кушканны үлеменә кадәр тугры үтәгән. Гайсә кешеләр, хәтта авыр шартларда да, Аллаһыга хезмәт итә ала икәнен раслаган. Гайсә без «нәкъ аның эзләре буенча барсын өчен, [безгә] үрнәк калдырган» (1 Петер 2:21).

ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ

Гайсәнең ничек яхшы хәбәрне таратканын һәм могҗизалар кылганын карап чыгыгыз.

4. Гайсә яхшы хәбәрне тараткан

Гайсә, мөмкин кадәр күбрәк кешегә яхшы хәбәрне җиткерер өчен, тузанлы юллар буйлап йөзләгән километр үткән. Лүк 8:1 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Гайсә үзен тыңларга җыелган кешеләргә генә вәгазьләгәнме?

  • Кешеләргә яхшы хәбәрне сөйләр өчен, Гайсә нинди тырышлыклар куйган?

Аллаһы Мәсихнең яхшы хәбәрне игълан итәчәген алдан әйткән булган. Ишагыя 61:1, 2 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Гайсә бу пәйгамбәрлекне ничек үтәгән?

  • Сезнеңчә, бүген кешеләр яхшы хәбәргә мохтаҗмы?

5. Гайсә мөһим хакыйкатьләргә өйрәткән

Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләүдән тыш, Гайсә башкаларга гамәли киңәшләр биргән. Аның Таудагы вәгазеннән берничә мисал карап чыгыйк. Маттай 6:14, 34 һәм 7:12 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Бу шигырьләрдә Гайсә нинди гамәли киңәшләр биргән?

  • Сезнеңчә, бу киңәшләр әле дә файдалымы?

6. Гайсә могҗизалар кылган

Йәһвәнең көче ярдәмендә Гайсә күп могҗизалар кылган. Аларның берсе турында белер өчен, Марк 5:25—34 не укыгыз я ВИДЕОРОЛИК карагыз. Аннары сорауларга җавап бирегез.

  • Авырган хатын-кыз нәрсәгә инанган булган?

  • Бу хәбәрдә сезгә аеруча нәрсә ошады?

Яхъя 5:36 ны укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Гайсәнең могҗизалары аның турында нинди шаһитлек биргән, ягъни нәрсәне раслаган?

Сез беләсезме?

Гайсә турында иң күбе Изге Язмаларның Яхшы хәбәрләр дип аталган дүрт китабында язылган. Аларны Маттай, Марк, Лүк һәм Яхъя бәян иткән. Бу язучыларның һәрберсе Гайсә турында төрле нечкәлекләрне искә алган. Бу мәгълүматны бергә кушсаң, аның тормышы турындагы гаҗәеп хәбәр килеп чыга.

  • МАТТАЙ

    үзенең Яхшы хәбәрен беренче булып язган. Анда Гайсәнең тәгълиматларына, аеруча Аллаһы Патшалыгына, зур игътибар бирелә.

  • МАРК

    китабы Яхшы хәбәрләрнең иң кыскасы. Бу хәбәр вакыйгаларга бай, һәм алар тиз үзгәреп тора.

  • ЛҮК

    дога кылуга һәм Гайсәнең хатын-кызлар белән үзен ничек тотканына игътибар итә.

  • ЯХЪЯ

    Гайсәнең шәхесен яхшы ачыклый, аның үз якын дуслары һәм башкалар белән күп сөйләшүләрен китерә.

КАЙБЕРӘҮЛӘР: «Гайсә пәйгамбәрләрнең берсе генә булган»,— дип әйтә.

  • Ә сез ничек уйлыйсыз?

ЙОМГАКЛАУ

Гайсә Аллаһы Патшалыгы турында вәгазьләгән, могҗизалар кылган һәм һәрвакыт Йәһвәгә буйсынган.

Кабатлау

  • Гайсә җирдә яшәгәндә, аның төп эше нинди булган?

  • Гайсәнең могҗизалары нәрсәне раслый?

  • Гайсә нинди гамәли киңәшләр биргән?

Максат

ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

Гайсәнең чыннан да могҗизалар кылганына ни өчен ышанып булганын карап чыгыгыз.

«Гайсәнең могҗизалары. Син алардан нәрсә белә аласың?» («Күзәтү манарасы» 2004 ел, 1 октябрь)

Гайсәнең үзе өчен түгел, ә башкалар өчен яшәве бер ир кешегә ничек тәэсир иткәне турында укыгыз.

«Мин үзем өчен генә яшәдем» («Күзәтү манарасы» 2014 ел, 1 октябрь)

Гайсә хезмәтенең төп вакыйгалары хронологик тәртиптә китерелгән таблицаны карагыз.

«Гайсәнең җирдәге тормышындагы төп вакыйгалар» («Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе», кушымта А7)

a Аллаһы Патшалыгы темасы 31—33 нче дәресләрдә җентекләбрәк каралачак.