Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ДӘРЕС 18

Мәсихнең чын шәкертләрен ничек билгеләргә?

Мәсихнең чын шәкертләрен ничек билгеләргә?

Миллиардлаган кеше үзләрен Мәсихнең шәкертләре дип атый. Шулай да алар төрлечә өйрәтә һәм төрле нормалар буенча яши. Шуңа күрә Мәсихнең чын шәкертләрен ничек билгеләп була?

1. Мәсихче кем ул?

Мәсихчеләр — Гайсә Мәсихнең шәкертләре. (Рәсүлләр 11:26 укы.) Алар Гайсәнең шәкертләре булуларын ничек күрсәтә? Ул әйткән: «Минем сүзләремне тотасыз икән, сез чыннан да минем шәкертләрем» (Яхъя 8:31). Моннан күренгәнчә, мәсихчеләр Гайсәнең тәгълиматларына буйсынырга тиеш. Гайсә үз тәгълиматларын раслар өчен Язмаларга нигезләнгән кебек, мәсихчеләр дә үз ышануларын Изге Язмаларга нигезли. (Лүк 24:27 укы.)

2. Мәсихчеләр ничек ярату күрсәтә?

Гайсә үз шәкертләренә мондый әмер биргән: «Бер-берегезне мин сезне яраткандай яратыгыз» (Яхъя 15:12). Гайсә үз шәкертләрен яратканын ничек күрсәткән? Ул алар белән вакыт үткәргән, аларның рухларын күтәргән һәм аларга ярдәм иткән. Ул хәтта алар өчен үз тормышын биргән (1 Яхъя 3:16). Мәсихчеләр дә ярату турында сөйләп кенә калмый. Алар үз сүзләре һәм эшләре белән бер-берсен яратканнарын күрсәтә.

3. Мәсихчеләр нинди эш башкара?

Гайсә үз шәкертләренә йөкләмә биргән. «Ул аларны Аллаһы Патшалыгы турында вәгазьләргә... җибәргән» (Лүк 9:2). Беренче мәсихчеләр үзләре гыйбадәт кылган урыннарда гына түгел, ә шулай ук кешеләр булган башка җирләрдә дә һәм өйдән өйгә йөреп тә вәгазьләгән. (Рәсүлләр 5:42; 17:17 укы.) Бүген дә мәсихчеләр Изге Язмалардагы хакыйкатьне кешеләр булган бар җирдә вәгазьли. Гайсәнең шәкертләре кешеләрне ярата. Шуңа күрә алар Изге Язмалардагы өмет һәм юаныч бирүче хәбәрне башкаларга сөйләр өчен, үз вакытларын һәм көчләрен шатлык белән куллана (Марк 12:31).

ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ

Мәсихнең шәкертләрен аның тәгълиматларын тотмаган һәм үрнәгенә иярмәгән кешеләрдән ничек аерып була икәнен карап чыгыгыз.

4. Алар Изге Язмалардагы хакыйкатьне кадерли

Беренче мәсихчеләр Аллаһы Сүзен кадерләгән

Үзләрен Мәсихнең шәкерте дип атаган кайбер кешеләр Изге Язмалардагы хакыйкатьне кадерләми. ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауга җавап бирегез.

  • Кайбер чиркәүләр кешеләргә Гайсәнең өйрәткәннәрен белергә ничек комачаулаган?

Гайсә Аллаһы Сүзендәге хакыйкатькә өйрәткән. Яхъя 18:37 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Гайсәнең сүзләре буенча, «хакыйкать ягында торучы» мәсихчеләрне ничек билгеләп була?

5. Алар Изге Язмалардагы хакыйкатьне вәгазьли

Беренче мәсихчеләр башкаларга вәгазьләгән

Күккә күтәрелер алдыннан, Гайсә үз шәкертләренә бер йөкләмә биргән. Мәсихчеләр аны бүген дә үти. Маттай 28:19, 20 һәм Рәсүлләр 1:8 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Кайчанга кадәр һәм нинди күләмдә вәгазь эше башкарылырга тиеш?

6. Алар өйрәткәннәре буенча яши

Том исемле ир-ат Мәсихнең чын шәкертләрен тапканына ничек инанган? ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауларга җавап бирегез.

  • Нәрсә аркасында Том диннән баш тарткан?

  • Аны хакыйкатьне тапканына нәрсә ышандырган?

Берәрсе үзен Гайсәнең шәкерте дип атый икән, ул моны үз эшләре белән күрсәтергә тиеш. Маттай 7:21 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Гайсәнең сүзләре буенча, ни өчен үзеңне аның шәкерте дип атау гына җитми?

7. Алар бер-берсен ярата

Беренче мәсихчеләр бер-берсен яраткан

Мәсихчеләр үз имандашлары хакына чыннан да үз тормышларын куркыныч астына куямы? ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауларга җавап бирегез.

  • Ллойд кардәшне Йохансон кардәш хакына үз тормышын куркыныч астына куярга нәрсә этәргән?

  • Сезнеңчә, ул мәсихчеләрчә эш иткәнме?

Яхъя 13:34, 35 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Гайсәнең чын шәкертләре башка раса һәм милләт кешеләре белән үзләрен ничек тотачак?

  • Сугыш вакытында алар Гайсәнең әмерен ничек тотачак?

КАЙБЕРӘҮЛӘР: «Нинди динне тотуыбыз мөһим түгел. Без барыбыз бер Аллаһыга табынабыз»,— дип әйтә.

  • Аллаһының чын хезмәтчеләре билгеле бер таләпләргә туры килергә тиеш икәнлеген күрсәтер өчен, сез нинди шигырьне кулланыр идегез?

ЙОМГАКЛАУ

Гайсәнең чын шәкертләре Изге Язмалардагы тәгълиматларны тота, фидакарь ярату күрсәтә һәм Изге Язмалардагы хакыйкатьне вәгазьли.

Кабатлау

  • Гайсәнең чын шәкертләре үз ышануларын нәрсәгә нигезли?

  • Гайсәнең чын шәкертләрен нинди сыйфат аерып тора?

  • Гайсәнең чын шәкертләре нинди эш башкара?

Максат

ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

Гайсә Мәсих өйрәткәнчә һәм аның үрнәге буенча яшәргә тырышкан кешеләр турында күбрәк белегез.

«Йәһвә Шаһитләре кемнәр алар?» (1:13)

Үткәндә монахиня булган хатын-кыз ничек «чын кардәшлекне» тапкан икәне турында белегез.

«Алар һәр соравыма Изге Язмалардан җавап бирә иде!» («Күзәтү манарасы» 2014 ел, 1 апрель)

Мәсихчеләр ярдәмгә мохтаҗ имандашларына ничек ярату күрсәтә икәнен карап чыгыгыз.

«Афәт килгәндә, кардәшләребезгә булышу (Өзек)» (3:57)

Беренче мәсихчеләрнең һәм бүгенге мәсихчеләрнең ничек Гайсәнең сүзләрен үтәгәнен карап чыгыгыз.

«Чын мәсихчеләр нәрсә белән аерылып тора?» («Күзәтү манарасы» 2012 ел, 1 март)