Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ДӘРЕС 24

Фәрештәләр турында хакыйкать

Фәрештәләр турында хакыйкать

Йәһвә безнең күктәге гаиләсе турында белүебезне тели. Бу гаилә фәрештәләрдән тора. Алар Аллаһының уллары дип атала (Әюп 38:7). Фәрештәләр турында Изге Язмаларда нәрсә әйтелә? Алар кешеләргә нинди йогынты ясый? Бөтен фәрештәләр дә Аллаһының гаиләсенә керәме?

1. Фәрештәләр кемнәр алар?

Йәһвә фәрештәләрне җирне булдырганчы яраткан. Алар — аның кебек күктә яшәүче күренми торган рухлар (Еврейләргә 1:14). Күктә миллионлаган фәрештә бар; һәрберсе — аерым шәхес (Ачылыш 5:11). Алар Йәһвәнең «тавышын тыңлап сүзен үтиләр» (Зәбур 103:20). Борынгы заманда алар кайвакыт кешеләргә Йәһвәнең хәбәрләрен җиткергән, аның халкына ярдәм иткән һәм аларны коткарган. Бүгенге көннәрдә алар мәсихчеләрне Аллаһы турында белергә теләгән кешеләргә юнәлтә.

2. Шайтан һәм аның җеннәре кемнәр алар?

Кайбер фәрештәләр Йәһвәгә тугры булып калмаган. Фетнә күтәргән беренче фәрештә «бөтен дөньяны юлдан яздыручы Иблис һәм Шайтан дип атала» (Ачылыш 12:9). Шайтан башкалар өстеннән идарә итәргә теләгән, шуңа күрә ул беренче кешеләрне Аллаһыны тыңламаска котырткан. Соңрак хәтта башка фәрештәләр дә аның фетнәсенә кушылган. Бу фетнәчел фәрештәләр җеннәр дип атала. Йәһвә аларны күктән җиргә бәреп төшергән, һәм алар юк ителәчәк. (Ачылыш 12:9, 12 укы.)

3. Шайтан һәм җеннәр безне ничек юлдан яздырырга тырыша?

Шайтан һәм җеннәр күп кешеләрне спиритизм аша алдый. Спиритизм — җеннәр белән бәйләнешкә керергә тырышу. Кайбер кешеләр астрологлар, күрәзәчеләр, рухлар чакыручылар һәм өшкерүчеләргә бара. Башкалар исә гороскоплар карый, төш юрый һәм спиритизм белән бәйле дәвалау ысулларын куллана. Кешеләр үлгәннәр белән сөйләшеп була дип тә алдана. Ләкин Йәһвә безне кисәтә: «Рухлар чакыручыларга мөрәҗәгать итмә һәм күрәзәчеләр белән киңәшләшмә» (Левилеләр 19:31). Шулай итеп ул безне Шайтаннан һәм җеннәрдән яклый. Алар Аллаһының дошманнары һәм безгә зыян китерергә тели.

ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ

Фәрештәләр кылган яхшы эшләр турында, спиритизмның никадәр куркыныч булуы һәм үзебезне Шайтан белән җеннәрдән ничек яклый алганыбыз турында белегез.

4. Фәрештәләр кешеләргә Йәһвә турында белергә булыша

Аллаһының фәрештәләре кешеләргә турыдан-туры вәгазьләми. Алар Аллаһының хезмәтчеләрен аның турында белергә теләгән кешеләргә юнәлтә ала. Ачылыш 14:6, 7 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Ни өчен безгә вәгазьләр өчен фәрештәләрнең ярдәме кирәк?

  • Фәрештәләрнең сезне яхшы хәбәргә мохтаҗ кешеләргә юнәлтә алуы турында белгәч, бу сезгә ничек тәэсир итте?

5. Спиритизмны кире кагыгыз

Шайтан һәм җеннәр — Йәһвәнең дошманнары. Алар — безнең дә дошманнарыбыз. Лүк 9:38—42 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Җеннәр кешеләргә нинди йогынты ясый?

Без җеннәрнең үзебезгә тәэсир итүләрен теләмибез. Канун 18:10—12 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Җеннәр безгә ничек тәэсир итәргә һәм безнең белән ничек элемтәгә керергә тырыша? Сез яшәгән җирдә спиритизмның нинди төрләре таралган?

  • Сезнеңчә, Йәһвәнең спиритизм белән шөгыльләнүне тыюы акыллымы? Аңлатыгыз.

ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауларга җавап бирегез.

  • Сез ничек уйлыйсыз, Палеса үз кызының кулына бәйләп куйган бөти зыянлы булганмы? Ни өчен?

  • Палесага җеннәрдән сакланыр өчен нәрсә эшләргә кирәк булган?

Мәсихчеләр һәрвакыт җеннәргә каршы тора. Рәсүлләр 19:19 һәм 1 Көринтлеләргә 10:21 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Ни өчен үзегездә спиритизм белән бәйле булган бар нәрсәне юк итү мөһим?

6. Шайтан һәм җеннәргә каршы көрәштә җиңегез

Җеннәр белән Шайтан идарә итә. Ә тугры фәрештәләрне баш фәрештә Микаил җитәкли. Бу — Гайсәнең икенче исеме. Микаил никадәр куәтле? Ачылыш 12:7—9 ны укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Кем куәтлерәк — Микаил һәм аның фәрештәләреме я Шайтан һәм аның җеннәреме?

  • Сез ничек уйлыйсыз, Гайсәнең шәкертләренә Шайтаннан һәм аның җеннәреннән куркырга кирәкме?

Сез Шайтан һәм аның җеннәренә каршы көрәштә җиңә аласыз. Ягъкуб 4:7 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Сез үзегезне Шайтан һәм җеннәрдән ничек яклый аласыз?

КАЙБЕРӘҮЛӘР: «Спиритизм белән бәйле уеннарның һәм фильмнарның бер зыяны да юк. Бу күңел ачу гына»,— дип әйтә.

  • Ни өчен андый караш куркыныч?

ЙОМГАКЛАУ

Тугры фәрештәләр безгә ярдәм итә. Шайтан һәм аның җеннәре — Йәһвәнең дошманнары, һәм алар, кешеләрне алдар өчен, спиритизм куллана.

Кабатлау

  • Йәһвәнең фәрештәләре кешеләргә аның турында белергә ничек ярдәм итә?

  • Шайтан һәм аның җеннәре кемнәр алар?

  • Ни өчен сез спиритизмнан ераграк торырга телисез?

Максат

ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

Гайсәнең баш фәрештә Микаил булганына дәлилләрне карап чыгыгыз.

«Баш фәрештә Микаил. Кем ул?» (Интернет мәкалә)

Иблиснең явыз сыйфат кына булмаганына дәлилләрне карап чыгыгыз.

«Иблис чынында бармы?» (Интернет мәкалә)

Бер хатын-кызның җеннәр тәэсиреннән ничек котылганы турында укыгыз.

«Мин тормыш мәгънәсен аңладым» («Күзәтү манарасы» 1993 ел, 1 июль)

Шайтанның, кешеләрне алдар өчен, ничек спиритизмны кулланганын белегез.

«Магия һәм сихерчелек турында хакыйкать» («Мәңгелек тормышка юл. Сез аны таптыгызмы?», 5 бүлек)