Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ДӘРЕС 29

Кеше үлгәч, аның белән нәрсә була?

Кеше үлгәч, аның белән нәрсә була?

Сезнең якын кешегезне югалтканыгыз бармы? Андый авыр вакытта сезнең мондый сораулар тугандыр: «Кеше үлгәч, аның белән нәрсә була? Без үлгән якыннарыбызны яңадан күрербезме?» Бу һәм киләсе дәрестә без Изге Язмалардан шушы сорауларга күңел юатырлык җаваплар карап чыгарбыз.

1. Кеше үлгәч, аның белән нәрсә була?

Гайсә үлемне тирән йокы белән чагыштырган. Ни өчен? Тирән йокыга талган кеше тирә-ягында нәрсә булганын белми. Шулай ук үлгән кеше дә бернәрсә белми. Ул авырту да сизми, газап та чикми. «Үлеләр бернәрсә дә белми»,— дип әйтелә Изге Язмаларда. (Вәгазьче 9:5 укы.)

2. Үлем турындагы хакыйкатьне белү безгә ничек ярдәм итә?

Күпләр үлемнән һәм хәтта үлгән кешеләрдән курка. Ләкин Изге Язмаларда үлем турында нәрсә әйтелгән икәне сезне юата ала. Гайсә әйткән: «Хакыйкать сезне ирекле итәр» (Яхъя 8:32). Кайбер диннәрдән аермалы буларак, Изге Язмалар кешенең үлемсез җаны бар дип һәм ул, кеше үлгәч, яшәвен дәвам итә дип өйрәтми. Шуңа күрә үлгәч, беркем дә газапланмый. Шулай ук үлгәннәр, бернәрсә дә белмәгәч, безгә зыян китерә алмый. Шунлыктан үлгәннәрне юмаларга я аларга табынырга кирәкми. Алар өчен дога кыласы да юк.

Кайберәүләр үлгәннәр белән аралаша алабыз дип әйтә. Әмма бу мөмкин түгел. Яңа гына белгәнебезчә, «үлеләр бернәрсә дә белми». Үлгән якыннары белән аралаша дип уйлаган кешеләр чынлыкта үзләрен шул үлгәннәр итеп күрсәткән җеннәр белән сөйләшә. Шуңа күрә үлем турындагы хакыйкатьне белү безне җеннәрдән яклый. Йәһвә җеннәрнең безгә зыян китерәчәген белә, шуңа күрә безгә үлгәннәр белән аралашмаска куша. (Канун 18:10—12 укы.)

ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ

Изге Язмаларда үлем турында әйтелгәнне укып, моның хакында күбрәк белегез, һәм кайгыртучан Аллаһының үлгәннәрне газапламаганына инаныгыз.

3. Үлем турында хакыйкатьне белегез

Кеше үлгәч, аның белән нәрсә була? Төрле халыкларда төрле ышанулар бар. Әлбәттә, бу ышануларның барысы да дөрес була алмый.

  • Ә сез яшәгән җирдә кешеләр нәрсәгә ышана?

Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә икәнен белер өчен, ВИДЕОРОЛИК карагыз.

Вәгазьче 3:20 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Бу шигырь буенча, кеше үлгәч, аның белән нәрсә була?

  • Кешенең үлеменнән соң, аның ниндидер өлеше яшәвен дәвам итәме?

Изге Язмаларда Гайсәнең якын дусты Лазарның үлеме турында әйтелә. Яхъя 11:11—14 не укыганда, Гайсә Лазар турында нәрсә әйткән икәненә игътибар итегез. Аннары җавап бирегез:

  • Гайсә үлемне нәрсә белән чагыштырган?

  • Бу чагыштыру безне үлгән кешеләр турында нәрсәгә өйрәтә?

  • Изге Язмалардагы үлем турындагы хакыйкать сезгә акылга ятышлы булып күренәме?

4. Үлем турындагы хакыйкать безгә файда китерә

Безгә үлеләрдән куркасы юк, чөнки үлем турындагы хакыйкать безне куркудан азат итә. Вәгазьче 9:10 ны укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Үлеләр безгә зыян китерә аламы?

Изге Язмалардагы хакыйкать шулай ук безне үлеләрне юмаларга я хәтта аларга табынырга кирәк дигән ышанудан яклый. Ишагыя 8:19 һәм Ачылыш 4:11 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Сезнеңчә, үлгән кешегә табынган я аңардан ярдәм эзләгән кешегә Йәһвә ничек карый?

Үлем турындагы хакыйкать безне Йәһвә хупламаган йолалардан азат итә

5. Үлем турындагы хакыйкать безне юата

Күп кешеләрне алар үлгәч, гөнаһлары өчен газап чигәчәкләр дип өйрәткәннәр. Әмма үлгәч, беркемнең дә, хәтта бик начар эшләр кылган кешенең дә, газапланмаганын белү безне юата. Римлыларга 6:7 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Изге Язмаларда үлгән кеше гөнаһтан азат, ягъни аның гөнаһлары кичерелгән, дип әйтелә. Сезнеңчә, кеше үлгәч, гөнаһлары өчен газапланамы?

Йәһвә турында күбрәк белем алган саен, без аның үлгәннәрне газапламаганын ачыграк аңлыйбыз. Канун 32:4 һәм 1 Яхъя 4:8 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Бу шигырьләрдә искә алынган сыйфатларга ия Аллаһы үлгән кешеләрнең газаплануын хуплар идеме?

  • Сез ничек уйлыйсыз, үлем турындагы хакыйкать юатамы? Ни өчен?

КАЙБЕРӘҮЛӘР: «Кеше үлгәч, аның белән нәрсә буласын кем белсен? Аннан беркем дә кайтмаган бит»,— дип әйтә.

  • Җавап итеп, сез Изге Язмалардан күңелне юатырлык нинди шигырьләрне күрсәтер идегез?

ЙОМГАКЛАУ

Кеше үлгәч, ул яшәүдән туктый. Үлеләр газапланмый, һәм тереләргә зыян китерә алмый.

Кабатлау

  • Кеше үлгәч, аның белән нәрсә була?

  • Үлем турындагы хакыйкать безгә ничек ярдәм итә?

  • Үлем турындагы хакыйкать безне ничек юата?

Максат

ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

Изге Язмаларда «җан» дигән сүзнең нәрсә аңлатканын карап чыгыгыз.

«Нәрсә ул җан?» (Интернет мәкалә)

Аллаһы явызларны тәмугта җәзалыймы икәнен карагыз.

«Утлы тәмуг чыннан да бармы?» (3:07)

Бер ир-ат турында укыгыз. Аны үлем турындагы хакыйкать бик юаткан.

«Изге Язмадагы ачык һәм логик җаваплар мине канәгатьләндерде» («Күзәтү манарасы» 2015 ел, 1 февраль)